16+

ЕЛАН ЕЛЫ (2013 елга шаян-астрологик фараз)

Яңа елга аяк бастык, җәмәгать. Алда безне ниләр көтә, Елан елы ни-нәрсәләр вәгъдә итә? Быел кемнәргә бәхет күктән ишелеп төшәр яисә кайсыларыбыз байлыкка чыдаша алмыйча интегер икән? Ат, Үгез, Күсе, Дуңгыз, Аждаһа, Сарык, Әтәч, Маймыл, Юлбарыс, Куян, Эт елларында туганнарга Еланның мөнәсәбәте нинди булыр? Мәрхәмәтлелек күрсәтерме ул аларга? Әйтик, мәсәлән,...

ЕЛАН ЕЛЫ (2013 елга шаян-астрологик фараз)

Яңа елга аяк бастык, җәмәгать. Алда безне ниләр көтә, Елан елы ни-нәрсәләр вәгъдә итә? Быел кемнәргә бәхет күктән ишелеп төшәр яисә кайсыларыбыз байлыкка чыдаша алмыйча интегер икән? Ат, Үгез, Күсе, Дуңгыз, Аждаһа, Сарык, Әтәч, Маймыл, Юлбарыс, Куян, Эт елларында туганнарга Еланның мөнәсәбәте нинди булыр? Мәрхәмәтлелек күрсәтерме ул аларга? Әйтик, мәсәлән,...

Атаклы тел белчеге вә мөтәгалим, бик күп антипопуляр академикларыбызның, үз өлкәсендә профан профессорларыбызның, фәһемсез фән докторларыбызның мәгълүмати остазы һәм мәгънәви киңәшчесе Габделмокыт ага Пәчиев әйтмешли, сүзнең алтын мөгезеннән эләктереп, үз соравыма үзем җавабын да бирим әле: ачыклык кертә алучы андый иптәш бар. Җөмһүриятебез башкаласында гаять тыйнак, артык җыйнак, шул ук вакытта, үтә зиһенле, тирән белемле, салкын акыллы, кайнар йөрәкле, киң эрудицияле, югары зәвыклы, сабыр холыклы, сизгер күңелле, күркәм кыяфәтле бер астролог яши. Мактанмыйча, сабырсызланмыйча һәм әрсезләнмичә генә әйткәндә, алдан санап үтелгән уңай сыйфатларга чынлап та ия булган ул иптәш-әфәнде мин фәкыйрегез була инде.
Кереш сүзем озын булды, гаеп итмәссез, шуңа күрә, фаразлавымны кыска тотарга тырышырмын. Ат елында, икенчеләй әйтсәк, җылкы җылында туган егет-җилән белән кыз-кыркын быел да бөтенләй тугарылып бетәр, нужа камытын кигән ир Атлар да, арбага ныклап җигелгән хатын Атлар да Елан елында гаилә йөген бердәй тигез дәрәҗәдә тартыр. Үгез елында туган яшь җилкенчәкләрне дә быел тәртә арасына кертеп булмас. Ир-егетләрнең бер ише үзләрен ел буе мир үгезе итеп хис итәр, хатын-кызларның күбесе исә, шул үгезләргә мөгез кую эше белән мәшгуль булыр. Күсе елында туганнар өчен Елан елы уңыш китерер: гаилә җанлы Күселәр, кайда нәрсә күрсә, шуны өйгә эләктереп кайтыр. Тамаклары тук, өсләре бөтен булган Күселәрнең гаиләләрендә ел дәвамында гармония тантана итәр. Эт елында дөньяга килгәннәр, ниһаять, быел әллә ни этләнмәс. Ошбу Елан елында аларның бәйдән ычкынган чаклары еш булыр. Әмма гаиләдә тәртип сакланыр, суыткычларда, туңдыргычларда сөяк-санак мул булыр, ирле-хатынлы Этләрнең бер-берсенә өрүләре сирәк күренешкә әйләнер. Тумышлары Сарык елына туры килгәннәр быел, китап укуга һәвәс булып, Тукайның «Шүрәлесе»н, Такташның «Мокамай» әсәрен, Кутуйның «Рөстәм маҗаралары»н, Туфанның «Юкмыш бабай» әкиятен, Батулланың «Тычкан баласы Чикыл»ын ятлап, якыннарын таң калдырыр. Юлбарыс елында туганнар быел да, масаеп, башларын горур тотып яшәр. Саклану турында онытып җибәргән кайбер Үгезләргә, Сарыкларга, Атларга һәм Куяннарга Юлбарысның көтмәгәндә һөҗүм итүе ихтимал, сак булыгыз! Куян елында туучыларга Елан елында куркыныч янамый. Елан авызына керергә куяннар үзләре атлыгып тормаса, әлбәттә. Быел барча Куянга да тумыштан ук килгән курку хисеннән арыну зарур. Йөрәк авыруыннан интеккән Куянга исә, суга барырга ярый, әмма сулга йөрергә киңәш ителми. Әтәч елында дөньяда пәйда булганнарның кайберләре быел да әтәчләнеп, хатыннары яисә ирләре күп булуына масаеп яшәр. Башкаларга алардан көнләшергә кирәкми. Булдыралсагыз, үзегез дә шулай гомер итәргә тырышып карагыз. Булдыралмасагыз, ничу көнләшергә! Бер иш Әтәчләрне ялкаулык белән йокы басар. Шуңа күрә, алар, таң вакыты җитүгә карамастан, атылып торырга ашыкмас, артист халкы сыман, төш авышкач кына ятактан кузгалырга маташыр. Маймыл елында туганнарга быел маймылланудан тыелырга, айга кимендә бер мәртәбә зоопаркка яисә циркка барырга, макака, шимпанзе, горилла, орангутанг ише маймылларның кыланмышыннан гыйбрәт алып кайтырга киңәш ителә. Аждаһа елында дөньяга аваз салучылар әүвәлгечә авызларыннан ут чәчеп гомер итәр. «Бер баш яхшы, өч баш тагы да шәп!» дигән шигарь нәкь менә аларга туры килә. Моңарчы: «Хатын түгел, аждаһа!» - дип яшәгән ирләргә быел хатыннарның: «Ир түгел син, дуңгыз!» - дип җавап бирүе ешаерга мөмкин. Дуңгыз дигәннән... Дуңгыз елында туган мөселманнар быел хәрам ризыктан бөтенләй баш тартачак. Андыйлар Елан елында аерым пачутта булачак. Елан елында туганнар, аеруча хатын-кызлар, быел кадер-хөрмәткә тиенеп яшәячәк. Актаныш төбәгендә яшәгән Кобра (Көбрә) исемле хатыннарга аптекадан елан агуы сатып алган чакта ун процент ташлама ясалачак. Сүз уңаеннан, елан агуының дәвалау үзлеге, шулай ук аның авырткан урынга тәэсир итү көче Елан елында бермә-бер артачак.
Кыскасы, Елан елында һәркемгә елмаеп-көлеп кенә яшәргә язсын!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading