16+

«Бер-беребезнең җилкәсен тоябыз»

ТР Рәссамнар берлегенең экс-рәисе Абрек Әмир улы Абзгильдинның элегрәк: «Бүген «провинциаль сәнгать» дигән төшенчә юк ул», - дигәне хәтердә калган. Республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында яшәп иҗат итүче рәссамнарның Азнакайның мәдәният сараенда узган күргәзмәсеннән соң бу сүзләрнең хаклыгына чыннан да ышанасың.

«Бер-беребезнең җилкәсен тоябыз»

ТР Рәссамнар берлегенең экс-рәисе Абрек Әмир улы Абзгильдинның элегрәк: «Бүген «провинциаль сәнгать» дигән төшенчә юк ул», - дигәне хәтердә калган. Республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында яшәп иҗат итүче рәссамнарның Азнакайның мәдәният сараенда узган күргәзмәсеннән соң бу сүзләрнең хаклыгына чыннан да ышанасың.

Чөнки анда урын алган эшләрнең күпчелеге республика, Россия һәм халыкара күргәзмәләрдә катнашырлык эшләр. Азнакай, Бөгелмә, Җәлил, Әлмәт, Баулы һәм Лениногорск, Шөгердән килгән рәссамнар шул рәвешле халык алдына чыгуларын быелгы Тарихи-мәдәни мирас елына багышладылар. 20ләп рәссамның 100гә якын эше урын алды күргәзмәдә. Кунакларны Азнакай муниципаль районының аппарат җитәкчесе Айдар Фәндәс улы Хәлиуллин сәламләде һәм район хакимияте башлыгы Марсель Зөфәр улы Шәйдуллинның теләкләрен җиткерде.
- Күргәзмә, һичнигә дә карамастан, рәссамнарның актив эшләвен күрсәтеп тора. Шуңа да бары җылы сүзләр генә әйтәсе килә. Эш шунда ки, биредә куелган эшләр республиканың көньяк-көнчыгышындагы сәнгатьнең ике саллы юнәлешен күрсәтеп тора. Беренчесен тулысынча 1961 елны ачылган Лениногорск музыка, сәнгать училищесы эшчәнлеге белән бәйлибез. Ул ачылуга, Казан сәнгать училищесын, Харьков институтын һәм башка уку йортларын тәмамлаган иң талантлы рәссамнар килде анда укытырга. Биредә менә шул көллиятне төрле елларда тәмамлаучылар һәм анда укыткан укытучылар тәкъдим ителә дә. Иң җетеләреннән Рәшит Гыйләҗев исемен әйтергә була, Александр Чёрный шулай ук бик кызыклы рәссам. Кызганычка, инде алар безнең арада булмасалар да, Булат Мәрданов һәм Рөстәм Курамшиннарның исемнәрен әйтеп үтәсем килә. Алар - бу төбәктә сәнгатьне үстерүгә зур өлеш керткән рәссамнар. Икенче төркем - болар инде башка мәктәп вәкилләре. Алар арасында Валерий Веретенников, Яков Лукьяненко һәм тагын берничә яшь рәссам. Лениногорск мәктәбе күбрәк реалистик булуы белән аерылып торса, болары әйләнә-тирә дөньяның шигъри-романтик якларын күрсәтергә омтыла. Бу, әйтик, Петербургны сагыну яки галәм, кеше җаны турында уйлану. Гомумән, рәссамнар төрле жанрларда эшләргә тырышалар. Биредә искиткеч реалистик пейзажларны да, җете натюрмортларны да, сирәк булса да, портретларны да очратырга була. Күргәзмәдә беренче тапкыр яшь рәссам Руслан Латыйпов эшләре белән очраштым. Күпмедер дәрәҗәдә эзотерик характердагы эшләр, - ди сәнгать белгече, Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте укытучысы Нина Михайловна Горюнова, күргәзмәдән алган тәэсирләре белән уртаклашып.
Я.Лукьяненко әйтмешли, җәйнең нәкъ уртасында шуның кадәр күпкырлы, оригиналь рәссамнарны бергә очраштыру, иркен һәм якты булуына карамастан, күргәзмә өчен минималь шартлары булган залда мондый экспозиция эшләү, әлбәттә, күргәзмәне оештыручылар өчен җиңел булмагандыр. Шуңа күрә дә бу вакыйганы дулкынланып көтүләрен яшерми алар.
- Биредә җәннәт бакчасында кебек хис итәбез үзебезне. Һәр килүемдә күңелләр ташып, Азнакай сәнгатьпәрвәрләр шәһәре икән, дип сөенеп кайтам. Бик куандырганы шул - бөтен рәссамнарыбыз да бирегә җыелды. Үзебез кебек үк, ижатыбыз да төрле. Биредә акварель да, графика да, нәкыш та бар. Иң мөһиме - төбәгебез рәссамнарының бер-берсенең җилкәсен тоеп яшәвен һәм иҗади халәтебезне күрсәтәсебез килде. Бүген шулай ук «Мизгел» күргәзмәләр залында
Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Александр Чёрныйның шәхси күргәзмәсен ачачакбыз. Аннан бергәләп, янә шушында В.Степановның шәхси күргәзмәсен ачарга планлаштырабыз, - ди РФ Рәссамнар берлеге әгъзасы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, күргәзмә кураторларының берсе Мөдәррис Минһаҗев.
Петербургта яшәп иҗат итүче ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ЮНЕСКОның халыкара гуманитар академиясе академигы Рәшит Гыйләҗевне (рәсемдә) рәссамнар Баулыга кунакка кайткан җиреннән чакырып алдылар. Ул да бер эше белән катнашты күргәзмәдә.
- Бирегә Баулының танылган режиссеры Миргазиян Фәхриев портретын алып килдем. Ул гомер буе инглиз теле укытты, буш вакытларда режиссер булды. Сәхнәгә бик матур спектакльләр чыгарган кеше ул. Әлеге эшне үткән ел Баулыда үземнең юбилей күргәзмәсе барган вакытта эшләдем. Күргәзмә вакытында элеп тә куйдым. Бүгенге күргәзмәдә бик яхшы эшләр бар. Әмма без хөкемдар түгел. Вакыт, заман күрсәтә эшләрнең ниндилеген. Мин бу зур энтузиазмга бик шат. Чөнки берәүгә дә сер түгел: бүген рәссамнарга заказлар юк. Үзләре материал алып, вакыт табып эшләнгән эшләр болар һәммәсе. Мин бүген шунысын да әйтергә тиеш: провинция гомер-гомергә башкалаларны туендырып торды һәм торачак, - ди ул.
Тамашачы, күргәзмә буйлап узганда, рәссам Хәмит Латыйпов кебек бер үк вакытта шагыйрь дә булса:
Бу төсләрне җыйдыңмы син
Гөлләр чәчәк аткан чакта?
Киләме ул таң атканда,
Кояш кичен баткан чакта?
... Язгы иртә нурларыннан
Таптыңмы әллә ул төсләрне?..

- дип, һәр рәссамга шигырь дә багышлаган булыр иде бәлкем. Шулай итеп, чәчәкле җәйнең үзе кебек төсләргә бай, зур, киңкырлы күргәзмә узды Азнакайда.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading