16+

Бай мирас калдырган шәхес

Халкыбызга «Әбугалисина кыйссасы», «Тәрбия китабы», «Кырык вәзир кыйссасы» һ.б. әсәрләре белән таныш булган күренекле мәгърифәтче галим Каюм Насыйриның тууына 111 ел тулды. Шул уңайдан кичә аны Казанда искә алдылар.

Әдипнең туганнары, якташлары, музей кунаклары Иске Татар зиратындагы К.Насыйри каберен зыярәт кылды. Аннан соң әлеге күренекле шәхеснең музеенда «Ходай мине язар өчен яраткан» дигән кичә узды. Бу чара Мәдәният министрлыгы, Милли һәм К.Насыйри музейлары хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды.
Бүгенге көндә мәгърифәтченең исеме онытылмый. Аның туган ягы Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылында да музей эшли.
К.Насыйри иҗатына багышлап укучылар тарафыннан рефератлар язылса, галимнәр диссертацияләр яклый. Ул үзе дә заманында туган авылында гомер буе мәктәп төзергә хыялланып, максатына да ирешкән. Фән, мәгариф өлкәсендә уңышлар яулаган галимнәргә һәм укытучыларга К.Насыйри бүләге тапшыру да мәгърифәтченең исемен мәңгеләштерү ул. Инде узган гасырда ук иҗат итеп, бай мирас калдырган әдипнең өйрәтмәләре бүген дә һава сыман кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading