16+

«Дулкыннар» Мансур Мозаффаровны олылый

Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Мансур Мозаффаров... Бу исемнәрне үзен татар дип санаган һәркем һичшиксез белергә, алай гына да түгел, йөрәк түрендә йөртергә тиеш! Чөнки алар милләтебезнең моң дөньясындагы иң якты, кабатланмас йолдызлары. «Идел» яшьләр үзәге, шушы хакыйкатьне тирәнтен аңлап, инде җиденче ел рәттән ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы...

«Дулкыннар» Мансур Мозаффаровны олылый

Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Мансур Мозаффаров... Бу исемнәрне үзен татар дип санаган һәркем һичшиксез белергә, алай гына да түгел, йөрәк түрендә йөртергә тиеш! Чөнки алар милләтебезнең моң дөньясындагы иң якты, кабатланмас йолдызлары. «Идел» яшьләр үзәге, шушы хакыйкатьне тирәнтен аңлап, инде җиденче ел рәттән ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы...

Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Мансур Мозаффаров... Бу исемнәрне үзен татар дип санаган һәркем һичшиксез белергә, алай гына да түгел, йөрәк түрендә йөртергә тиеш! Чөнки алар милләтебезнең моң дөньясындагы иң якты, кабатланмас йолдызлары. «Идел» яшьләр үзәге, шушы хакыйкатьне тирәнтен аңлап, инде җиденче ел рәттән ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы белән берлектә, мәктәп укучылары арасында «Дулкын» республикакүләм бәйгесен оештырып килә. Бәйгенең жюри әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәгыйть Хәбибуллин сүзләре белән әйткәндә, әлеге бәйге чын мәгънәсендә балаларның зәвыгын тәрбияләү максаты белән алып барыла.
«Композитор Мансур Әхмәт улы Мозаффаровның тууына 110 ел тулу уңаеннан, быел бәйгене аны олылауга юнәлтергә булдык. Авыл һәм район мәктәпләрендә сайлап алу этаплары яңа елга кадәр үк тәмамланды. Ә республика туры 5 мартта «Ак Барс» яшьләр үзәгенең концертлар залында үтәчәк. Икенче көнне сәгать өчтә Гала-концертын да шунда ук уздырабыз», - диде «Идел» яшьләр үзәге директоры вазифаларын башкаручы, «Дулкыннар» бәйгесенең оештыру комитеты рәисе Ләйсән Төхвәтуллина «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган брифингта.
Быел төрле номинацияләрдә катнашырга барлыгы 300гә якын бала теләк белдергән икән. Ләйсән Төхвәтуллина эш барышында килеп туган кайбер кыенлыклар хакында да сөйләп узды. «Быел күп кенә катнашучылар: «Мансур Мозаффаров үзе язган яки аңа багышланган әсәрләрне таба алмыйбыз», - дип шалтыратты. Бу проблема аеруча нәфис сүз номинациясендә катнашучыларны борчуга салды. Килеп туган ситуациядән чыгу өчен, кайбер балалар һәм аларның әти-әниләренең Мансур Мозаффаровка багышлап үзләре шигырьләр язуы, әсәрләр иҗат итүе бик сөенечле. Авторлар башкаруындагы чыгышлар күп булачак. Узган елларда без катнашучыларга бәйге геройларының китапларын бүләк итә торган идек. Ә быел беренче тапкыр мондый мөмкинлек булмаячак. Алга таба, бәлки, безнең катнашучыларның да әсәрләре кертелеп, композиторыбызга багышланган берәр җыентык дөнья күрер, дип ышанып калабыз!» - диде ул.
Брифингта катнашкан музыка белгече Клара Таҗиева исә Мансур Мозаффаров хакында тәфсилләбрәк сөйләде. Ул шулай ук Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрының акча эшләп йөрүгә мөкиббән китеп, үзебездәге татарларны опера сәнгатеннән мәхрүм итүләренә борчылуын да җиткерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading