16+

«77 елдан соң киселгән башы кайтты ...»

Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салганда гел:" Алишка да һәйкәл булсын иде, дип хыяллана, нигә юк соң ул?"-дип бик борчыла идем. Ул да батыр бит: һәйкәлгә дә, халык хәтерендә мәңге яшәргә, онытылмаска да бик лаек.

«77 елдан соң  киселгән башы кайтты ...»

Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салганда гел:" Алишка да һәйкәл булсын иде, дип хыяллана, нигә юк соң ул?"-дип бик борчыла идем. Ул да батыр бит: һәйкәлгә дә, халык хәтерендә мәңге яшәргә, онытылмаска да бик лаек.

Бу хакта "Хыял" дигән шигырь дә язган идем. Ул Алишның туганы Азат абый Сөнкишев китабына да керде. Күңелендә мондый уй-хыял йөртүче милләттәшләребез, шөкер, шактый булган икән. Шуларның берсе башкалабызның 20нче гимназия директоры Рәхимә Арсланова. Ул башта үзе җитәкләгән гимназиядә "Алиш варислары" дигән музей ачты. Шундый исемле иҗади түгәрәгебез дә бар иде безнең. Аннары гимназиясенә мең бәла белән Алиш исмен бирдерүгә иреште. Ә бүген Алишның туган көне 15 сентябрьдә гимназия ишегалдында  Алиш бюстын да бастырып куйды. Бу тантанага язучылар, Алиш премиясенең төрле еллардагы лауреатлары, Алишның туганнары да килгән иде. Бюст өстендәге япманы алганда, Гөлшат апа аеруча дулкынланды.

—  Туганыбызның 1944 елның августында киселгән башы 77 елдан соң кайтты,- диде ул, һәйкәлгә карап, хисләре ташыганга күз яшьләренә ирек биреп. Һәркемнең кулында яңа ачылган бюстка куярга ал канәферләр. Алар батыр әкиятче абыйга  замана кешеләренең олысының-кечесенең тыныч күк йөзе өчен зур рәхмәте. Бәйрәмнең бизәге күршедәге балалар бакчасыннан чәчәкләр тотып килгән сабыйлар булды. Милли тәрбия бирә торган бу бакча гимназия белән дус яши, бу нәниләр үскәч тә белем алырга монда киләчәк.

Пионерлар урамындыгы 20нче гимназиянең Алиш исемен йөртүе юкка гына түгел. Алиш "Пионер" журналында эшләгән (хәзер "Ялкын"). Хәтта эшкә дә пионер галстугы тагып йөргән.

Милли рухны, иҗат чишмәсен корытмый саклаучы әлеге гимназиягә кайчан гына чакырсалар да, бик теләп киләм. Аның директоры Рәхимә ханым белән дә күптәнге дуслар. Ул Җәлил бистәсендә эшләгәндә үк танышып аралашып яши идек. Ә инде Казанга килгәч, тәмам дуслаштык. Бервакыт сүз ара сүз чыгып, "гимназиягә балаларны кызыксындыру өчен берәр музей кирәк,- дигәч тә мин "Әйдә Алиш лауреатлары музее оештырыйк. Балалар әдәбияты музее итик" -  дидем. Остазларым беренче лауреатлар: Шәүкәт Галиев, Хакимҗан Халиков, Ләбибә Ихсановаларның исемнәрен киләчәккә дә баруларын бик тә теләгәнгә. Рәхимәнең дә уе шундый булган икән, рәхмәт, ризалашты. Минем бит мәктәбем юк, бик теләсәм дә андый музей оештыра алмыйм. Экспонатларны да бергәләп җыйдык. Фәнис Яруллиннарга барганыбыз истә. Нурсия апа безгә аның күлмәген каләмнәрен бирде. Хәзер алар музейның кадерле экспонатлары. Алишның туганнары да музейны баетыр өчен шактый тырышалар. Бүген пыяла киштәләрдә батыр әкиятче абыйның түбәтәе һәм агачтан ясалган тимераягы саклана.

Башкалабызда мәктәпләр дә, гимназияләр дә шактый. Аларны Рәхимә Минвәли кызы кебек тырыш, шигъри күңелле, милли җанлы кешеләр җитәкләсә, безгә туган телебез һәм милләтебезнең киләчәге турында борчылмаска да  булыр иде.

Бүгенге чара да бик күпләргә үрнәк булып торырлык. Аннары тагын шунысы да бар батырлар исемен йөрткән мәктәп- гимназияләрне тиз генә ябып куя алмыйлар, ярамый. Менә монда да ике көймә койрыгы берьюлы  тотылган. Балаларга патриотик тәрбия дә бирелә һәм милли рухлы гимназиянең гомере дә озынайтыла.

20нче гимназия укучылары һәм укытучыларыннан  ак көнләшү белән көнләшерлек. Алар  бүгеннеән башлап һәр иртәдә әкиятче батыр Алиш абыйлары белән очрашып, аның фатихасы белән яши алалар.
 -  Безне Алиш уңышларга  рухландыра, -  ди   гимназия директоры Рәхимә Арсланова. бу сүзләрдә хаклык ярылып ята. Алар республиканың иң яхшы мәктәп гимназиясе  исемен дә,  төрле грантлар да алганнар. Укучылары да  төрле ярыш-конкурслардан гел җиңү яулап кайта. Ә инде  уңышларының тагын да зуррагы алда көтеп торадыр әле аларны.
 

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading