Шәһри Казан

Якташым шагыйрь Нур Баянның тарихтагы җуелмас эзләре (Миләүшә Мансурова)

Менә кич. Мин җемелдәп торган йолдызлы күккә карап басып торам. Тукта, чү! Бер йолдыз атылды түгелме? Әйе, әйе, бер секунд эчендә диярлек юл ярып, йолдыз атылды да юкка чыкты. Бер төн эчендә күпме йолдыз атылганын күреп тә, санап та бетереп булмый. Атылган йолдызга карап уйланып торуым очраклы түгел минем. Мин...

Нур Баян - туган илебез Россиянең күгендә балкый торган йолдызларыбызның иң яктысы. Ул ил тарихында Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Гадел Кутуй, Әхмәт Фәйзиләр белән бер чорда калыккан һәм шул йолдызлар белән бер сафта яктыртучы яраткан йолдызларыбызның берсе.

...Күпләрегезнең "Ямьле Агыйдел буйлары, тирбәлә камышлары", дигән җырны ишеткәнегез бардыр. Тауларның яшел хәтфәдәй үләннәре өстеннән чабып, елга-күлләрендә коенып, урман аланлыкларында чикерткә, кошлар тавышын тыңлап үскән Нур Баян, шул исәптән мин дә, Актаныш якларыннан. Шуңа күрә аның турында булган хисләрем эчемә сыймый, аны бөтен дөньяга кычкырасым килә.

Нур Галим улы Актаныш районы Әнәк авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Кечкенәдән ачлык, тормыш ачысын татып үсә. Ләкин бу авырлыклар аңа иҗат эше белән кызыксынуга һәм соңрак үз теләге белән сугыш кырына барырга комачауламаган. Бөек Ватан сугышы башлангач ук, фронтка китә ул. Фашистларга каршы барган сугышларда ул Совет Армиясенең намуслы солдаты булып алдынгы сафта көрәшә.

"Мин фронтта булсам да, баш түбәсендә кара козгыннар очсалар да, тирә-якта бомба-снарядлар ярылсалар да, тик ятмыйм, очерклар, шигырьләр язгалыйм...", - дип игълан итә. Бернинди авырлыкларга карамастан, сирәк-сирәк кенә булса да, сугыш уты астында туган яңа шигырьләрен дәфтәренә, аерым кәгазь кисәкләренә яза барган.

Сугышның беренче елында ук "Өч бөркет" исемле җыентыгын чыгарган икән. Шагыйрьнең язган шигырь юлларына игътибарымны тагын да юнәлткәч, шуны аңлыйм: җиңүгә ышанычы шулкадәр дә көчле булган икән бит аның! Без җиңәрбез, дигән бит.

Ни кызганыч, ал чәчәкле якты илдә патриот шагыйрь озак яши алмаган шул. 1945 елның 23 нче апрелендә Австрия җирендә батырларча һәлак булган, аңа бөек тантана көнен күрергә насыйп булмаган.

Якташым Нур Баянның исеме үлемсез, мәңгелек! Менә мин бөтен җаным-тәнем, хисләрем белән Пучы авылында аның музее янында йөрим. Күңелем аның белән сөйләшә.

Ул туып-үскән йортны музейга әйләндергәннәр. Ә бакчасында шагыйрьнең мәрмәрдән ясалган һәйкәле (бюсты) тора. Шагыйрь элекке яшәгән нигезе янына Нур Баян скверы эшләнгән. Ел саен Нур Баян исемендәге кубок өчен оешмалар арасында спартакиада үткәрелә. Шигырьләре җыр һәм һәйкәл булып, батырлык символы булып кайтты. Димәк, батырның исеме тарихыбызда җуелмас эз булып калган.

Әйе, үткәннәр инде артта калган, аккан суларны да кире борып кайтарып булмый. Ләкин без XXI гасыр кешеләре арасында шул мәхшәрле көннәрне бүгенгедәй истә тоткан, авыр сугыш еллары тәннәрендә тирән эзләр калдырган, ачлык вакыты сәламәтлеген тәмам какшаткан, вакыт дигәне битендә җыерчыклар сипкән әби-бабайлар безнең республикабызда да хәзер дә яшиләр. Ә араларында кемнәр генә юк бит: язучылардан алып, Республиканың элеккеге Президентына хәтле! Әлбәттә, мондый якташларым белән мин горурланам, алардан үрнәк алам, алар кебек булырга омтылам. Шагыйрь Сибгат Хәким әйткәнчә:

Бер горурлык хисе яна миндә,
Эчтән бәреп яна битләрдә!
Ватан, ил, туган йорт һәм авыл. Бу төшенчәләр бер-берсеннән һич тә аерылмый, алар кеше күңеленең түренә үк кереп урнашканнар. Һәр кеше аларны сакларга, якларга, яратырга тиеш. Һәркем аңа үзенең җанын, көчен, куәтен аз гына булса да бүлеп бирергә тырыша. Шулай итмәгәндә, без ил тарихында урын ала алырбызмы, илгә тугрылыклы калырбызмы? Минемчә, юк.

Әгәр безнең якташларыбызның исеме илебез Рәсәй тарихына уелып язылган икән, бу минем өчен дә, башкалар өчен дә горурлык түгелме? Бу әйтеп бетергесез дәрәҗәдә фидакарьлек, дан-дәрәҗә! Димәк, мин - илебез тарихына өлеш керткән якташымның бер "күршесе"! Горурланам! Горурланам шуңа: якташым бөек шагыйрь Нур Баян туган илемнең тарихы белән бәйләнгән икән бит! Аның эзләре тарихта беркайчан да җуелмас!

Татарстанның Актаныш районы Әнәк һәм Пучы авылларында әнием һәм туганнарым белән булганым бар минем. Якташым Нур Баянның эзләренә басып йөри алуым белән бик бәхетле мин!!!

Сүземне йомгаклап шуны әйтеп китәсем килә: XXI гасыр укучысы буларак, мин дә шушы якташларым кебек илемнең тарих битләренә алтын хәрефләр белән язарлык игелекле эшләр эшләп, Ватаныма тугрылыклы бер шәхес буласым килә! Алар алдында баш иясем килә!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: