16+

Айгөлгә җиңү елмайды

Шушы көннәрдә башкалабызда «Созвездие» конкурсының сайлап алу туры узды. Анда беренче урынны 90 нчы гимназиядән унбер яшьлек Айгөл Вәлиулина яулады. Ул тиздән Казанда үтәчәк республика конкурсында катнашачак. Кыз алты яшеннән бирле сәхнәдә. Аның катнашкан конкурсларын санап бетерерлек түгел. Екатеринбургта Халыкара конкурста - беренче, «Открытая Европа» Халыкара бәйгесендә - икенче, Сочида...

Айгөлгә җиңү елмайды

Шушы көннәрдә башкалабызда «Созвездие» конкурсының сайлап алу туры узды. Анда беренче урынны 90 нчы гимназиядән унбер яшьлек Айгөл Вәлиулина яулады. Ул тиздән Казанда үтәчәк республика конкурсында катнашачак. Кыз алты яшеннән бирле сәхнәдә. Аның катнашкан конкурсларын санап бетерерлек түгел. Екатеринбургта Халыкара конкурста - беренче, «Открытая Европа» Халыкара бәйгесендә - икенче, Сочида...


Соңгысында жюрида утырган космонавт, Советлар Союзы Герое Алексей Леонов: «Сөекле Айгөлгә тормышында уңышлар, бәхет телим», - дип, үзенең теләкләрен язып биргән. 19 мартта Мәскәүдә «Славянский базар» Халыкара конкурсына сайлап алу бәйгесе үтте. Яшь җырчы әлеге дәрәҗәле конкурста катнашу хокукына ия булды. Айгөлнең әтисе Әнвәр - музыкант, әнисе Гөлмирә ханым Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында вокал дәресләре укыта. Ул да студент елларында конкурсларда катнашып, лауреат исемнәре алган кеше. Үзе эшли торган уку йортын гел «биш»ле билгеләренә генә тәмамлагач, Илһам Шакиров коллективында эшли башлый. Әмма әнисе авыру сәбәпле, сәхнә белән хушлашырга туры килә аңа. Шулай да сәнгатьтән аерылмый. Хәзер дә консерваториягә вокал дәресләренә йөри. Ул үзенең бөтен көчен кызының талантын үстерүгә куя. Соңгы елларда алар Айгөл белән конкурсларда дуэтлар да башкаралар. Екатеринбургта М. Җәлил шигыренә язылган «Кәккүк» җырын башкарып, икенче урынга ия булганнар. Аларның гаиләсендә сәнгатьтән башка нәрсә сөйләшмиләр, диярсең. Ана кеше кызына репертуарны да үзе сайлый. Айгөл татар, рус, инглиз телләрендә җырлый. «Без Айгөлгә конкурсларда җиңүне максат итеп куймадык, бары тик катнашуың гына мөһим, дидек. Бер тапкыр сәхнәгә чыгып, үзеңә нинди алкышлар булуын күрсәң, сәхнәдән башка яши алмыйсың. Ә инде конкурсларда катнашу зур тәҗрибә тупларга ярдәм итә. Балалар анда кемнәр белән генә аралашмый. Без кызыбызның киләчәктә дә сәнгать юлыннан тайпылмавын телибез», - ди Гөлмирә ханым. Күпме генә җиңүләр яулавына карамастан, Айгөл киләчәктә театр артисты булырга хыяллана. Монысы да очраклы түгел. Моннан ике ел элек ул «Бибинур» фильмында да төште. Андагы төрле сынауларга да түзә тугыз яшьлек кыз бала. Фильм өчен алган акчасы да конкурста катнашу өчен тотылган. Айгөлнең үз-үзен тотышы чын артист сыман. Ул сәхнәдә яши. Чыгыш ясаганда, әтисе-әнисе дә көч биреп тора. Айгөлне алда тагын яңа конкурслар, яңа җиңүләр көтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading