16+

«Абстракция короле» гармония эзли

Ай күрә, кояш ала дигәндәй, Рамин Нәфыйковны Казанда тотыйм димә. 1997 елда Латвия сәнгать академиясен тәмамлаган рәссам, әле булса көнбатыш белән шәркый дөньяны бәйләп, Казан-Рига юлына тузан төшермичә, ике шәһәрне бер итеп яши, иҗат итә бирә. Ул - 2000 елдан Латвия, 2001 елдан Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы. Нинди дә булса...

«Абстракция короле» гармония эзли

Ай күрә, кояш ала дигәндәй, Рамин Нәфыйковны Казанда тотыйм димә. 1997 елда Латвия сәнгать академиясен тәмамлаган рәссам, әле булса көнбатыш белән шәркый дөньяны бәйләп, Казан-Рига юлына тузан төшермичә, ике шәһәрне бер итеп яши, иҗат итә бирә. Ул - 2000 елдан Латвия, 2001 елдан Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы. Нинди дә булса...


Бауман урамындагы элеккеге «Бүләкләр» кибетендәге витражларны (36 эш) яки «ТатТрансГаз» офисының VIP-залындагы диварларын гына алыйк, ә Мәскәү һәм Ригадагыларын инде без күрмик тә ди. Алары да, юк-юк та затлы журналлар аша, үз аяклары белән килеп ирешә тора. Сәнгать белгечләре тарафыннан «абстракция короле» дип бәяләнгән Рамин Нәфыйков белән аның Казандагы остаханәсендә очраштык. Әтисе - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Б.Урманче премиясе лауреаты - мәшһүр рәссам Канәфия Нәфыйков белән икесе бер остаханәдә иҗат итә алар. Мәш килеп инде Мәскәүдә узачак күргәзмәсенә әзерләнүе иде аның. Инде, дим, чөнки Венада күргәзмәсе булуга да әле кайчан гына. Тагын да килеп, Иранда һәм Голландиядә дә күргәзмәләрен үткәрергә тәкъдим иткәннәр. Сүзне рәссамның иҗади даирәсен тагын да киңәйтүче әнә шул күргәзмәләреннән башладык та.
- Рамин, Венада да тамашачыларны акылга сыймаслык - бер карасаң, көяз, купшы, икенче карашка, бунтарь төсләргә «манып» кайткансыздыр. Соңгы вакытта оештырган күргәзмәләр нәрсәсе белән истә калды? Нинди бәяләмәләр ишетергә туры килә?
- Ригада да күргәзмәм ачылган чак иде. «Antonija» дип аталган галереянең зур залында 12 зур эш куйдым. Ачылышында дивар буйлап эленгән зур картонга акриль буяулар белән 40 минут эчендә рәсем ясадым. Тамашачылар канәгать калды. Кызык кына эш килеп чыкты. Менә шундый ыгы-зыгылы чор булса да, Венадан килгән тәкъдимне дә кире кагасы килмәде. Анысы үткән елның 22 сентябрендә «am Roten Hof» галереясендә ачылып, ноябрь урталарына кадәр эшләде. 16 эш куйдым. Ачылышында катнаштым. Күргәзмәне дус егет Артур Акопян белән бергә оештырдык. Аның белән Ригада бер остаханәдә эшлибез. Укуын да бер чорда укыдык. Күргәзмәдә, гадәттә, фикерләр яхшы була. Фейсбукта укый башласаң, анда, гомумән, әллә ниләр язалар - «бөек» дип тә әйтеп җибәрәләр. Соңгы күргәзмәгә килсәк, ул Австриянең Избург шәһәрендә үтте. Ябылуына әле берничә көн генә. Анда да чакыру буенча бардым. Эшләрне интернеттан күреп чакырдылар. Мин эшләрне куйган галереянең 3 залы бар. Һәр залда бер автор. Австриядән, Германиядән берәр рәссам һәм мин булдым. Бөтен дөньядан шулай чакыралар икән. Ачылышында катнаштым. Бик яхшы кабул иттеләр. Анда 8 эш күрсәттем. 4есе - зур эш. Безнең Казанда эшләрне тыгыз итеп элү гадәткә кергән. Һәр эшкә урын иркен кирәк. Алар бер-беренә комачау итәргә тиеш түгел.
- Рәссам гаиләсендә үскән кешедән хисләрне төс аша бирү, төсләрне бу кадәр дә нечкә тоемлау, җетелек, зәвык каян килә дип сорау бәлкем урынлы да түгелдер, ә шулай да...
- Табигатьтән бирелгән. Ул үзеннән-үзе чыга. Кемдер график эшләрне үз итә, шул юнәлешне сайлый. Миңа менә бу рәвешле эшләү якын. Кем ачык төс белән эшли, ул үзеннән-үзе декоратив якка тартыла.
- Әтиегез - классик реализм тарафдары. Сезнең иҗатка аның мөнәсәбәте ничегрәк?
- Ул барыбер сюжет кирәк дигән фикердә тора һәм мине дә шуңа килер дип уйлый. Шул ук вакытта ул миңа кечкенәдән үземчә уйларга, үзем теләгәнне үземчә эшләргә иркенлек бирде. Аннан мин бит абстракцияне абстракция өчен ясамыйм. Үзенчә эзләнү бара: мин эзләгән әйберләр, уйлаган уйлар шул рәвешле киндергә иңә. Сюжет та бит ул үзенчә бер уй, фикер. Әтидә тарихи, борынгы темалар.Ул ясаган форма белән аның уйларын биреп була. Ул теләгән әйберне ул уйлаган формада гына биреп күрсәтергә мөмкин. Миндә - башка. Һәм мин шунда кызык, мәгънә, фәлсәфә табам һәм шуны мөһимрәк, кызыграк дип уйлыйм. Һәм чынлап та бу юнәлештә очсыз-кырыйсыз, сөрелмәгән җир... Ә сюжетлы рәсемнәр ясаганда эз (колея) бик тар. Шәхсән мин шулай күрәм. Аннары һәркем үзенчә эшли, һәркайсының үз реализмы. Һәрбер кешедә нидер бар. Минем эффект түгел, яссылыкта гармония табасым килә. Мәсәлән, чын классик музыка бар бит, ул мәңгелек. Мин дә шул гармонияне, матурлык эзлим. Сүз белән сөйләп бирә ала торган нәрсәне рәсемдә ясап торырга кирәк дип уйламыйм.
- Йокы ястык талымламый, диләр. Иҗат чын иҗат булсын дисәң, нинди дә булса шартларның үтәлүе мөһимме? Иңгә фәрештә кунган садә мизгелдәге халәтне аңлатып буламы?
- Картина иҗат итү - ул, иң беренче чиратта, үз өстеңдә эшләү. Киеренкелектән арыну, шуны бетерү, тугарылу - бу чиксез процесс. Ул ниндидер дәрәҗәгә ирешү белән бер. Композиторлар, бөек кешеләр алар барысы да ирекле, «ачык» булганнар. Автор югарырак булган саен, ул ачык, ә ачык булыр өчен, тыеп тора торган киртә-терәүләрне, ягъни тормозларны җибәрергә кирәк. Ул эшләгән вакытта гына була, бер ачылып китсәң, аны беләсең. Онытылып китәсең, андый халәткә тагын килеп була. Аны сизәсең. Шуның белән үсеш тә бара. Һәр эшнең үз этабында кыйммәте бар. Кайчагында ясыйсың - башкарган эшеңнең кызыгы бетә. Шуңа да элеккеге эшләр белән яңа күргәзмәне ясыйсы килми. Аларга икенче күзлектән карый башлыйсың. Ә кайчагында, киресенчә, элеккеге эшләрне карыйсың да, кара әле, бик шәп булган икән бу, үзем дә күрми калганмын, дигән фикер булырга мөмкин. Әлбәттә, бу бик шәхси нәрсә. Тоталитар җәмгыять кешеләрне кечкенәдән үк «ябып» куя. Аның мәктәбе дә шуңа юнәлдерелгән була. Ригада күп рәссамнар белән аралашам. Алар, ничектер, тугарылып, ачылып эшлиләр. Безнең эштә - бу иң мөһиме. Бер җирдә генә басылып эшләсәм, ачыла алмас идем дип уйлыйм. Минем өлешкә тигән мөмкинлек шул булгандыр: мондагы мәктәпне дә (Казан сынлы сәнгать училищесы), монументаль нәкыш факультетында профессор Индулис Зариньш җитәкчелегендә андагы мәктәпне дә үттем. Сәнгать, иҗат ул - музыканы, Моцартларны, Бахны сөйләп аңлатып булмаган кебек, бик киң һәм нәзберек, нечкә нәрсә.
- Канәфия абыйның «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә узган юбилей күргәзмәсендә шундый бер картина истә калган: оныклары аның эше өстенә ручка белән рәсем төшергәннәр иде. Ике кызыгыз үсә - алар да ничек тә булса автордашлыкка дәгъва белдермиләрме? Оясында ни булса, очканында да шулдыр инде?
- Менә болар минем олы кыз ясаган рәсемнәр. (Рәссам дәфтәр битенә ясалып, контур буенча киселгән кыз сурәтләрен күрсәтә. - Р.Ф.) Бу - образ. Линага хәзер 6 яшь ярым. Әлеге рәсемне ясаганда аңа 5 яшь иде. Бик сәләтле кыз. Аның бу образын мин үз эшемә дә керттем. 2010 елның март-апрель айларында ТР Сынлы сәнгать музееның күргәзмәләр залында үткән шәхси күргәзмә вакытында ул әтисе эшләрендә инде үз образларын таныды. Шулай булгач, без инде автордашлар дип әйтә алам. Пикассо юкка гына: «14 яшемдә мин Рафаэль кебек рәсем ясарга, ә аннан соң гомерем буе кечкенә бала кебек ясарга өйрәндем», - димәгән. (Шул арада Рамин каяндыр үзенең биш яшендә төшергән рәсемен табып ала. Йомгак урынына бөтәрләнеп яткан песи портреты ул. Үлгән песигә мәрсия буларак ясалган булган. Кызык! - Р.Ф.)
- Картиналарга исем кую мәсьәләсенә килсәк. Сезнең эшләрдә сюжет ярылып ятмагач, тамашачы: «Бу нәрсә икән соң?» - дип уйлый торгандыр.
- Исем бирергә туры килә, әмма мин исем кую ягында түгел. Аларда кеше нәрсә күрәсе килә, ул күпмегә әзер - шуны күрә...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading