16+

«Безгә Минзәләдә бәхет елмайды»

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры башкаладан читтә булуга карамастан, анда яшьләр үзләре теләп китә. Алабуга мәдәни-агарту училищесыннан соң килгән Илсинә белән Казан театр училищесын тәмамлаган Ленар Миннемуллиннар бирегә килгәч гаилә корып җибәрәләр. Ленар сәхнәдә уйнавы белән генә түгел, үзенең моңлы җырлавы белән дә тамашачыга танылып өлгерде.

«Безгә Минзәләдә бәхет елмайды»

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры башкаладан читтә булуга карамастан, анда яшьләр үзләре теләп китә. Алабуга мәдәни-агарту училищесыннан соң килгән Илсинә белән Казан театр училищесын тәмамлаган Ленар Миннемуллиннар бирегә килгәч гаилә корып җибәрәләр. Ленар сәхнәдә уйнавы белән генә түгел, үзенең моңлы җырлавы белән дә тамашачыга танылып өлгерде.

Серле театр дөньясына килүләре хакында яшьләр үзләре менә ниләр сөйли:
Илсинә:
- Мин Мамадыш районының Тәкәнеш авылында укыганда апа белән бергә театр түгәрәгенә йөри башладым. Шул чакларда авылларда спектакльләр куеп йөрү мине тагын да канатландырып җибәрде. Театрны яратуым Алабуга мәдәни-агарту училищесына китерде. Укуны тәмамлаганда Минзәлә театрына сайлап алдылар. Директор Роберт Шәймәрдәнов бик әйбәт каршы алды, яшәү өчен фатирын да әзерләп куйган иде. Бирегә килгәнемә һич үкенмим.
Ленар:
- Кукмара районының Вахит авылында җыр-моң сөючеләр гаиләсендә туып үстем мин. Әни ягыннан бөтен туганнар да җырчылар. Без туганнар белән районда концертлар оештыра идек. Миңа театр училищесына барырга әти юнәлеш бирде. Өченче курстан ук Минзәләгә җибәрделәр. Анда баруга, «Сөннәтче бабай» спектаклендә Мифтах ролен бирделәр дә шунда ук Төркиягә гастрольләргә чыгып киттек.
- Гадәттә, парлы артистлар партнерлар булып уйнаганнан соң кавышкан булып чыга. Театрда гаилә корып җибәргән парлар буларак сезнең дә шундый спектакль бардыр.
Илсинә:
- Әйе, Аманулланың «Җырланмаган җырым син» спектаклендә без Зиннәт белән Гөлшатны уйнаганнан соң өйләнештек. Инде кызыбыз Адиләгә ике яшь.
- Чәчкә ачылганда матур. Шуңа күрә яшь чакта һәр артистның күбрәк рольләр уйнап каласы килә. Ул яктан бары тик режиссер гына артистны бәхетле итә ала.
Ленар:
- Чыннан да, Минзәләдә безгә бәхет елмайды. Режиссер Дамир Самерханов рольләр белән безне сөендереп тора. Мин «Мулла»да - Әмир, «Күзләреңнән үбеп»тә - Фазыл, «Бер картлыкта, бер яшьлектә»дә - Искәндәр һ.б. рольләр уйнадым.
- Һәр театрда яшьләргә өлге булырдай артистлар бар. Тәҗрибәле артистлар фикеренә колак саласызмы сез?
Илсинә:
- Без өйрәткәнне яратып кабул итәбез. Үзебез дә кайчан да булса шулар сафына басачакбыз бит. Өлкән актерларның фикерләрен ишетү безнең өчен бик кыйммәт. Безгә һәм башка яшьләргә Рәзилә белән Рөстәм Муллиннар зур ярдәм итә.
- Генерал булырга хыялланган солдат шикелле, кайсы гына артист баш рольдә уйнарга теләми икән.
Ленар:
- Минем бик әшәке кешене уйныйсы килә. Аннары Булат белән Хәлилне уйнарга теләмәгән артист юктыр ул.
Илсинә:
- Мин «Ай булмаса, йолдыз бар» спектаклендәге Мәдинә сыман көчле рухлы хатын-кызны башкарыр идем.
- Башкала театрларында эшлисе килү теләге юкмы соң?
Ленар:
- Юк, без икебез дә зур шәһәрләрне яратмыйбыз. Әлегә Минзәләдән беркая да китәсе килми.
- Күптән түгел генә режиссерыгыз «Ташкын» дигән әсәрне сәхнәләштерде. Үзенчәлекле итеп куелган әлеге премьерада берегез яшь ир, икенчегез яшь хатын рольләрен уйнап тамашачы күңеленә кереп калдыгыз. Төрек драматургының бу әсәрендә уйнау үзегез өчен ничек булды?
Илсинә:
- Ул спектакльдә уйнау бик авыр, чөнки анда шыпырт кына сөйләшергә кирәк. Тамашачы аны башта аңлап та җиткерми. Кайбер җирләрдә үксеп елап та утыралар. Минем өчен бу спектакль яңалык булды.
- Сез театрда кайсы драматургның пьесалары куелуын теләр идегез?
Ленар:
- Татар классик драматургиясе куелсын иде. Аннары Туфан абый әсәрләре ошый миңа.
- Җырчы артистка җырлы рольләрне дә башкарырга туры киләдер. Ленар, синең башкару осталыгың профессиональ җырчыларныкы сыман. Моннан дүрт ел элек Актанышта узган Әлфия Авзалова конкурсында да җиңү яулаган идең. Кайсы педагогтан дәресләр алдың син?
- Мин укыганда Миңгол абый Галиевкә ике ел дәрескә йөрдем. Аның өйрәтүе ошый миңа. Сәхнәдә артист кешегә ягымлы йөз белән җырлау килешә, дип өйрәтте ул.
- Театр үткәргән чараларның уртасында кайнарга туры киләдер алайса үзеңә.
- Әйе, без бәйрәмнәрдә концертлар оештырабыз. Әле Себергә концерт бригадасы белән барып кайттык. Өлкәннәр йортына йөрибез. Күптән түгел инвалид балалар белән бер сәхнәдә чыгыш ясадык. Аларның куануларын күреп сөендек. Әнә шулай мәдәни тормыш белән кайнап яшибез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading