16+

Бәйрәмнәргә ерак барасы түгел

30 август - Татарстан Республикасы һәм Шәһәр көне бәйрәм чаралары быел дистәләгән мәйданчыкларга таратылды.

Бәйрәмнәргә ерак барасы түгел

30 август - Татарстан Республикасы һәм Шәһәр көне бәйрәм чаралары быел дистәләгән мәйданчыкларга таратылды.

Казансу аша күпер төзелеше бару сәбәпле, Меңьеллык мәйданында шәһәркүләм бәйрәм үткәрелмәячәк. Төп мәдәни чараларның берсе Черек күл паркына билгеләнгән. Татарстан халыклары ассамблеясының 20 еллыгына һәм республикада Тарихи-мәдәни мирас елына багышлап, Татарстан халыклары иҗаты күргәзмәсе, концертлар, балалар өчен бәйге-уеннар оештырылачак.
Камал театры каршындагы мәйданда сәгать 11.00дә «Уйна, гармун!» фольклор бәйрәме башланачак. 14.00 сәгатьтә Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясен тапшыру тантанасы була. Быел ул «Кол Шәриф» мәчете архитектура комплексын иҗат итүчеләргә бирелә. Аннан соң шушы ук мәйданда VI Халыкара яшьләр халык биюләре фестиваленең гала-концерты башланачак. 20 илдән хореография ансамбльләре катнашуы көтелә.
«Казан» халыкара ат-спорт комплексында ат чабышлары 15.00дә старт ала.
Бауман урамында - «Җыр һәм еллар» ретро-концерты, ә Ф. Шаляпин һәйкәле янында рок мәктәбе концерты булачак.
«Казан» милли мәдәният үзәге каршындагы мәйданда 18.00 сәгатьтә V Бөтендөнья татар яшьләре форумының концерт программасы булачак.
Игенчеләр сарае каршындагы скверда ачык һавада 20.00 сәгатьтә «Казан көзе» II Опера фестивале узачак. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры катнашачак. Заманның мәшһүр теноры Роберто Аланьяның килүе көтелә. 22.00 сәгатьтә - бәйрәм салюты.
«Безнең ишегалды», «Ишегалды дусларны җыя» исемендәге мәдәни чаралар 25 августтан ук башланачак. Мондый бәйрәмнәр Кадыш, Коры Елга, Тынычлык, Отары бистәләрендә дә үткәреләчәк. 177 нче мәктәп, Сыртланова, Светлая, Минск, Айтматов, Г. Кутуй, Кариев, Кирпичников, Космонавтлар һәм башка урамнардагы, шулай ук Камалиев проспектындагы скверларда бәйрәм программалары тәкъдим ителәчәк. Казанның «100 скверы» шәһәр программасы кысаларында 8 яңа сквер файдалануга тапшырыла. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында Восстание ур., 6, Лаврентьев ур., 10, Караганда ур., 6, Чистай ур., 25 нче, шулай ук Декабристлар ур., 189, Рәхимов ур., 29 нчы йортлар янәшәсендә, Зәкиев урамында, Дәрвишләр бистәсенең тынычлык урамында скверлар ачыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading