Шәһри Казан

Урманчы фронтовик (Алинә Идиятуллина)

Мин - авыл кызы. Алан авылында яшим. Безнең яклар бик матур. Тирә якта урман. Авылыбызның эчендә дә агачлар куп, шуңа күрә дә безнең авылны - Алан авылы дип йортәләр. Ә урманыбызның исеме "Даулы урманы". Урманның табигате узе бер матурлык. Аның эченә кереп китсәң адашырлык. Шаулап утыручы агачлар, кып-кызыл җиләкләр, гөмбәләр...

Реклама

Бөек Ватан сугышының тынганына җитмеш ел вакыт үтте. Мин үзем дә, әти-әнием дә сугыш чорын күрмәдек. Бу канкойгыч сугыш турында ишетеп кенә беләбез. Сугыш дип әйтүгә, минем күз алдыма җимерелгән йортлар, актарылып беткән болыннар, ятим балалар килеп баса. Әйе, рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә. Минем бабаемның әтисе дә сугышта катнашкан. Ул сугышка китеп башка әйләнеп кайтмаган. Минем бабай бер апасы һәм кечкенә сеңлесе белән 3 яшь вакыттан ятим калганнар. Аларны әниләре устергән.

Минем бабайның әтисе - Идиятуллин Вәлиулла Идиятулла улы. Ул 1903 нче елда Алан авылында туган. Ул 1928-1934 нче елларда армия сафларында пулеметчик булып хезмәт иткән. Армиядән кайткач ул Шәмәрдән бистәсендә урманчы булып эшли башлый. Урманчы булып минем бабам 3 ел эшли. Ул 1938-1940 нчы еллар була. Минемчә, минем бабам урманчы эшен булдырып эшләгән. Сугыш дигән ачы әфәт кенә аны яраткан эшен ташларга мәҗбүр итә. 1941 елда бабам Сугышка китә. Шул ук елның декабрь аенда бабам Мәскәү өлкәсендә барган сугышта вафат була.

"Әтинең һөнәрен дәвам итим", - дип, минем Хәмит бабам да урманчы булып эшли башлый. Ул урманда 21 ел хезмәт куя. Урманчы булып эшләү бик җаваплы хезмәт сорый. Ул урманны яшелләндерү өчен күп көч куйган. Күп итеп кәлшәләр, агачлар утырткан, кешеләргә агачларны язу буенча гына биргән. Урманны чиста тоткан. Урманнан ерак китмәс өчен ул анда урманда йорт салдырган Һәм әбием белән 5 ел шунда яшәгәннәр. Урманның тынычлыгын даими тикшереп торган. Аучыларны күрсә аларга кисәтүләр ясаган. Ә хәзер бабаем лаеклы ялда.

Ә мин үзем урмандагы кошлар сайравын тыңларга яратам. Сандугачларның җырлавы гына ни тора бит. Көз килеп җиткәч урманыбыз төрле төсләргә керә. Көзге урманның матурлыгыннан күңелгә рәхәт... Урманны бизәп, аланнарда балан, миләш куаклары балкып утыра. Агачлар да, төрледән-төрле күлмәкләрен кигәннәр дә, бәйрәмгә әзерләнгән шикелле, тезелешеп торалар. Ямь-яшел наратларга, чыршыларга гына көз кагылмаган. Алар берни булмагандай, тагын да купшыланып, гамьсез генә утыралар... Кыскача гына әйткәндә, урманыбыз матур булып шаулап торган. Урман авылыбызны җил-давылдан саклаган. Әби-бабаларыбызны ачлыктан коткарган, җылыткан. Сугыш елларын да "җиңеп чыккан" безнең урманыбыз.

Ләкин халыкның тырышлыгы белән, куп корбаннар бәрабәренә күптән көтелгән Җиңү көне килә. Бу көн халкыбыз күңелендә мәңге онытылмас көн булып уелып кала. 9 Май Җиңү көне - иң кадерле, сөекле бәйрәм.

Тик күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр һәм халкыбызның кылган батырлыклары гомер-гомергә һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр.

Без ел саен 9 Май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадын карарга барабыз. Анда күкрәкләренә орден-медальләр таккан чал чәчле ветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен аларга рәхмәт хисләре уяна. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, мең-мең рәхмәтләр әйтәсе килә аларга! Яшәгез әле сез ветераннар. Кадер-хөрмәттә яшәгез! Сез безгә бик кирәк, кирәк әле.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: