16 июльдә күренекле музыкант, виртуоз баянчы, Татарстанның халык артисты Рамил ага Курамшинга 75 яшь тула. Татар дәүләт филармониясе һәм «Илһамият» клубы сәхнә ветераннары исеменнән сәхнәдәшләре белән аны олуг юбилее белән котлап, хәлен белеп кайттык. Кызганычка каршы, соңгы елларда сәхнә остасы авырып тора, моннан дүрт ел элек Рамил ага инсульт кичерде, йөри алмый
Әмма ул төшенкелеккә бирелми, шөкер аның хәтере яхшы, ул үзенең иҗат елларын, язган әсәрләрен барлап, сәхнәдәшләре турындагы истәлекләрен матбугат битләрендә яктырта. Рамил аганың иҗат дусты, баянчы Хәйдәр Сафин белән Татар дәүләт филармониясе исеменнән аның янына еш барырга тырышабыз. Шулай ук баянчылар, сәхнәдәшләре дә сәхнә остасының хәлен белеп яшиләр.
Узган ел туган көне якынлашканда Рамил ага Курамшинның «Җырларым җылытсын» дип исемләнгән җырлар китабы дөнья күргән иде. Татарстан китап нәшрияты тарафыннан чыгарылган әлеге китапта аның соңгы ун ел эчендә иҗат иткән җырлары кергән. Моңа кадәр аның «Баян өчен пьесалар» (2007), «Балачак бәйрәмнәре» (2014) җыентыклары, «Чордашларым – моңдашларым» дип исемләнгән истәлекләр китабы басылган иде. Рамил ага култамгасын куеп филармониягә дә бүләк итте аны. «Мин үзем дә шул миллилек өчен булдыра алганча гомерем буе тырыштым», дип язды ул китапның беренче битенә. Әйе, гомере буе халкыбызга милли моңнарыбызны ирештергән фидакарь сәнгать әһеле, бөек җырчы Илһам Шакировка егерме елга якын уйнаган сәхнә остасы ул!
Рамил Курамшин Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 1994 елга кадәр эшли. Ул заманында Мохтар Әхмәдиев, Фәйзи Садыйковларның моңнарын саклап һәм яңа аһәңнәр белән баетып, профессиональ югарылыкта башкарган талантлы баянчы.
Казан музыка училищесында укыган елларында ук ул баян өчен пьесалар яза һәм аларны радиога барып уйный. «Чәчтем бодай», «Бишле бию», «Сирәк-мирәк», «Җәйге авыл урамында», «Күңелле гармун», «Эрбет», «Баек», «Авыл яшьләре», «Бию», «Гармун-патефон», «Җаек күгәрчене» һ.б әсәрләре баянчылар арасында зур популярлык казана.
1975 елда ул татар музыкасы тарихында беренче булып «Баян һәм оркестр өчен концертино» дигән күләмле әсәр иҗат итә. Баян партиясен үзе башкарып, аны радио һәм телевидение фондына яздыра. Сиксәненче еллар уртасында бу әсәр СССР телевидениесенең программаларында күрсәтелә. Бөтенсоюз телевидениесендә татар баянчысының чыгышы – бу да беренче мәртәбә була.
1980 елдан Казан телевидениесендә Рамил Курамшин беренче булып үзенең аерым (сольный) концерты белән чыгыш ясый. Аның баян өчен язылган оригиналь әсәрләрен һәм халкыбыз көйләренә югары профессиональ дәрәҗәдә язылган эшкәртмәләрен татар баянчылары гына түгел, ә бүтән милләт музыкантлары да яратып башкара.
2017 елда сәхнә остасының 70 яшьлек юбилее уңаеннан Татар дәүләт филармониясе скверындагы чыршылар аллеясына аның үзе катнашында исемле, истәлекле агач утыртылды, филармония сәхнәсендә юбилей концерты зурлап үткәрелде. Рамил ага сәхнәдә концерт буе кулыннан баянын төшермичә шәм кебек басып уйнады һәм һәр чыгышы тамашачыларның тирән алкышларына күмелде. Юбилей концерты Татар филармониясе сәхнә ветераннары «Илһамият» клубы белән Түбән Кама шәһәрендә дә гөрләп узды.
Быел сәхнә остасына 75 яшь тулу уңае белән аның янына хәл белергә килгән җырчылар, баянчылар виртуоз музыкантны юбилее белән котладылар, бергә үткән иҗат елларын искә алып утырдылар.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәйдәр Сафин аның турында: «Рамил Курамшин гаҗәеп киң кырлы талант. Хәтеремдә, Илһам Шакировка гомере буе уйнап йөрегәч, аңа сокланып баянда уйный иде. Ул уйнап кына калмыйча, үзенең дә җырлыйсы килә башлады. Мин аның үзара җырлаганын ишеткәнем бар иде. Шулай бер кунакханәдә җырлаганын музыкантлар ишеткәч, автобуста барганда, «Рамил абый син бүген кич буе моңландың, мөгаен бүген концертта җырларсың», дип шаярттылар. Илһам абый борылды да, «Ә нигә җырламаска, ул бүген җырлый!» диде. Рамил Курамшинны сәхнәгә чыгарганда, ул: «Рамил Курамшинны беләсез инде, ул бик оста баянчы, ди сөйли дә, әле бит ул җырчы да, әлегә хәтле халык арасында җырлаганы юк, ул базда, мунчада, юрган астында качып кына җырлап йөри иде, ә инде Алладан яшермәгәнне, бәндәдән яшереп булмаган кебек, бүген сезнең каршыгызда җырлар!” дип аны сәхнәгә чыгара иде, аннары рояль артына барып утырып уйнап җибәрә иде. Шаккаткыч күренеш иде бу, әлбәттә. Бөек музыкант белән бөек җырчының шулай сәхнәдә бер-берсен тулыландырып сәхнәдә эшләүләренә мин шакката идем. Рамил әкә гомере буе формада торды, үзе язды, үзе уйнады. Күләмле концерт әсәре язу теләге хыялында тугач та, оркестр белән уйныйсы килә башлады. Моңарчы ул язган әсәрләрне тыңлаган вакытта сәнгать киңәшмәсендә Рөстәм Яхин да булып, аңа югары бәя бирә иде. «Рөстәм ага оркестр белән уйнарлык күләмле әсәр языгыз әле» дигәч, «Рамил син үзең бик матур язасың, әсәрләреңә югары бәя бирәбез, яз үзең» дип әйтә. Олуг композиторның аны шулай бәяләве, Рамил Курамшинга «Баян һәм оркестр өчен концерт» әсәрен язарга илһамландыра. Заманында аның «Эрбет» көен Әбүзәр Фәйзуллин чит илләрдә уйнады. Халыкара конкурслар лауреаты, Россиянең атказанган артисты Олег Шаров белән ул Оренбурда гастрольләр вакытында очраша. Бер кунакханәдә торалар. Ул аңа яңа гына язган «Әпипә»не уйнап күрсәтә. Олег Шаров аны тыңлагач шакката һәм ул аның ноталарын сорап алып өйрәнә һәм афишаларына кертеп, концертларда уйный башлый. Бервакыт Фәйзи абый Йосыпов белән очрашкач, ул шул афишаны күреп, «Кара әле Курамша, сине Чайковский белән янәшә куйганнар!», дип тел шартлатканы истә калган. Бу чыннан да зур мәртәбә. Шулай ук «Орел трио»сы баянчылары, Свердловск шәһәре трио баянчылары да аның әсәрләрен дөнья буйлап оештырылган концертларында башкардылар. Миңа шәхсән, Рамил Курамшин исемендәге Республика баянчылар конкурсы жюри әгъзасы булып утырырга туры килде. Дәвамлы булсын бу конкурсның эшчәнлеге».
Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Шәрифуллина: «Рамил абый Курамшин белән 1981 елда бөек җырчыбыз Илһам абый Шакиров группасында таныштык. Рамил абый ул вакытта ук без ишеткән легендар баянчы иде. Әйтергә кирәк, бик күп җырларны ул миңа сайларга ярдәм итте һәм җырлаганда, бигрәк халык җырларын башкарганда үзенең киңәшләре белән һәрвакыт миңа ярдәм итеп торды. Гомумән, аның белән җырлау – үзе зур бәхет иде. Мин беренче тапкыр Татарстан радиосына җырлар яздырырга да Рамил Курамшин белән бардым. Анда без «Тәзкирә», «Дүртөйле авылы көе», «Беләзегем-йөзегем» дигән татар халык җырларын яздырган идек, алар сәнгать утырышы (худсовет) аша бер каршылыксыз узып, радионың алтын фондына керделәр. Бу җырлар бүгенге көндә дә яңгырап тора. Аннары филармониягә тормыш иптәшем Азат Хәлимов консерваторияне тәмамлап килде, һәм без бергә Илһам абый Шакиров төркемендә эшли башладык. Азат та ул вакытта яшь баянчы буларак, Рамил абыйның ярдәмен тоеп, алар бергә аккомпаниатор булып бик матур эшләделәр. Шулай ук күренекле баянчылар Ирек Галимов, Хәйдәр Сафин, Рафинад Сәлаховлар белән дә бергә Илһам Шакиров бригадасында эшләргә туры килде. Рамил абый гастрольләрдә йөрегәндә дә бик тыныч, җайлы кеше булды. Без аңа исәнлек-саулык телибез, әле озак еллар бергә аралашып яшәргә язсын».
Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев: «Рамил Курамшин турында бары уңай фикерләр генә әйтәм. Ул – эш аты. Аның хезмәтләре бихисап. Рамил Курамшин белән Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә бергә эшләдек. Илһам Шакировка да, бергә дә, аерым да уйнадык. Кыскасы, ул – күпкырлы талант. Аңа саулык, озын гомер телим».
Аның иҗатын якын итүче дусты, чордашы, күренекле язучы Рафис Корбанның виртуоз музыкантка багышлап язылган шигыре. Ул аны узган ел Рамил аганың өендә бер очрашуда укыган иде.
Әле дә гармунчылар бар!
Гармунчыларга кызыгып
Үстем бала чагымнан.
Көннәр буе чыкмый идек
Мунча алачыгыннан.
Гармунда уйнарга шунда,
Җыйналган малай-шалай.
Өйрәнәбез көннәр буе,
Остазыбыз – бер малай.
Тальянда уйнау серләрен
Ул гына белә иде.
Колагыңа аю баскан
Дип миннән көлә иде.
Гармунчы булып булмады,
Колакка баскач аю.
Гармунда уйнауның да шул
Бардыр ул берәр җае.
Эх, уйный белсәң иде ул
Гармунның тәмен белеп,
Рәшит Мостафин шикелле,
Рамил Курамша кебек.
Күгәрепләр бетәр иде
Бу күңелләр җыр-моңсыз.
Әле дә Курамшалар бар!
Нишләр идек гармунсыз?..
Рамил Сөләйман улын юбилее белән котлыйбыз, аңа исәнлек-саулык телибез, аның иҗаты дәвамлы булсын, матур, чын татарча милли җыр-көйләре сәхнәләрдә башкарылсын, радио, телевидение аша күбрәк яңгырасын иде. Аның татар сәнгатен үстерүгә куйган фидакарь хезмәтен дәвам итүче яшьләрнең киләчәктә дә булуын телибез.
Алсу Хәкимова
Комментарийлар