16+

«Давыл фәрештәсе» экраннарга чыга

Россия кинотеатрларында күренекле милләттәшебез Рудольф Нуриевка багышланган документаль фильм күрсәтелә башлый. Аны Казан мөселман киносы фестивалендә кайбер тамашачы күрергә дә өлгергән иде инде. «Рудольф Нуриев. Давыл фәрештәсе» фильмын төшерүчеләр дөньякүләм танылган биючене шәхес буларак ачарга тырышканнар.

Билгеле булганча, улының биюче булып китүендә аның әнисе Фәридә Нуриеваның өлеше зур була. Балачакта Рудольфны Уфадагы Башкортстан опера һәм балет театрына алып барганнан соң, аңарда биюгә мәхәббәт уяна. Аннары әнисе аны бию түгәрәгенә йөртә башлый. Фильмда алып баручы ролен танылган биюче, Россиянең халык артисты Андрис Лиепа башкара. «Без аның нинди кабатланмас шәхес булуын вакыт узган саен яхшырак аңлый барабыз. Рудольф үзен һәрчак, ничек бар - шулай кабул итүләрен тели иде», - дип белдерә ул үзенең танышы хакында.
Фильм төшерүчеләр Р.Нуриевның әнисе туган Әлки якларында да булганнар. Шулай да биюченең татар булуына фильмда игътибар юк диярлек. Казанга килү чоры да азрак сурәтләнгән.
Быел Татарстанда Рабит Батулла сценарие буенча Фәрит Дәүләтшин төшергән фильмны күреп, тамашачы сөенгән иде. Рабит абый мәскәүлеләр тарафыннан төшерелгән фильм турында: «Миңа калса, төшерүчеләр, күп колачларга тырышсалар да, колачлап бетерә алмаганнар», - дип, үз фикере белән уртаклашты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading