16+

Җан теләгән шөгыль

Казан осталарын бәхет басты, дип курыкмыйча әйтергә була торгандыр. Чөнки моңа кадәр үзләре эшләгән әйберләрне бише белән арттырып саткан кибетләрдән тәмам күңелләре кайта башлаган иде аларның. Инде менә былтырдан бирле әле бер сәүдә үзәгендә, әле икенчесендә Hand-made фестивальләр, ягъни кулдан ясалган эшләнмәләр фестивальләре булып тора.

Биредә республика шәһәрләреннән килгән осталарны гына түгел, ә тирә-як төбәкләрдән килүчеләрне дә күрергә мөмкин. Димәк, Hand-made фестиваль популярлашып бара дигән сүз. Ниләр генә уйлап тапмый ул осталар: төрле техникада башкарылган берсеннән-берсе кәттәрәк курчаклар, открыткалар, пыяладан, балчыктан һәм сәйләннән ясалган аксессуарлар, күн эшләнмәләр... Башкаларның игътибарын җәлеп итеп, шунда ук эшләп утыручылар да гадәти хәл. Ә ныклап торып өйрәним диючеләргә мастер-класслар бар. Бу эш белән кулланма-гамәли сәнгать рәссамнары гына шөгыльләнә дигән фикер инде күптән искерде. Осталар арасында салым инспекторын да, программист, онколог һәм юристны да очратырга була. Җаны теләгән - елан ите ашаган, ди бит. Менә шундый җан теләгән шөгыльне дә табарга кирәк әле аны!..

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading