16+

Бакча бәйгесе

Соңгы алты ел эчендә Монреалдән ерак булмаган Мон-Сент-Илер (Канада) шәһәрендә иске алма бакчасы территориясендә ленд-арт осталары бәйгесе уздырылып килә. Фестиваль-бәйгегә ел да әлеге юнәлештә эшләүче танылган рәссамнар чакырыла. Биш көн дәвамында барган бәйге гадәттә октябрь урталарына туры килә. Бәйге булгач, әлбәттә, аның җиңүчесе дә билгеләнә. Быел беренчелекне Агнесс Дюмушель (Agnes...

Соңгы алты ел эчендә Монреалдән ерак булмаган Мон-Сент-Илер (Канада) шәһәрендә иске алма бакчасы территориясендә ленд-арт осталары бәйгесе уздырылып килә. Фестиваль-бәйгегә ел да әлеге юнәлештә эшләүче танылган рәссамнар чакырыла. Биш көн дәвамында барган бәйге гадәттә октябрь урталарына туры килә. Бәйге булгач, әлбәттә, аның җиңүчесе дә билгеләнә. Быел беренчелекне Агнесс Дюмушель (Agnes Dumouchel) яулый. Ул алмадан Ева II дип аталган мандала ясый. Бәйгенең шарты буенча, авторлар кул астында булган табигый материаллардан гына файдаланырга тиеш. Тәкъдим ителгән эшләр, кагыйдә буларак, беренче кар яуганчы күрсәтелә. Ә кайберләре еллар дәвамында да торырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading