Кинозалдан күпчелек чит ил фильмнары китү үзебезнең фильмнарга игътибарны арттырды. Кинопрокатка “Быть” дип исемләнгән яңа фильм чыкты. Аның авторы, танылган режиссер Александр Ковтунец прокат башлануны Казанда каршы алды.
Скопировать ссылку
Кинозалдан күпчелек чит ил фильмнары китү үзебезнең фильмнарга игътибарны арттырды. Кинопрокатка “Быть” дип исемләнгән яңа фильм чыкты. Аның авторы, танылган режиссер Александр Ковтунец прокат башлануны Казанда каршы алды.
— “Быть” фильмы өстендә 5 ел эшләдек. Халыкка сыйфатлы продукт тәкъдим итәсе килде. Фильмда мәгънә һәм заманча хикәяләүне берләштерергә тырыштым. Юмор, маҗаралар аша тамашачы герой белән бергә сәяхәт итә башлый. Безгә “Аватар”, “Чебурашка” кебек фильмнар белән көч сынашырга туры килә. Тамашачыларның бәясен ишетәсем килә, рәхим итегез, - диде режиссер Александр Ковтунец.
Фильм күпкырлы. Һәр геройның үзенең фәлсәфәсе, дөреслеге. Экранда 90 нчы еллар атмосферасы да күрсәтелә. Ул - җинаятьчелек, хокук бозулар, мафия чәчәк аткан вакыт. Фильмда тискәре герой җәмгыятьнең шул катламын сурәтли. Валера ролен фильмның режиссеры Александр Ковтунец үзе башкара. Бу геройның да тарихы бар. Ул улы белән мөнәсәбәтләрне җайларга тели. Әмма егет әтисен әнисенең үлеме һәм аның бизнесы аркасында үлгән балалар өчен күрә алмый.
— Һәркемне рәнҗеткәннәре бардыр. Без ул кешене начар дип әйтә башлыйбыз. Чынбарлыкта исә, кешене ниндидер сәбәпләр шулай эшләргә мәҗбүр итә. Әмма аның да үз дөреслеге бар бит. Әгәр сезгә начарлык эшлиләр икән, шул кеше өчен дога кылыгыз. Димәк, ул сезнең игътибарны көтә. Мин уйнаган геройның да үз дөреслеге бар. Яхшы тормыш, мал-мөлкәт туплау теләге аның эчке матурлыгына ирек бирми. Һәркем фильмны карагач: “Мин дөрес юлдан бараммы соң?”, - дип уйлансын иде, - дип әйтте Александр Ковтунец.
“Быть” - ата һәм бала арасында мөнәсәбәтләр, яшәү мәгънәсе, мәхәббәт, дөреслек эзләү турында. Фильм чынбарлыкка якынлыгы белән мавыктыра. Һәр геройда уңай һәм тискәре яклар күрсәтелә. Һичшиксез, “Быть” фильмы игътибарга лаек. Ул кылган гамәлләргә, якыннарыңа карата мөнәсәбәтләргә башка яктан карарга мәҗбүр итә.
— Без эчке дөньябыз турында оныта башладык. Кешенең эчке дөньясы булмаса, ул башкалар өчен кызык булмаячак. Вакыт сизелми үтеп китә. Көндәлек тормыш мәшәкатьләре артыннан куып, чыннан да, мөһим әйберләргә игътибар итмибез. Бу фикер дә фильмда бар. Без кемнәрдер өчен яшибез. Алар турында онытмыйк, - диде танылган режиссер.
Рольләрдә:Олег Гаас, Фёдор Добронравов, Маргарита Аброськина, Дмитрий Власкин, Владимир Сычёв, Роман Курцын, Гоша Куценко, Иван Охлобыстин, Михаил Башкатов, Олеся Железняк һәм башкалар.
Комментарийлар