16+

Биючегә сүз әйтмәгез – бии-бии остара

Менә инде егерме елга якын Балык Бистәсе районында «Кама йолдызчыклары» бию коллективы җирле халыкны төрледән-төрле чыгышлары белән куандыра. 1991 елдан бирле эшләп килгән бу коллектив кыска гына вакыт эчендә зур уңышларга ирешеп килә. Республика һәм Россия күләмендә төрле җиңүләр яулап, районыбызның данын яклый алар.

Биючегә сүз әйтмәгез – бии-бии остара

Менә инде егерме елга якын Балык Бистәсе районында «Кама йолдызчыклары» бию коллективы җирле халыкны төрледән-төрле чыгышлары белән куандыра. 1991 елдан бирле эшләп килгән бу коллектив кыска гына вакыт эчендә зур уңышларга ирешеп килә. Республика һәм Россия күләмендә төрле җиңүләр яулап, районыбызның данын яклый алар.

Бу төркем турында күбрәк белү өчен, коллектив оешканнан бирле аның белән бергә булган, беренче адымнарын үз күзләре белән күргән кеше - Әлфинур апа ШӘВӘЛИЕВА белән әңгәмә кордык.
- Әлфинур апа, бию коллективын оештыру теләге Сездә кайчан туды? Исемне ничек сайладыгыз?
- Бию коллективын булдыру минем күптәнге хыялым иде. Шушы теләкне тормышка ашырыр өчен, мин балалар җыя башладым. Исеме өстендә дә озак баш катырып утырмадык. Бездә «Камские зори» дигән вокал төркеме бар иде инде, шуңа исемебезне дә «Кама йолдызчыклары» дип куярга булдым.
- Төркемгә төрле балалар килә. Алар арасында сәләтләре ярылып ятмаганнары да, киләчәккә зур өметләр баглаганнары да бар. Биюче балаларга таләпләрегез нинди?
- Авыл җире бит. Шуңа күрә дә сайлау мөмкинлеге чикле. Шәһәрдә булса, иң-иңнәрен генә сайлап алыр идең дә бит, андый мөмкинлек юк. Монда килгән кешене кире борып җибәрмибез. Утыз бала килсә, утызын да алып калам. Аюны да биергә өйрәтеп була, диләр бит әле. Әгәр дә баланың теләге бар икән, аңа уңышка ирешергә бөтен мөмкинлекләр дә ачыла.
- Биюләрегез барысы да үзенчәлекле. Әйтегез әле: бию ничек «туа»?
- Без хәзер коллектив белән эшлибез. Үзебезнең режиссерыбыз да бар. Биюнең идеясен безгә ул бирә. Мин үзем репетитор-җитәкче. Биюгә төрле күнегүләрне Казаннан махсус килгән хореографлар өйрәтә. Шулай итеп, бию әзерләү өчен, аерым бер команда җыябыз.
- Клип төшергәнсез дип ишеттек.
- Без 2004 елдан бирле «Йолдызлык» конкурсында катнашып килдек. Соңгы ике ел рәттән беренче урыннарны бирмәдек. Җиңүләребез «Йолдызлык»ны оештыручы кешеләр белән безне тагын да якынайтты. Конкурсның продюсеры Д.А.Туманов клип төшерергә тәкъдим ясады. Клип дүрт көн дәвамында төшерелде. Минемчә, бу - безнең өчен бик зур уңыш. Клип төшергәннән соң, балаларның биюгә мәхәббәтләре аеруча да артты дип уйлыйм.
- Ел саен төрле бәйгеләрдә катнашып, дәрәҗәле урыннар да аласыз икән...
- Иң истә калган ел 2009 ел иде. Чөнки тәүге тапкыр «Йолдызлык» конкурсында беренче урын алдык. Шул ук елны Чаллыда оештырылган «Вихри танца» конкурсында гран-прига лаек булдык. 2010 елда Кырымга бардык. Севастопольдә, Артекта, Кара диңгез флотында чыгыш ясадык. Армиядә хезмәт иткән якташларыбыз белән очраштык. Мәскәүдә «Поют и танцуют дети Татарстана» дигән фестивальгә «Йолдызлык» конкурсындагы иң яхшы чыгышлар белән дә бардык.
- Сезнең өчен бию нәрсә ул?
Бию ул - минем тормышым. Әгәр дә бию булмаса, тормышымның яме булмас иде. Өйдәгеләр дә моны аңлый, шуңа эшемә сүз әйтмиләр. Балаларның җиңүләренә сөенәм, борчулары булса - көенәм. Аларның һәрберсе үз балаларым кебек. Минем хәзер 100гә якын балам бар, - дип, үзе дә балаларча самимилек белән елмаеп куйды Әлфинур апа.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading