16+

Аларны дуслык җепләре мәңгегә берләштерде

Башкалабызда Мәскәүнең дәүләт академия Кече театры гастрольләре 23 сентябрьгә кадәр дәвам итә. СССРның халык артисты, режиссер Юрий Соломин журналистлар белән очрашканда сүзне үзенең студент елларын искә төшерүдән башлады: «Без щепкинчылар белән бергә укыдык, бергә яшәдек, бергә ашадык.

Татар яшьләренең һәрвакыт запасы була торган иде. Кызганыч, сафлар гына кими бара. Щепкинчылар безне Казанга килгән саен поезддан ук каршы ала. Безне дуслык җепләре мәңгегә берләштерде». Ул Казанның театрлар шәһәре булуын да әйтте.
Режиссер бүгенге интернет заманында тамашачының кимүе өчен борчылуын да белдерде. «Тамашачы театрдан нәрсәдер алырга килә. Аннан кайткач, уйланып йоклый алмый ятса, бу - театр яши дигән сүз». Үзләренең гастрольләрдә тәкъдим итә торган спектакльләре белән дә таныштырды Ю.Соломин. Тамашачы «Дети Ванюшина», «Как обмануть государство» спектакльләрен күрә алачак. Аларда Людмила Полякова, Борис Клюев, Борис Невзоров кебек күренекле актерлар уйный.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading