16+

«Бу чылбырның соңгы бүлемтеге – «Созвездие-Йолдызлык» йортын төзисе калды» (ФОТОЛАР)

Узган җомгада «Уникс»та яшьләрнең «Созвездие-Йолдызлык - 2016» XVI республикакүләм ачык эстрада сәнгате телевизион фестиваленең гала-концерты узды. Елның иң зур яңалыгы - быелдан «Созвездие-Йолдызлык» фестивален ЮНЕСКО үз канаты астында гамәлгә ашыруы. Фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов та әнә: «ЮНЕСКО - безнең белән!» - ди. Хәрәкәттә - бәрәкәт - «Созвездие-Йолдызлык» - уникаль,...

«Бу чылбырның соңгы бүлемтеге – «Созвездие-Йолдызлык» йортын төзисе калды» (ФОТОЛАР)

Узган җомгада «Уникс»та яшьләрнең «Созвездие-Йолдызлык - 2016» XVI республикакүләм ачык эстрада сәнгате телевизион фестиваленең гала-концерты узды. Елның иң зур яңалыгы - быелдан «Созвездие-Йолдызлык» фестивален ЮНЕСКО үз канаты астында гамәлгә ашыруы. Фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов та әнә: «ЮНЕСКО - безнең белән!» - ди. Хәрәкәттә - бәрәкәт - «Созвездие-Йолдызлык» - уникаль,...

Узган җомгада «Уникс»та яшьләрнең «Созвездие-Йолдызлык - 2016» XVI республикакүләм ачык эстрада сәнгате телевизион фестиваленең гала-концерты узды. Елның иң зур яңалыгы - быелдан «Созвездие-Йолдызлык» фестивален ЮНЕСКО үз канаты астында гамәлгә ашыруы. Фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов та әнә: «ЮНЕСКО - безнең белән!» - ди.

Хәрәкәттә - бәрәкәт
- «Созвездие-Йолдызлык» - уникаль, даими хәрәкәттә булуы белән аерылып торучы фестиваль. Шул нисбәттән ул ЮНЕСКОның ел дәвамында өзлексез инклюзив белем бирүгә кагылышлы күпьяклы максат-бурычларына, программаларына җавап бирә. Чөнки биредә балалар, башка кайбер фестивальләрдәге кебек, кыска вакыт эчендә генә түгел, ә ел дәвамында шөгыльләнә. Әлегә бу бренд Татарстанда гына һәм моның белән хак­лы рәвештә горурланырга кирәк! - диде Россия Федерациясенең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе җаваплы сәркатибе Григорий Орджоникидзе концерт алдыннан журналистлар белән очрашуда.

Гала-концертта Кырымның мәдәният министры урынбасары Исмет Заатов, ГИТИСның эстрада сәнгате кафедрасы мөдире Михаил Борисов, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең жюри рәисе профессор Зилә Сөнгатуллина, Беренче каналның музыкаль проект­лар режиссеры Марина Полтева һәм башка әтрафлы кунаклар катнашты. Җиңүчеләрне бүләкләргә сәхнәгә күтәрелгәч, һәркем көчле хәрәкәткә әверелгән фестиваль турында үз фикерен җиткерде.

- Берсүзсез уникаль, дөнья югарылыгындагы хәрәкәт, әмма ул бары тик Татарстан проекты, Татарстан бренды, - Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Казан дәүләт консерваториясе профессоры - жюри рәисе Зилә Сөнгатуллинаның чыгышында Татарстан өчен дә, «Йолдызлык» өчен дә горурлык яңгыравы бәхәссез иде.

Кемнәр генә юк монда
...Залда алма төшәр урын булмау бер нәрсә, ә менә син сәхнәдә алма төшәр урын калмаганны күрсәң, ни диярсең икән?! Ә бит «Уникс»та хәлләр чыннан да шулай иде. Сәхнәгә берьюлы 20шәр, 30ар, 50шәр... хәтта 70әр бала чыкты. Берничә йөз баланы үз эченә алган финалны әйтмим дә инде! Чикерткә дә, әкәм-төкәм дә, сыер-сарык та, әтәч тә, камка да, кыргаяк та... берсе дә калмады. Умарта күченнән ким түгел. Саннар да аерым ачык фестивальнең үсешен күрсәтеп тора: узган ел гала-концертта 950 бала катнашкан булса, быел 1300дән дә артып китә икән.

Моны фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов та җөпли.
- Безнең өчен фестиваль аша балаларның сихри мәдәният дөнья­сына, матурлык һәм бәхет мохитенә керүе иң мөһиме. Әгәр дә 2002 елда авыллардан сәхнәгә 6 кеше чыккан булса, хәзер 56-96 коллектив чыга. Респуб­лика җитәкчелегенең тырышлыгы нәтиҗәсендә балаларыбыз бәхетле. Без моның белән горурланабыз. Татарстан Республикасы аларга бала чакта биргәнне, вакыты җиткәч, болар йөзе белән кайтарачак­лар, - ди.

Фестивальнең һаман яшәрә баруын да яхшыга юрыйк. «Йолдыз»­лы мөмкинлекләре күбрәк булачак ул балаларның. Шушы яшьтән үк «Созвездие-Йолдызлык»ка кадәр килеп җитеп, чатнап торып сәхнә тотучы 3-4-5 яшьлек орчык буе гына малайлар һәм кызларның барысы да киләчәктә артист та булып бетмәс, иллә мәгәр, күңелләренә хәзердән үк матурлыкка, гармониягә юл салына аларның. Әнә бит теле телгә йокмаган 4 яшьлек конферанс Иван Шуваровка да (ул «Җиңүгә омтылыш өчен» дигән махсус призга лаек булды), болай булса, икенче елга шундук Гран-при бирәсе булыр үзенә дип, хәзердән үк бер башка үстереп җибәрделәр. Ә нигә? Булмас димә, моңа кадәр дә Татарстанда «Бәләкәч» фестивалендә һәм Мәскәүдә «Дети России» бәйгесендә беренчелекне яулаган егет бит ул. Алып баручы Гүзәл Гыйниятуллина (Апас) да кимен куймый. Кечкенә генә кыздан каян чыга бу кадәр челтерәп торган тавыш дисең. Булдыра! Чаллыдан килгән «Лик» хореография студиясе көтелмәгән трюклары, җете костюмнары, атрибутлары (йомгаклар, җеп эрләү машинасы, чәч-скакалкалар) белән истә калды. Кирәк бит: цирк жанры белән эстрада биюен бергә кушканнар!

- Безнең студиядә балалар атнага алты тапкыр (7яшьтән 17 яшькә кадәр) шөгыльләнә. Өч педагог (классик, эстрада биюләре, акробатика) эшлибез. «Созвездие-Йолдызлык» - иң яраткан фестивалебез. Аңа августтан ук әзерләнә башлыйбыз. Бүген күрсәткән биюне куйганда, скакалкада сикерергә өйрәнергә генә дә ярты ел вакыт китте. Мәскәүдә, Питерда узган фестивальләрдә булгалыйбыз, әмма мондагы кебек югары дәрәҗәдәге оештыру эшләрен башка җирдә күргән юк, - ди студия җитәкчесе хореограф Алена Акепсимова.

Ирина Моисееваның (Питрәч) шәкертләрен күргәч, төркемнең ни өчен «Пластелин» дип аталуына шик калмый. Өч яшьтән «әвәли» башлый икән ул аларны. Алты яшьтә инде тәмам «йомшарып», бәйгеләрдә катнаша башлыйлар ди. Сәхнәгә берьюлы 70 бала белән чыгучылар да алар иде. Чыгышлар берсеннән-берсе җетерәк, шаянрак, моңлырак... Шул исәптән 11нче сыйныф укучысы Абдул Разуевның (Чаллы) «Әдрән диңгез»е дә үзенең көчле «шавы» белән колакта шактый яңгырап торды әле. Фариха Моратшина җитәкчелегендәге «Энҗе» (Уфа) бию төркеме дә һәр хәрәкәттә үз нотасын тапкан нәзакәтле чулпы чыңы белән истә калды.

«Йолдызлык» - балалар иҗатын яклауның иң яхшы ысулыдыр
- Сезнең карашка, күз төшәрлек номерлар күп булдымы? Быелгы фестиваль нәрсәсе белән истә калыр? - Бу сорауны жюри әгъзасы, профессор, РУТИ (ГИТИС)ның эстрада сәнгате кафедрасы мөдире Михаил Борисовка да юлладык.

- Әлбәттә! Чөнки «Созвездие-­Йолдызлык» ел саен безгә абитуриентлар төркеме туплау өчен күләмле материал биреп бара, -ди Михаил Борисович. - Бүген мин шундый балалар белән очраштым да. 2016 ел турында әйтсәк, һәр бала күңелендә бу ел кабатланмас булып истә калыр. Бәлкем, моны читтән күзәтеп торучыларга алай ук та түгелдер, әмма бүген сәхнәгә чыккан, лауреат булган йә булмаса ниндидер махсус приз белән билгеләп үтелгән һәр кыз яки малайның тормышында кабатланмас вакыйга.

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина исә фестивальне хәзинә белән тиңләде. Һәм бала хокукларын яклаучы вәкил буларак, бу хәрәкәткә: «Йолдызлык» ул, мөгаен, балаларның иҗатын яклауның иң яхшы ысулыдыр. Безнең балаларның хокукын нәкъ менә шулай якларга кирәк тә», - дип, үз бәясен бирде. Балаларның төп яклаучысы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, «Созвездие-­Йолдызлык»ның Дмитрий Туманов җитәкчелегендәге командасына һәм бу звенодагы тагын бик мөһим кешеләргә - район башлыкларына, әти-әниләргә, кайчандыр бию түгәрәгенә, балалар студияләренә җитәкләп килгән әби-бабайларга, армый-талмый эшләгән педагогларга олы рәхмәтен җиткерде.

Инде килеп, «Йолдызлык»ны һәрьяктан җитеш итеп күрергә теләгән Михаил Борисовның теләкләрен ирештермәсәк, нидер әйтелеп бетмәгән кебек булыр сыман.
- «Йолдызлык»ның беренче лауреатларына инде 30 яшьләр бардыр дип уйлыйм. Аларның инде гаиләләре, балалары да бардыр. Алар да бүген биредә чыгыш ясыйлардыр... Тормышта үз-үзенә ышанычы артсын өчен, ир-ат агач утыртырга тиеш. Утырттык. 16 ел дәвамында агачыбыз мул уңыш бирә. Балаларыбыз да күп, һәм алар барысы да талантлылар. Бу чылбырның соңгы бүлемтеге - йорт төзисе калды. Төзик әле шуны һәм ул «Созвездие-Йолдызлык» театры дип аталсын, - дип, бу теләкләрен ул шәхсән Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка юллады.

...Алда безне 23 апрель көнне «Пирамида» күңел ачу үзәгендә узачак икенче гала-концерт көтә. Гран-при иясе дә нәкъ шул көнне билгеле булачак.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

ФОТОРЕПОРТАЖ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading