16+

«Балкыш» югалган хәзинәләрне туплый

Пенсионерлар лаеклы ялга чыккач оныклар үстереп, бакча белән юана диючеләр ялгыша. Җырларга да, биергә дә, хәтта төрле чараларда катнашырга да вакыт таба алар. «Балкыш» фестивале - шул чараларның берсе. Сәхнәгә чыгу - үзе зур бәйрәм Республика ветераннары арасында оештырыла торган үзешчән башкаручылар фестивале - «Балкыш»ка быел биш ел. Февраль-апрель айларында...

«Балкыш» югалган хәзинәләрне туплый

Пенсионерлар лаеклы ялга чыккач оныклар үстереп, бакча белән юана диючеләр ялгыша. Җырларга да, биергә дә, хәтта төрле чараларда катнашырга да вакыт таба алар. «Балкыш» фестивале - шул чараларның берсе. Сәхнәгә чыгу - үзе зур бәйрәм Республика ветераннары арасында оештырыла торган үзешчән башкаручылар фестивале - «Балкыш»ка быел биш ел. Февраль-апрель айларында...

Пенсионерлар лаеклы ялга чыккач оныклар үстереп, бакча белән юана диючеләр ялгыша. Җырларга да, биергә дә, хәтта төрле чараларда катнашырга да вакыт таба алар. «Балкыш» фестивале - шул чараларның берсе.

Сәхнәгә чыгу - үзе зур бәйрәм

Республика ветераннары арасында оештырыла торган үзешчән башкаручылар фестивале - «Балкыш»ка быел биш ел. Февраль-апрель айларында фестивальнең сайлап алу этабы үтә. Оештыручылар районнар буйлап сәләтлеләрне барлый. «Балкыш»ның гала-концертын өлкәннәр көне уңаеннан барган ункөнлектә Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә карап булачак.

Фестиваль җиде юнәлеш буенча бара. Монда пенсионерлар җыр, бию, нәфис сүз осталыкларын да сынап карыйлар. Һәр районның үз йолдызы бар. Моңа кадәр әлмәтлеләр йөз кешелек хор белән таң калдырса, быел казанлылар да алардан калышмаска булган.

- Фестивальдә катнашучылар - халыкның югалып калган хәзинәләре. Мамадышта Ольга Петухованың җырлавын ишеткәч, коеп куйган Людмила Зыкина икән дип уйладым. Менә шундый сәләтләрне соң булса да табабыз һәм халыкка күрсәтәбез. Кайвакыт дипломлы җырчыларга да «Балкыш»ның гала-концертын карап кайтырга кушам, - ди фестивальнең жюри рәисе, ТРның халык артисты Шамил Әхмәтҗанов.

Теләге булган һәркем «Балкыш» концертларын бушка кереп карый ала. Артистлар да әллә нинди зур бүләкләр өмет итми. Алар өчен сәхнәгә чыгу инде үзе зур бәйрәм. Район җитәкчеләре дә үз пенсионерлары өчен тырыша, бүләкләр һәм спонсорлар таба. Чаллыда, мәсәлән, инде ике ел рәттән чыгыш ясаучыларның һәрберсенә матур чәчәк бәйләме бүләк итәләр.
«Балкыш» проектын тормышка ашыруда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та ярдәм итә. Фестивальнең оештыру комитетын Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкли.

«Мәдәният йортын атлап керүгә, авырулар онытыла»

Саба районы Шәмәрдән авылының «Тулган ай» ветераннар фольклор ансамбле дә ел әйләнәсендә «Балкыш» фестиваленә әзерләнә. Ансамбльнең җитәкчесе Минҗиһан Галиева белдергәнчә, иҗат аларны яшәртә, яшәргә көч бирә.

- Ансамбль безгә көч бирә. Мәдәният йортын атлап керүгә, бар авырулар урамда калган кебек, - ди ул.
Шәмәрдәндә «Тулган ай»га 17 кеше йөри. Коллективлары оешуга да инде ун ел була икән. Коллектив аена ике тапкыр районнар буйлап хәйрия концертлары куя. Өлкәннәр, инвалидлар йортында аларны зарыгып көтеп алалар.

- Беребез, бераз авырып торам, бүген килмим, дисә, икенчебез, шунда ук үгетләп, репетиция­ләргә алып килә. Шулай бердәм без. Туган көннәргә, ашларга бергә йөрибез. Коллективыбызда хәтта пенсиягә чыкканчы бөтенләй җырлап карамаган кешеләр бар. Кеше сәхнәгә бер чыкса, тагын чыгам дип ашкынып тора. Концертлар куярга, ирен җибәрсен өчен, хатыны белән сөйләшеп, хатынын җибәрсен өчен, ирен җайлап, тик йөрим, - ди Минҗиһан ханым.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading