Шәһри Казан

Легендар «Катюша» йөртүче (Илдар Фазылов)

Әйе, легендар "Катюша" йөртүчеләрнең берсе иде ул Бөек Ватан сугышында. Бу частька эләгүдә, ихтимал, аның тырыш механизатор булуы зур роль уйнагандыр...

Дөрес, аңа кадәр әле күп төрле эшләр башкарырга туры килә Габделхакка. Сафин Габделхак Юныс улы - ул минем әниемнең бабасы, без, оныклары, аңа кайсыбыз дәү әти, кайсыбыз карт бабам дип дәшә идек. Карт бабам 1913нче елның 27 июлендә Чистай районы Мөслим авылында туа. Дүрт классны гына тәмамларга мөмкинчелек була. 10-12 яшьлек малай башта үз хуҗалыкларында җир сөрә, тырмалый. Бу 1930нчы елга кадәр дәвам итә. Аннары туган авылы Мөслимдә дә колхоз оеша. Алар күмәк хуҗалыкка берләшәләр. Бу ярым ялгыз җир ертып йөрү булмый инде. Артельдә аның тырышлыгы, уңганлыгы да бик тиз күренә. Егетне Чистай МТСы каршындагы механизаторлар курсына укырга җибәрәләр. Ә 1936нчы елда ул "Коммунар" комбайнында комбайн ярдәмчесе булып беренче тапкыр урып-җыюга чыга. Ике елдан соң аның үзен кырлар корабле капитаны итеп куялар.Эшләр гөрләп бара башлый. Тик явыз Гитлер башлаган сугыш кына аны туган кырларыннан аера.

1941 нче елның декабрендә егетне армиягә чакыралар. Казанга кадәр атлы-җәяүле барырга туры килә. Шунда әйбәт кенә юлдашлар очрый бабама. Берсе - Татар Талкышы авылы кешесе Вилдан Усманов, икенчесе - Каргалыдан Шакир Әхмәтвәлиев. Бу өч якташ сугышта да бер-берсенә терәк булалар. Хәтта өйләренә дә бергә әйләнеп кайталар. Соңыннан бер-берсенә кунакка йөрешәләр.

Ә аңа кадәр аларга Татарстан районнарының берсендә "Катюша" өйрәнергә туры килә. Шуннан соң 1942 нче елның башында бу өч дус Мәскәүне дошманнардан саклыйлар. Аннары аларны Волхов фронтына җибәрәләр. "Нати" тракторында "Катюша" йөртә бабам. 20 нче гвардия миномет полкы составында Волхов плацдармын киңәйтү буенча үткәрелгән каты сугышта катнаша ул. Синявино районында барган утлы өермәдә дә була. Яралана, госпитальдә ята. Ленинград фронтына кушылгач, бу вакытта аңа ефрейтор званиесе бирелгән була, 1944 нче елның башында блокаданы өзүдә катнаша. Шул ук елның маенда аларны төньяктагы Свирь елгасы буена күчерәләр. 1944 нче елның 21нче июнендә биредә киң күләмдә зур һөҗүм сугышлары башлана. Шул ук көнне бабамнар әлеге мул сулы елганы кичеп, дошманны Карелиянең Олонец шәһәре юнәлешендә кысрыклый башлыйлар.

Шул вакыт финнар Ладога күленнән катерлар белән десант төшерәләр. Максат - гвардия минометларын юк итү һәм кулга алу була. Көтмәгәндә, финнар Габделхаклар дивизионын камап ала башлый. Судан, корабльләрдән атып, дошман үзенең әлеге частенә ярдәм итә. Ара якын булу сәбәпле, десантчыларга каршы минометлардан ут ачып булмый. Шуңа күрә гранаталар һәм автоматлар белән коралланган артиллеристлар, түгәрәк оборона ясап, финнарга каршылык күрсәтәләр. Ике арада атышу каты була һәм байтак вакыт дәвам итә. Әмма финнар никадәр генә ыргылсалар да, безнекеләрнең үз-үзләрен аямый оста сугышулары нәтиҗәсендә, теләкләренә ирешә алмыйлар. Алай гына түгел әле, ярдәмгә танклар кушылгач, финнар әсирлеккә дә төшәләр. Әлеге сугышта күрсәткән кыюлыгы өчен Сафин Габделхак Юныс улы "Батырлык" өчен ордены белән бүләкләнә. Вилдан Усманов та "Сугышчан хезмәтләре өчен" медаленә лаек була.

Бу юнәлештә дәүләт чигенә килеп чыккач, аларны тагын да төньяккарак күчерәләр. Биредә немецларның Мурманскидан төньяк-көнбатыштагы көчле оборонасын өзүдә, Петсамо (Печенга) шәһәрен, Никель, Ахмалахты, Сальми-Ярви торак пунктларын азат итүдә, Баренц диңгезе буендагы әһәмиятле порт - Киркенесны алуда актив катнашканы өчен Габделхак Сафин Юныс улы Башкомандующийның рәхмәтләренә лаек була. Бөек Ватан сугышын ул Норвегиядә тәмамлый.

1945 нче елның ноябрендә туган авылына кайта. Бабам яңадан колхозда эшли, яңадан комбайнда. Пенсиягә чыккач та, олы яшьтә булуына карамастан, авыл паркын карап тора.

Илебез быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтә. Кызганыч, ветераннарыбыз көннән-көн азая бара. Хәзер инде бабам да безнең арабызда юк. Бары тик орден-медальләре, портсигара савыты һәм гильза бездә зур истәлек булып саклана. Бу истәлекле ядкәрләр безнең өчен бик кадерле, чөнки алар якын кешебез - Бөек Ватан сугышы ветераны, легендар Катюша йөрткән газиз кешебезнеке. Барлык сугыш чоры һәм аннан соңгы елларда бирелгән медальләр, орденнар, бүләкләр гаилә архивында саклана. Бабам сугышның 70 еллыгын каршылаган матур май иртәсен күрү бәхетенә ирешә алмады. Бу көнне ул янә бер кабат сугыш хәтирәләрен яңартыр, медальләрен алып, түшенә кадар, әкрен генә башын селкеп, горурлану хисе белән сыкранып куяр иде. Бабамның батырлыклары турында кадерле медальләре сөйли. Аның истәлекләре - медальләр чыңында.

Бабам медальләре - җиңү төсе,
Якты тормыш, җиңү үрнәге.
Яшәү алып килгән батыр ирнең,
Җирдә калган соңгы ядкәре.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: