16+

«Элекке рольләремнән рухи азык алам»

Татарстанның атказанган артисты Илсөя ТӨХВӘТУЛЛИНА бик бәхетле артист. Ни өчен дисәң, аңа күпләр хыялланган халкыбызның йөзек кашы булган классик әсәрләрдә Галиябану (Галиябану»), Мәйсәрә («Зәңгәр шәл»), Зөләйха («Зөләйха») кебек рольләрне гәүдәләндерү насыйп булды. Әгәр Гаяз Исхакый исән булып, үзенең «Зөләйха»сында Илсөянең уйнаганын күрсә, аңа, һичшиксез, рәхмәт әйтер иде. Ул анда татар...

«Элекке рольләремнән рухи азык алам»

Татарстанның атказанган артисты Илсөя ТӨХВӘТУЛЛИНА бик бәхетле артист. Ни өчен дисәң, аңа күпләр хыялланган халкыбызның йөзек кашы булган классик әсәрләрдә Галиябану (Галиябану»), Мәйсәрә («Зәңгәр шәл»), Зөләйха («Зөләйха») кебек рольләрне гәүдәләндерү насыйп булды. Әгәр Гаяз Исхакый исән булып, үзенең «Зөләйха»сында Илсөянең уйнаганын күрсә, аңа, һичшиксез, рәхмәт әйтер иде. Ул анда татар...

Татарстанның атказанган артисты Илсөя ТӨХВӘТУЛЛИНА бик бәхетле артист. Ни өчен дисәң, аңа күпләр хыялланган халкыбызның йөзек кашы булган классик әсәрләрдә Галиябану (Галиябану»), Мәйсәрә («Зәңгәр шәл»), Зөләйха («Зөләйха») кебек рольләрне гәүдәләндерү насыйп булды. Әгәр Гаяз Исхакый исән булып, үзенең «Зөләйха»сында Илсөянең уйнаганын күрсә, аңа, һичшиксез, рәхмәт әйтер иде. Ул анда татар хатын-кызының фаҗигале язмышын тетрәндерерлек итеп башкарды. Аннан соң Т.Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре»ндә - Уринә, З.Хәкимнең «Килә ява, килә ява»сында - Зәйнәп, М.Гыйләҗевнең «Казан егетләре»ндә Фәүзия һәм башка рольләрендә дә тамашачы үзен яратып кабул итте.
Илсөянең сәхнә юлы белән якыннан танышу өчен үзенә мөрәҗәгать итик.
- Илсөя, соңгы елларда тамашачы Сезне Мәйсәрә дип кенә йөртте. 20 елдан артык уйнаган ролегездән аерылу авыр булдымы?
- Дөресен әйтергә кирәк, «Зәңгәр шәл»дәге Мәйсәрә ул минем кечкенә чактан ук хыялланган ролем. Мәскәүдә Щепкин исемендәге югары театр училищесын тәмамлап кайткач, беренче иҗат җимешем дияргә була. Ул рольне Марсель Хәкимович миңа чын күңелдән ышанып тапшырды һәм мин ул ышанычны акладым, дип уйлыйм. Без башта Әсхәт Хисмәтов белән партнерлар булып уйный башладык, яңа куелышта Булат роленә Рамил Төхвәтуллин керде. Мәйсәрә минем рухыма, табигатемә туры килә. Ул спектакль халкыбызның йөзен, көнкүрешен күрсәтә. Әлбәттә инде, ул рольдән аерылу моңсу булды. Тамашачы белән шыгрым тулы залларда уйнау үзе бер рәхәт иде. Мин спектакльгә мәңге үлмәс гомер, яшьләргә уңыш телим. Яшьләр үзләрен күрсәтергә тиеш. Рамил белән мин бу рольгә кергәндә, безгә кадәр уйнаган артистларга да авыр булгандыр. Ләкин яшьлек белән ул турыда уйламаганбыздыр. Һәрбер артистның иҗат тормышы чорларга бүленә. Шуңа күрә үзгәрешләргә әзер булырга кирәктер, дип уйлыйм. Мин элек уйнаган рольләремнән рухи азык алам.
- Туфан Миңнуллинның «Эзләдем, бәгърем, сине» спектаклендә ирегез Рамил Төхвәтуллин белән бергә инвалид арбасына утырып уйнадыгыз. Берничә сәгать буе шул халәттә уйнау куркытмадымы?
- Мин Туфан абыйның пьесаларын бик яратам. Аның әсәрләренең барысында да диярлек уйнадым. Аның җөмләләре су кебек агып тора. Нурсөя роленә алынганда, беренче чиратта аның шул ягына караган идем. Аның көчле образлары шул хәлдә дә дөньяның матурлыгын тоеп яшәүләре белән аерылалар. Бу тема бик актуаль. Уйнаганда күңелгә авыр тоелды ул роль. Анда сүз ятлап кына сөйләп булмый. Аны үз йөрәгең аша үткәрмәсәң, спектакльгә бөтенләй икенче рух керә. Без ул спектакльдән соң өйгә кайткач та, уйнаган халәттән чыга алмый идек. Кемнәрдер инвалидларга акчалата яки башкача ярдәм кулы сузса, без бу рольләрне башкарып, аларга уңай тәэсир иткәнбездер, дип уйлыйм. Шуны әйтәсем килә, инвалидлар рухи яктан бик көчле халык.
- Заманында Сез башкарган Зөләйха роле теләсә кайсы тамашачының күңеленә нык тәэсир иткәндер. Аны уйнаганда үзегез нинди хисләр кичердегез?
- Беләсезме, Зөләйха образы Галиябану, Мәйсәрәләр белән чагыштырганда батыр йөрәкле, үз бәхете өчен көрәшә торган татар хатыны. Аны уйнаганда, гаделлек, кешелеклелек сыйфатларын өстен куеп, үзенең гаиләсе, балалары өчен җанын-тәнен бирергә әзер булган хатын-кыз образын сурәтләргә тырыштым. Гыйбрәт алырлык әсәр ул. Зөләйха бүгенге тормышта да күпләргә үрнәк булырлык, чөнки кыз балаларны үстерү авыррак. Беренчедән, мәктәптән соң укырга керә алмыйлар, икенчедән, югары уку йортларын тәмамлагач эш таба алмый аптырыйлар. Шул сәбәпле, яшьләрнең ялгыш юлга кереп киткәннәре дә шактый. Матур спектакльләр, фильмнар аларга уңай йогынты ясар иде, минемчә.
- «Дилемма» дигән русча фильмда Сез гаиләгез белән бергә уйнадыгыз. Авылда туып, татарча укыган кыз өчен кыенлыгы булмый калмагандыр. Фильмнарда төшкәндә йә булмаса спектакльләрдән соң бер-берегезгә тәнкыйть сүзләре әйтү гадәте бармы? Сезнең туганнан-туган апагыз Алсу Гайнуллинадан да фикерләр ишетәсездер...
- Әйе, авыррак булды шул. Үз телебездә булмагач, Мәскәүгә фильмда төшәргә чакырганда да бармый калган идем инде. Билгеле, икең дә сәхнә кешесе булгач, тәнкыйть сүзләре әйтелми калмый. Җитешсезлекләр читтән яхшырак күренә бит ул. Рамил әйткән тәнкыйтькә, әлбәттә инде, колак салам. Аннары Алсу апа белән аның ире Илдар Хәйруллинның фикерләре минем өчен мөһим. Хәтта кызларыбыз да үз фикерләрен әйтә.
- Кызлар дигәннән, гаиләдә алар нинди тәрбия алды? Кырысракмы, әллә үзләренә күбрәк юл куйдыгызмы? Алар ни белән шөгыльләнә?
- Мин әни кеше буларак, йомшак. Рамил балаларга миннән дә йомшаграк. Кызларның күңелен төшерерлек сүз әйткәне юк. Гаиләдә балага шәхес итеп карарга кирәк, минемчә. Ике арада аңлашмаучанлык булмаска тиеш. Балалар һәр эшне дә әтиләре белән киңәшләшеп эшлиләр. Индира Казан дәүләт федераль университетының юридик факультетын тәмамлады, бик яратып укыды. Бүгенге көндә эшләп йөри. Тагын психолог белгечлеге алыр өчен читтән торып укырга керде. Диләрә җырларга бик ярата. «Созвездие»дә уңышлы гына чыгыш ясаган иде. Күптән түгел сыйныфлары белән Лондонга өч атнага укырга баргач та, аның инглизчә җырлавын яратып калганнар. Ул тугызынчы сыйныфтан соң музыка көллиятендә белем алырга, аннары чит илгә китеп укырга хыяллана.
- Әле шушы арада гына Сез үзегезнең туган көнегезне билгеләп үттегез. Гаиләдә бәйрәмнәрне ничегрәк үткәрергә яратасыз?
- Балалар туган көннәрен үзләренең дуслары белән үткәрә. Безнең туган көннәрдә төрле сюрпризлар ясарга яраталар. Бәйрәмнәрне дуслар, туганнар белән бергә дә уздырабыз.
- Җәйләрегез ничек үтә? Туган ягыгыз Апас районы Дәвеш авылына еш кайтасызмы?
- Без һәр елны гаилә белән Төркиягә барабыз. Алдагы елларда Европа буенча сәяхәтләрдә булган идек. Авылны да онытмыйбыз. Тик ике ел элек, 75 яшен тутырганда, әнием арабыздан китеп барды. Әнине югалту бик авыр булды. Ул олы йөрәкле, гадел, кешелекле, безгә җил тидермәслек әни иде. Гомер буе «балаларым» дип яшәде. Без аңа мең-мең рәхмәтле. Туган нигезне саклап, әти-әни каберен карап тотабыз.
- Сүземне Сезне «бәхетле артист» дип башлаган идем. Гаиләдә бәхетлеме Сез?
- Әйе, мин бик бәхетле, Аллага шөкер. Көнләшерлек гаиләм, горурланырлык балаларым, яраткан ирем, сер сыйдырырлык дусларым, киңәш бирерлек туганнарым бар. Ходай киләчәктә дә шул бәхеттән аермасын.
- Үзегезгә көн саен тели торган теләкләрегез...
- Үзебез һәм кызларыбыз сау-сәламәт булсын иде. Балаларны үзләре яраткан кешеләренә кияүгә биреп, оныклар тәрбиялисе килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading