Туфан Миңнуллин декадасы тәмамланган көнне Камал театры тамашачыны күренекле драматургның 80 еллык юбилей кичәсенә җыйды. Залдагы халыкның йөзләреннән дә Туфан абыйны юксыну сизелә иде ул кичне.
Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова Туфан Миңнуллинны дәүләт эшлеклесе буларак эшчәнлеген билгеләп үтте.
- Миңа аның белән эшләү бәхете тәтеде, - диде ул. - Ул үзенә халыкның ышануын белә һәм эшкә бик җаваплы карый иде. Без быел яңа дәүләтчелекнең 25 еллыгын билгеләп үттек, ә Туфан Абдуллович - Татарстан Конституциясен, Суверенитет турында Декларацияне әзерләүдә катнашкан кеше... Сессияләрдә берәр кешенең чыгышында төгәлсезлек булса, ул шунда ук яшен яшьнәгән кебек тавышы белән ачыклауны сорый иде. Бүгенге көндә парламентта Туфан Миңнуллин юк, аның кебек кеше дә юк...
Дәүләт советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев тә Туфан абый белән бергә эшләгән чакларын искә алды. Ул яңа сайланган хөкемдарлардан: «Сезнең өчен язылган кануннар мөһимме, әллә язылмаганнарымы?» - дип сорый торган була. Тегеләр «язылганнар мөһим» дигәч, аларны язылмаганнарының да мөһимлегенә инандырган. Туфан Миңнуллинның ихласлыгын, шигъри җанлы булуын, туган авылын яратуын да әйтеп узды Разил әфәнде. Бервакыт үзләренең Азнакайдан Мәрәтхуҗага кадәр җигүле атта атна буе кайтуларын да искә төшерде.
Тамашачы экран аша авылдашларының да үзләренең Туфанын юксынып сөйләүләрен күрде. Алар драматургның әсәрләрендәге кайбер каһарманнары авылдашлары булуын телгә алдылар.
- Безнең хәзер канатларыбыз сынды. Яклаучыбыз да, саклаучыбыз да юк... - ди мәрәтхуҗалылар.
Бу көнне Туфанны шагыйрь буларак та ачтылар. Камал театрының яшь артистлары аның робагыйларын укыды. Щепкинчылар үзләренең курсташлары Туфанны хәтерләрендә яшьтән үк кыю, баш бирмәс кеше буларак яңарттылар.
- Әти милләт язмышы, халыкның якты киләчәге өчен борчылып яшәде. Аның үзен дә Хәтер көне алдыннан искә алалар, - диде драматургның кызы Әлфия Миңнуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар