16+

«Безне кечкенәдән татарча сөйләтеп, җырлар өйрәтеп үстерделәр: әти-әниемә моның өчен рәхмәт укып, дога кылам»

Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы Саба районында чираттагы күчмә утырышын уздырды. Аның һәр көне Татарстанның 32 районыннан, Россиянең 35 төбәгеннән һәм кайбер чит илләрдән килгән 150ләп вәкил өчен файдалы мәгълүматларга бай булды. Икенче көн «Төп нигез» дип аталды. Кунаклар районның төрле авылларында төп нигездә дус-тату яшәп ятучы зур...

«Безне кечкенәдән татарча сөйләтеп, җырлар өйрәтеп үстерделәр: әти-әниемә моның өчен рәхмәт укып, дога кылам»

Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы Саба районында чираттагы күчмә утырышын уздырды. Аның һәр көне Татарстанның 32 районыннан, Россиянең 35 төбәгеннән һәм кайбер чит илләрдән килгән 150ләп вәкил өчен файдалы мәгълүматларга бай булды. Икенче көн «Төп нигез» дип аталды. Кунаклар районның төрле авылларында төп нигездә дус-тату яшәп ятучы зур...

«Туган яктан ямьлесе юк»

Сабаның үзендә яшәүче Гөлсинә һәм Фиргать Галимуллиннар туган якларын һәм аның тирә-юнен яшел бакча итүдә зур өлеш кертә. 147 төр агач-куак үсентесе үстереп, шуны сатучы «ГафЭль» бакчачылык үзәге - аларныкы. Уллары Алим, Казан авыл хуҗалыгы академиясенең урманчылык бүлеген тәмамлап, дөньяның төрле җирләрендә: Англия, Америкаларда белемен арттырып, күп кенә Европа илләрен күргәннән соң, гаиләсе белән дүрт ел элек кенә Сабага кайтып төпләнә. Һәм бар белемен шушы җирне тагын да ямьләндерер өчен куллана башлый. Хатыны Эльвира да бик уңган. Нәрсә тотса, шуны булдыра: тегә дә, бәйли дә, калфаклар да чигә, гөлләр дә үстерә. Алма кебек ике бала һәм зур бакча үстерүче бу уңган, тырыш яшь гаиләгә сокланмый мөмкин түгел.
Галимуллиннарның кызлары Айгөл Әлмәттә яши. Аның ире Фәһим - нефтьчеләр шәһәренең имамы. Гаилә ислам дине, шәригать кануннарын үти, өч кыз үстерә. Очрашуга алар да кайткан иде. Әлеге гаиләнең учагын сүндермичә, кочагында җылы саклаучы әниләре-дәү әниләре Гөлсинә ханым - иҗат кешесе, укучы яратып өлгергән шактый китаплар авторы. Ул-кызларының бәхетеннән илһамланып, тагын күп кенә әсәрләр тудырыр әле ул.

Язмышларны кеше үзе яза

Районның Югары Симет авылында хөрмәтле ана, Ак әби Раушания Шамилова гаиләсе яши. Төп нигездә бу гаилә өстенә кара болыт булып ишелгән аянычлы язмышны сәхнәләштереп күрсәтеп каршы алдылар алар кунакларны.
Бу хәбәр бөтен авыл халкына аяз көнне яшен суккандай тәэсир итә. Бишенче баласын көткәндә, бер яшь хатын, сабыйларын ятим итеп, үлеп китә. Күтәрә алмаслык авыр кайгыдан башын кая куярга белми аптыраган ир ике ут арасында кала. «Үземә хатын булыр ул, ә менә үксезләремә әни була алырмы?» - дип сайлый булачак яңа хатынын. Буа районы Кильдураз авылы кызы Раушания үзен ни көткәнен яхшы белеп килә гаиләгә. Олысы Илдарга - 11, иң кечкенәсе Илһамга 2 яшь кенә ич. Шулай, әни дә булмаган килеш, үги әни исемен йөртергә туры килә аңа. балаларын ул, үзенекедәй күреп, сөеп-назлап үстерә. Аның нинди мәрхәмәтле ана булуын карап торган күкләр яшь ханымга чын Әни булу бәхетен дә бирә. Ләкин ире Кавил белән алты гына ел тулы бәхетле гаиләдә яшәү язган була. Ире кисәк кенә вафат булгач, Раушания апа җиде сабыен кочаклап кала. Авыл халкы: «Кабаттан ятим калмаслармы, авырлыклардан куркып китеп бармасмы?» - дип, тагын куркуга төшә, әмма Раушаниягә андый уй кереп тә карамый. Ничек тә булса шул балаларны аякка бастырыр өчен, көнне төнгә ялгап эшли. Төннәр буе «Зингер» машинасына кушылып елап чыккан чаклары аз булмый, билгеле. иртәгесен сабыйларын сөендерер күлмәк-чалбар урындык башында эленеп тора.

Шулай ел артыннан ел узган, балаларның хәзер барысының да үз тормышлары. 80 яшен тутырып, төп нигездә бәхетле картлык кичерүче Ак әби бүген дөньяларның имин булуын, тол-ятимнәрнең булмавын теләп, дога кыла, 19 онык, 17 оныкчыкка әдәп-әхлак һәм шәфкать дәресләре бирә. Раушания апа быел «Ел хатын-кызы» республика конкурсының «Ана» номинациясе җиңүчесе булды.
Бу язмыш-спектакльне беркем дә күз яшьләрсез генә карый алмады. Һәркем: «Мин шулай булдыра алыр идемме?» - дип, үз йөрәген Раушания апаның олы йөрәгенә үлчәп карады һәм бу тыйнак, җыйнак татар карчыгы алдында баш иде. Әнисен югалтканда дөньяга килеп кенә калган төпчек ятим малай, хәзер ир уртасы Илһам, әнисенә багышлап, бик матур җыр җырлады. Аның: «Син үги әни түгел, әни булдың», - дигән сүзләре бар балаларыннан рәхмәт булып яңгырады. Авылда шәфкатьлелеге белән генә түгел, уңганлыгы белән дә танылган Раушания апа килгән кунакларның һәрберсенә изге теләк теләп, истәлеккә үзе теккән алъяпкыч бүләк итте.

Вячкә елгасы чишмәсе

Саба - чишмәләргә бай як. Югары Симетнең дә Вячкә елгасы чишмәсе дигән матур урыны бар. Явыз Иван эзәрлекләвеннән куркып Саба урманнарына килеп урнашкан халыкларның нәселе яши биредә, ләкин урысларга ачу сакламый алар. Киресенчә, Репин фамилияле бер урыс кешесе, әлеге елга буена су тегермәне ясатып, авыл халкын ашлы иткән, татарлар белән бик дус яшәгән. Үлгәндә, мулладан үзен мөселман зиратына җирләвен дә үтенгән. Хәзер бу урыс агае исемен йөрткән елга буенда ел саен Сабан туе уза. Чишмәне авылның игелекле егете Илнур Хәбибуллин теләсә кемгә күрсәтерлек итеп төзекләндергән. «Аккалфак»лыларга су юлы күрсәтү йоласы шунда үтте. Бик күңелле булды ул: уен-көлке, җыр-бию белән. Иң сөендергәне: балалар, мәктәп укучылары да катнашты. Бу әлеге үзенчәлекле изге йоланың гомерен тагын да озынайтыр. «Кунаклар каршыларга моның кадәр баланы кайдан алдылар икән?» - дип аптыраган идек тә, сөенечкә, һәммәсе дә үзләренеке булып чыкты. 80гә якын бала белем ала торган урта мәктәбе, 30га якын нәни тәрбияләнә торган балалар бакчасы белән мактана ала бу авыл.

Казанда гармун фабрикасы ябылса да, Югары Симеттә бу моң өен ясаучы осталар бар. Алар ирле-хатынлы Фидания һәм Галинур Галәветдиновлар.
- Менә бу гармунга - 130 ел, - дип күрсәтте Галинур оста, кулына сак кына бер тальян алып. - Менә карагыз, атаклы Вараксинның үз мөһере куелган. Без шуны яңартып эшләдек, - ди гармуннарга икенче тормыш бирүче оста.
Күреген хатыны ясый икән. Көен Казанга консерваториягә алып барып куйдыралар. Гармун алырга кайлардан гына килмиләр. Хәтта Кабарда-Балкардан кайтып та алып киткәннәр бер елны.

Кызыл Мишә горурлыгы

Көнчеләрне көендереп, дусларны сөендереп яши торган зур гаиләләрнең берсе - Гаттаровлар безне капка төбендә матур җыр белән каршы алды. Ә Зәләфрүз апа дога укыды. Бу нигез беркайчан да балалар тавышыннан тынып тормаган. Гаттар мулла нәселенә килен булып төшкән Зәләфрүз апа тупырдап торган биш бала табып биргән яраткан иренә. Башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән ана балаларының барысын да башлангычта үзе укыткан. Бүгенге көндә дә бишесе дә исән-сау булып, әти-әниләрен куандырып яшиләр. Балаларын туган җирне яратырга да өйрәткән Гаттаровлар - дүрт балалары үз гаиләләре белән туган авылда төпләнгән. Аллага шөкер, ире Тәлгать абый да исән-сау. 2016 елда 60 ел бергә яшәүләрен - бриллиант туйларын билгеләп үткәннәр.
Морҗалары күгәрчен куеп ясалган төп нигездәге яңа йортта бүген чып-чын гаилә «семь я - җиде мин» бәхетле яшәп ята. Уллары-киленнәре һәм аларның чәчәк кебек өч кызлары. 27 ел буе каенанасы белән яшәгән Зәләфрүз апа укытучы килененә үзе дә бер сүз дә әйтми, башкалардан да кырын каратмый. Әлеге гаиләнең яңа туган, әле тәпи дә китмәгән сабыйларына, нигез ташларына, күз тимәсен дип сокланып карарлык. Менә шундый гаиләдә туарга кирәк! Җирдә бер генә бәхетсез җан да булмас иде ул чакта.
Һәркемнең үз язмышы, үз юлы анысы. Әлеге бәхетле төп нигезнең каршында ук мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен коррекция мәктәбе. Без кергәндә, анда балалар юк иде, җәй бит, ял итәләр. Ә менә күңел җылыларын кушып эшләгән кул эшләре: үргән-бәйләгән чәчәкләреннән мәктәпнең спорт залында күргәзмә ясалган. Исәнлекләре белән мактана алмасалар да, бу балалар язмышларына үпкәләп елап ятмаган, матурлыкны күрергә өйрәнгән. Укытучы-остазларына рәхмәт моның өчен.



Әлмәндәрдә - кунакта

Әҗәлнең күзенә елмаеп карый белгән Әлмәндәр картны академия театры сәхнәсендә уйнап, аны халык мәхәббәте белән төреп үлемсез иткән Шәүкәт Биктимеров та - Саба ягыннан, Миңгәр авылыннан. Аның нигезенә бару да бик тәэсирле булды. Ел саен атаклы Сабан туе уздырыла торган авылның атамасы мендәр дигән сүздән килеп чыккан диделәр һәм «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисованы яшь килен шикелле мендәргә бастырып каршы алдылар. Мәктәп ишегалдына узгач, үз күзләребезгә үзебез ышанмый тордык: әллә ерактан килгән кунакларны каршы алырга Шәүкәт Биктимеров үзе кайткан инде?! Юк, район мәдәният йорты хезмәткәре Айдар Зиннуров шулай, якташ остазыннан үрнәк алып, килештереп уйный икән Әлмәндәрне. Шул ук мәдәният йортында эшләүче Зөлфия Тимербаева, Газинур Габделхаков чыгышын да яңгырдан качып кереп йомшак келәмгә аяк бөкләп утырып караган «аккалфак»лылар: «Молодец!»- дип озак алкышладылар. Кайсыдыр: «Афәрин!» - дип төзәтте.

Дуслар җыелган җирдә

«Аккалфак»лыларның исемнәре җисемнәренә туры килә. Аларның барысы да калфактан, шуңа да аеруча сөйкемле күренәләр. Зәңгәр күлмәгенә зәңгәр калфак кадап, зәңгәр чәчәкне хәтерләткән ханым белән якыннанрак танышасым килеп, янына бардым. Бакудан икән, Зәйтүнә Гафиуллова үзләрендәге «Ак калфак» оешмасы рәисе урынбасары. Татар халкының Каспий ярында ничек яшәп ятуын сөйләп алды.



- Мин - Баку кызы. Шунда туганмын. Әти-әниләрем - Чүпрәле ягыннан. Безне кечкенәдән татарча сөйләтеп, җырлар өйрәтеп үстерделәр. Әти-әниемә моның өчен рәхмәт укып, дога кылам. Июль башында сабан туе уздырдык. Күңелле булды. Халык та күп иде. «Дуслык» ансамблебез бар, анда олылар белән бергә яшьләр, балалар да йөри. «Күбәләгем», «Наласа»ны аеруча яратабыз. Тамашачыга да ошый. Киемнәр дә тектердек. Хәзер безне бер генә концерттан да калдырмыйлар. Менә моннан да шактый кызыклы идеяләр алып кайтам әле. Милли тормышыбызны тагын да җанландырырга уйлыйм.

Бер Зәйтүнә ханымда гына түгел мондый уй-ниятләр, Сабага килгән һәркем шундый теләк белән кайтып китәр үз Ватанына.


Фото: saby-rt.ru


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading