16+

Бердәнбер музей

Төркиянең Аванос шәһәрендә чүлмәкче Галипнең үзен күрергә туры килмәде. Әмма аның тау куышында әрлән оясыдай берсеннән икенчесенә чыгып йөрерлек итеп казылган остаханәсен бик кызыксынып карап чыктым.

Бердәнбер музей

Төркиянең Аванос шәһәрендә чүлмәкче Галипнең үзен күрергә туры килмәде. Әмма аның тау куышында әрлән оясыдай берсеннән икенчесенә чыгып йөрерлек итеп казылган остаханәсен бик кызыксынып карап чыктым.

9 бүлмәдән тора ул. Чүлмәкләр, тәлинкәләр белән дивар тулган. Аванос шәһәрендә юкка гына чүлмәкчегә һәйкәл куймаганнар инде. Монда ике кешенең берсе чүлмәкче династиясеннәндер, мөгаен. Галип исә 5нче буын чүлмәкче икән. 61 яшьлек останың эшен дәвам итәрлек өч кызы бар. Әмма оста дөньяда чүлмәкче буларак түгел, ә бик сирәк очрый торган Чәч музее хуҗасы буларак танылу алган. Хәтта ки, чәч музеен оештыручы буларак, Гиннессның рекордлар китабына да кергән. Елына 10-15 мең турист карый икән үзен.
- Фотога төшерергә хуҗабызның рөхсәте юк, чөнки биредә чәчен калдырган һәр кешенең телефоны, адресы язылган. Бу - шуларның мәнфәгатен кайгырту йөзеннән, - дип аңлатты тау куышына керүгә каршы алган ир уртасы.
Әлеге музейга нигез салырга этәргән сәбәпне аның хуҗасы Галипнең беренче мәхәббәт тарихына бәйләп аңлаталар. 1979 елда бер француз кызы белән танышкан ул. Берникадәр вакыттан соң, кыз үз иленә кайтып китә. Гашыйк егет кызның бер тотам ап-ак чәчен кисеп истәлеккә алып кала һәм остаханә диварына элеп куя. Беренче мәхәббәт тарихы башка кызларның да күңелен тетрәндерә һәм алар да: «Бездән дә ал әле», - дип ялынып, егеткә чәчләрен тәкъдим итә башлыйлар. Шулай итеп, 35 ел эчендә 1 млн нан артык чәч үрнәге туплана. Ә 1998 елда дөньяда шундый бердәнбер музей буларак, Гиннессның рекордлар китабына керә. Моннан 2 ел элек дөньяның иң кызыклы 15 музеен атаганда да, Чәч музее 6 нчы урында була.
Биредә мәшһүр кешеләрнең дә чәчләре бар ди, әмма аны бик теләгән очракта да табып булмас иде, чөнки чәчне һәркем үзе теләгән урынга элеп куя һәм биредә бернинди картотека дигән нәрсә юк икән.
- Менә хәзер сездән дә берәр тотам чәч алып калабыз, - дип көлде безне озата йөрүче ир-ат. - Бездә чәчләрен калдырган һәркем үзенең телефонын, адресын да бирә. Хуҗабыз елга бер тапкыр шулар арасыннан 20 кешене сайлап алып, 15 көнгә Каппадокиягә ял итәргә чакыра. Бәхет елмайса, Сез дә ял ота алачаксыз...
...Аллам сакласын. Диварларыннан ниндидер шомлылык, кабер тынлыгы бәреп торган җирдә чәч калдыраммы соң. Саташып үләрсең...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading