Шәһри Казан

Рәхмәт сиңа, солдат бабаем (Алсу Йосыпова. Бабаема ачык хат)

Өебезнең иң түрендә, гаилә ядкярләре саклана торган сандыкта, бик кадерле бер фотосурәт бар. Ул - минем карт бабаем Йосыпов Гарифҗан Йосыф улының сурәте. Мин шушы рәсемне сакланып кына кулыма алам, бабаемның йөзенә озак кына карап торам, үземә таныш, миңа охшаган чалымнар эзлим. - Исәнме, бабаем, миңа озак еллар, истәлекләр, сагынулар...

Өебезнең иң түрендә, гаилә ядкярләре саклана торган сандыкта, бик кадерле бер фотосурәт бар. Ул - минем карт бабаем Йосыпов Гарифҗан Йосыф улының сурәте. Мин шушы рәсемне сакланып кына кулыма алам, бабаемның йөзенә озак кына карап торам, үземә таныш, миңа охшаган чалымнар эзлим.

- Исәнме, бабаем, миңа озак еллар, истәлекләр, сагынулар аша таныш булган бабаем Гарифҗан, - дип эндәшәм мин аңа, ярым пышылдап. - Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан бу көннәрдә , күңелем белән сиңа, типсә тимер өзәрдәй яшь солдат абыйга хат язам.

Реклама

Әбием, дәү әтием, дәү әнием сөйләгән истәлекләрне күңелемнән кат-кат үткәрәм, сокланам, горурланам. Яшь, чибәр, эшкә уңган, сүзгә тапкыр егет булгансың син. Өстәвенә оста гармунчы да. Синең кебек күз өстендә каш булып торган егетләргә кызлар гашыйк булмыймы соң инде?! Авылыбызның иң чибәр, кара кашлы, кара күзле, зифа буйлы кызы - минем әбием Миңзифа белән никах укыткансың да, торырга урын, савыт-саба юнәтәм дә кайтып алам, дип, Свердловск якларына шахтага эшкә чыгып киткәнсең. Ә явыз фашист, сезнең якты, бәхетле киләчәгегезне чәлпәрәмә китереп, сугыш башлаган. Бөек Ватан сугышы башланганда чит җирләрдә булгансың, шул китүдән бер ай булыр-булмас, изге сугышка күтәрелгәнсең. Сиңа сугышның иң авыр, совет гаскәрләре бөтен фронт буенча чигенгән,буталчык чорында газаплы сугыш хәрәкәтләрендә катнашырга туры килгән. Синең пулеметчы булуыңны да, Мәскәү тирәсендә барган сугышларда катнашуыңны да, Калинин шәһәрен азат итү сугышларында катнашып,авыр яралануларыңны да әбием күз яшьләренә буылып сөйли иде. Бу кан коюлы сугыш синең сыңар кулыңны өзгән, аягыңны яралаган. Сине җимерелгән авыл хәрабәләре астыннан ыңгырашкан тавышыңнан табып госпитальгә озатканнар. Сиңа күп айлар буе кыр госпитальлендә ятарга туры килгән. Аннан Ташкент шәһәрендә урнашкан госпитальгә җибәргәннәр. Яраланган килеш сугыш кырында күп кан югалтып, аяк-кулларыңны өшеткәнсең. Гангрена башлану сәбәпле, кулыңны кискәннәр. Мең төрле җан һәм тән җәрәхәтләре белән газапланып, көч-хәл белән туган якларыңа кайтып җитә алгансың. Минем әбием - синең яшь,чибәр хатының - арып, алҗып урактан кайтып кергәндә, аның әнисе елап каршы чыккан. "Кызым, кияүне Чепья больницасына кайтарып салганнар. Бик каты яраланган, диләр, төшеп алмасагыз, гарипләр йортына җибәрәбез дигәннәр", - ди ул яшь аралаш. Әбием беразга югалып кала, көтелмәгән бу кайгылы хәбәрдән гаҗизләнеп, туйганчы бер утырып елый. Гарип булса да, исән бит әле, кайткан бит әле, дип сөенә. Уфалла арбасы тартып, Чепьяга төшеп китә. Авыр хәлдә булган сине, кул арбасына салып, 7 километр араны тартып алып кайта. Уйлап куям: сине алып кайтырга ат та булмаган, күрәсен, булганы да басуда эштә булгандыр инде. Коточкыч гарипләнгән, яраларыннан канлы сүлләр агып торган яшь солдат - минем бабаемны - әбием бөтен йөрәк җылысын, сабырлыгын биреп тәрбияләгән, синең күңелеңдә киләчәккә өмет, ышаныч уяткан. Син көннән көн тернәкләнгәнсең, яшәргә үзеңдә көч тапкансың. Никадәр нык ихтыярлы, максатчан, тормышка гашыйк кеше булгансың бит син, бабаем. Шулай булмаса, сыңар кул, аксак аяк белән колхоз тимерчелегендә эшли алыр иденмени?! Атларга даганы үзең ясап, үзең дагалагансың, атларны бик яраткансың, чын авыл кешесе, җир кешесе булгансың бит син, бабаем. Әгәр явыз дошман безнең туган җиребезгә басып кермәгән булса, тап-таза килеш җир җимертеп, туган авылың кырларында эшләр иден дә бит... Ни кызганыч, сугыштан алган яралардан әрнеп, сызланып яшәргә туры килгән шул сиңа. Эх, бу сугыш, күпме әзмәвердәй егетләрнең киләчәген җимергән, тәннәрен генә түгел, җаннарын да гарипләндергән сугыш... Сугыш китергән кайгыларга бирешмичә, 6 балаңа терәк, таяныч була алганың өчен, баш иеп рәхмәт әйтәм мин сиңа, карт бабаем. Бүгенге көндә синең 6 балаң исән-сау, 12 оныгың,16 оныкчыгың бар. Без - синең дәвамчыларың - батырлыгыңны, сабырлыгыңны, тырышлыгыңны үрнәк итеп алып, үзебездән соңгы буыннарга да илтеп җиткерербез дип ышандырып калам. Син - Ватан солдаты - Гарифҗан Йосыпов язмышында сине табып үстергән әниеңнең, гомере буе сиңа тугры калган хатының Миңзифаның (минем әбием!) кешелек батырлыгының тетрәндергеч якты үрнәге минем өчен горурлык булып тора.

Карт бабаем,синең сугышта күрсәткән батырлыкларың хөрмәтенә бирелгән III дәрәҗә Сугышчан Дан орденын, медальләреңне кадерләп саклыйбыз. Ул орден-медальләр - синең якты истәлегең. Мин - синең оныкчыгың - бик еш сине сагынып искә алам. Күңелемнән синең белән сөйләшәм, хыялымда сине һаман яшь килеш йөртәм. Гомерең генә кыска булган шул. Сугыштан алган яраларың, аннан соңгы авырлыклар бик иртә алып киткән сине безнең арадан. . Эх, бүген дә син исән булсаң иде, үзеңнең сәламәтлегең бәрабәренә яулап алынган 70 нче җинү язын бергә каршыласак иде. Бу теләкләрем тормышка ашмаса да, Син барыбер безнең хәтердә, авылдашларың хәтерендә, авылыбыз тарихына багышлап язылган Китап битләрендә яшисең. Сиңа багышлап язган бу хатым да синең рухыңа дога булып барып ирешсең иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: