Шәһри Казан

Бабам истәлекләре (Галина Константинова)

Бабам (әбинең әтисе) - Кирушин Григорий Тимофеевич Бөек Ватан сугышы башланганда район үзәге Котлы Бүкәштә МТС начальнигы урынбасары булып эшләгән. Бабамны сугышка җибәрергә ашыкмаганнар. Ләкин аны бронь гына тотып тора алмаган. Сугышка җибәрүләрен сорап, хәрби комиссариатка берничә тапкыр гариза белән керә ул. Бераздан үтенече канәгатьләндерелә. Башта ул Казанда командирлар әзерләү...

Калинин фронты сугышчылары фашистлар кулындагы һәр авыл, һәр торак пункт өчен канкойгыч сугышларда катнаша. Алда - Тихоновка авылы. Безнең солдатлар җимерелеп бетмәгән бер йортка килеп туктый. Ватык тәрәзәләр урынына кәгазь ябыштырып, мичкә ягып җибәргәч, кечкенә малае белән хуҗа хатын кайтып керә. Бабай, капчыгыннан алып, ипи һәм консервасын ачлыктан шешенә башлаган малайга суза... Ана күз яшен тыя алмый, бабайга рәхмәт укый...

1942 елның 23 февраль көне. Алда азат итәсе чираттагы авыл. Өй эчләрендә дә, лапасларда да көпшәләрен совет солдатларына төзәгән немецлар. Һөҗүмгә барган 1000 кешедән бөтенләй 200 ләп кеше исән кала... Шулар арасында - минем карт бабай. Авылны алганда 7 немецның башына җитә ул. Ләкин чардактан үзенә төбәлгән мылтык көпшәсен күрми кала. Бабай аяктан егыла, бик каты яралана. Җитмәсә, янында гына бомба шартлый. «Беттем, - дип уйлый бабай, - исән булсам да катып үләм». Җан өшеткеч суык. Көн әле якты. Кыймылдарга ярамый. Исәнлегеңне белсәләр, шунда ук атып үтерәчәкләр. Бераз тынып торган мизгелне туры китереп, бомба шартлаган чокырга шуыша бабай. Кымшана башлагач, итегенең кан белән тулганын күрә. Итектән кан түгелеп бара. Үлсәм, хат язып калыйм, ичмасам, дип карандаш эзләгәндә, уң кулының да яралы икәнен тоя. "Ничек тә аңны җуймаска иде", - дип уйлый ул. Янында ялгыз кул сузылып ята, кемдер үлә алмый азаплана... Чү! Бабайның күзе әле генә үзенә немец аткан теге чардакка төшә. Куркыныч юклыкны тоеп, теге немец чардактан төшеп килә. Актык көчен җыеп, бабай коралын немецка төби. 8нче немецның башына әнә шулай җитә ул. Караңгы төшүгә, урманга, үзебезнекеләргә таба шуышырга азаплана, чокырдан чыгарга гына җитә шул хәле. Ыңгырашкан авазгамы, каршысына яшь кенә солдат егет ярдәмгә килә. Кечкенә генә буйлы егеткә баһадир гәүдәле яралы сугышчыны өстерәү мөмкин булмый. Бабайның хәле авырайганнан авырая бара. «Үләм!» - ди бабай, саф татарча итеп... Солдат егет тә үзебезчә җавап кайтара: «Болай булгач, үлмибез, абый, хәзер әйләнеп киләм», - дип, ярдәмгә иптәшен алып килә. Шул кечкенә генә буйлы татар егете бабамның гомерен алып кала... Ул гомере буе шул кешенең исемен, кайдан икәнен сорап кала алмаганына үкенеп яши. Җылы землянкада табиб беренче медицина ярдәме күрсәтә. Икенче көнне ат белән якындагы госпитальгә - операциягә. Авырттырмый торган уколлар юк. Спирт эчертәләр дә операция өстәленә салалар. Операция тәмамлануга - тревога! Яралыларны эвакуацияләргә! Иң авыр яралы буларак, бөтен гәүдәсе һәм кулы гипсланган бабайны носилка белән поездга урнаштыралар. Яралылар тулы поезд юлга кузгала. Бераз җир китүгә, дөньяның асты-өскә килә... Поездны немец самолеты бомбага тота. Арттагы вагоннар көлгә әйләнә. Поезд берничә вагон белән алга ыргыла. Алдагы вагоннарның берсендә- безнең бабай. Новосибирск каласы госпиталендә кулны кисәргә дип карар чыгаралар. Бер шәфкать туташы: «Кулыңны ничек тә кистермә», - дип киңәш бирә. Күпме азапланса да, кулын дәвалауны таләп итә ул. Уң кулы исән, ләкин зәгыйфь булып кала. Сул кулы белән язарга өйрәнә, исән калган кул аркасында, итек баса, рам ясый, умарта тота, мич чыгара, балта эшен эшли, җиләк-җимеш агачлары үстерә... Ә аяк гомерлеккә бөгелми торган булып кала... Сугыштан кайткач (1942 елның ахыры була ул), командир Кирушинның җитәкчелек эше башлана. Авыл Советы рәисе, колхоз рәисе, колхозның ревкомиссия рәисе... Һәр эшне намус белән җиренә җиткереп эшли, таләпчән җитәкче була. Бер кесә бодай өчен төрмәгә җибәрә торган чорда, авылдашын бер чиләк икмәк белән тотып та: «Хәзер үк илтеп бушат!» - диюдән узмый, эшне зурга җибәрми.

Җитәкчелек чорында да шактый эч пошулар кичерергә туры килә аңа. Нахак бәла ягып, партиядән чыгаралар бабайны. Ләкин ул көчле кеше була. «Дөреслек бар ул!», - дип, Мәскәүгә чыгып китә. Сталинның үзенә кабул итүгә языла. Мәскәүдән җиңү белән, партиядә торгызылып кайтып керә.

Менә шундый кеше булган минем бабай. Дәһшәтле сугыш елларын, катлаулы сугыштан соңгы чорны кичкән, 5 бала тәрбияләп үстергән ул. Сугыш вакытында: «Исән-сау әйләнеп кайтсам, бөтен балаларыма да белем бирәчәкмен!» - дип үзенә ант биргән һәм сүзендә торган. Менә шундый бабам булган минем.

Р.S. Бабам сөйләгәннәрне әнием язып алган булган. Ул укучы вакытта бабасы Кирушин Григорий Тимофеевич исән булган әле. Әниемнең укытучысы сугышта катнашкан бабайлары турында сочинение язарга куша. Әни укытучысына һаман да рәхмәт укый. Аның турында үз балалары да бик аз белгәннәр, сугыш турында сөйләргә яратмаган ул. Ә оныгы үтенеченен берсүзсез канәгатьләндергән. Сугыш кырында интервью алган үзәк газета корреспонденты турында да, бабай яныннан берничә метр китүгә журналистның үлүе, корреспондент сумкасының сугыш кырында ятып калуы турында да сөйләгән ул. Ләкин бу конкурсның нигезләмәсе шарты буенча барысын да язып бетерү мөмкин булмады. "Кечкенә булганмын шул, бик күп нәрсәләр турында сорап, сөйләтеп каласы булган", - ди әнием.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: