16+

Филүснең үз җыры юк, диючеләргә...

25 яше тулганчы ук М.Җәлил исемендәге Дәүләт премиясе алган җырчы егет Филүс КАҺИРОВ турында кем генә белми инде хәзер? Кем генә яратмый диген. Классик әсәрләре белән халык күңелен яулаган егет Рәшит Ваһапов фестивале аша танылу алды да актив рәвештә сәнгать дөньясында үз юлын булдырырга кереште. «Күңелем җырдан тора», «Исеңдәме?», «Гомер...

Филүснең үз җыры юк, диючеләргә...

25 яше тулганчы ук М.Җәлил исемендәге Дәүләт премиясе алган җырчы егет Филүс КАҺИРОВ турында кем генә белми инде хәзер? Кем генә яратмый диген. Классик әсәрләре белән халык күңелен яулаган егет Рәшит Ваһапов фестивале аша танылу алды да актив рәвештә сәнгать дөньясында үз юлын булдырырга кереште. «Күңелем җырдан тора», «Исеңдәме?», «Гомер...


- Мин Башкортстанның Бүздәк районы Килем авылы егете. Октябрьск шәһәрендәге музыка училищесын тәмамлап килдем, - дип башлый Филүс үзенең җырчылыкка илткән юлы турында. - Анда фольклор бүлегендә Галия Мусинада укыдым. Шул елларда конкурсларда катнаша башладым. «Дуслык моңы» белән «Урал моңы» дигән бәйгеләрдә лауреат, Уфада узган «Туган тел» конкурсында Гран-прига лаек булдым. Аннан соң гына Казанга консерваториягә килдем. Килдем дә, укырга килгән абитуриентларга карап, «мин монда үтә алмыйм икән», дип, үз көчемә ышанмыйча, мәдәният һәм сәнгать университетына киттем. Анда документлар тапшырганда училише дипломын сорадылар. Диплом алырга гына дип кире консерваториягә килгән идем, конкурстан узганмын булып чыкты. Мәдәният университетына барып та тормадым. Консерваториядә Зилә Сөнгатуллина классында укый башладым.
- Музыка училищесын тәмамлаган кеше буларак, уку авыр бирелмәгәндер?
- Мин бит училищеда фольклор бүлегендә укыдым. Консерваториядә вокалга өйрәндем. Ә болай училище тәмамлаган кеше буларак, башкорт кураенда уйный беләм, биим. Әмма әлегә сәхнәдән ул осталыгымны күрсәткәнем генә юк.
- Осталыгыңны Рәшит Ваһапов фестивале аша күрсәттең бит.
- Ваһапов фестивале турында укытучым Зилә Даяновна әйтте. Конкурс сайлап алу турына Ульяновскига барырга тиеш иде. Мин дә ияреп, шунда киттем. Бу минем өчен имтихан кебегрәк булды. Ваһапов репертуарыннан «Китмә, сандугач» белән «Урман»ны җырладым. Бу 2006 ел иде, 2007 елда мин конкурсның Гран-приена лаек булдым.
- ...һәм шушында ук булачак продюсерың белән дә таныштың. Татар җырчыларына хас булмаган продюсер белән эшләүгә беренче булып син алындың бугай?
- Җырчы кешегә үзенә генә авыр. Үзеңнең иҗат юлыңны туры юлдан алып барырга, ымсынуларга бирешмәскә, кыска, җиңелрәк юл белән китү уе башка кермәсен өчен, продюсер кирәк. Рифат Фәттахов миңа ул яктан зур ярдәм күрсәтә. Аннан, җырчы бөтен оештыру эшләре белән үзе шөгыльләнә башласа, аның иҗатка вакыты калмый. Җырчы иҗат итәргә генә тиеш. Миңа башта көлеп караган җырчылар хәзер, сиңа рәхәт, синең бит продюсерың бар, диләр.
- Әмма ул продюсер белән җырчының борчагы да пешәргә тиеш бит әле...
- Төп максат, төп идея бер булырга тиеш. Безнең максат исә Ваһаповлар башлаган, Шакиров, Бигичевлар дәвам иткән традицияләрне саклап калу. Татар эстрадасын профессиональ югарылыктан төшермәү. Халык әлегә зәвыктан тайпылган. Замана үзгәрткәнме аны, башка берәр фактор тәэсир иткәнме, белмим. Әмма бозылуы хак - шуны торгызырга кирәклеген беләм.
- Мондый башлангычның гаиләдә салынуы да хактыр?
- Мин бит балачактан ук профессиональ җырчыларны тыңлап үстем. Моның өчен әткәйгә рәхмәт укырлык - ул моңны бик тиз тоеп ала, моңлы җырларны тизрәк миңа җиткерергә тырыша иде. Ул гармунда уйный, мин җырлыйм. Әткәй Фәһим гомер буе машина йөртүче, әнкәй Флүрә хисапчы булып эшләде. Апам Ләйсән исемле. Әти белән әни башта минем сәнгатькә тартылуга каршы килде. Алар миннән юрист чыгуын теләгән иде. Ә мин җырдан башка берни белмим. Шуңа, ничек кирәк алай, тугызынчыдан соң аларны җырчы юлын сайлавыма күндердем. Бер конкурста катнашканда Рөстәм Маликов «Салават ария»сен җырлагач, кадакланган кебек басып торуым хәтердә: менә кая омтылырга кирәк миңа дип киртләп куйган идем ул чакта. Рифат Фәттахов та шуңа омтылган кеше. Рәшит Ваһапов исемен мәңгеләштерүдә аның өлеше чиксез. Аның нигезендә Ваһаповлар заманында нинди иде җыр сәнгате, бүген нинди дәрәҗәгә төште, дигән фикер ята.
- Мәңге картаймас, таушалмас классиканы бөтен кеше дә ярата инде ул, әмма...
- Филүснең проблемасы - аның үз җырлары аз, диләр. Мин бу фикер белән килешәм. Үзеңнең репертуар булырга тиеш. Әмма башка җырчыларның да соңгы ун елда халыкныкына әверелгән җырлары юк. Бөтенесенең диярлек җырлары бер еллык кына. Минем өйдә әзер җырлар бер папка - аларны җырлыйсым килми. Ул җырларның ничектер үз көе юк. Фәрит Хатыйповның «Шик туса әгәр»ен генә ал - берәр башка җыр белән бутап буламы соң аны? Андый җырлар бик сирәк бит. Әгәр андый шедеврлар булса, мин бүген үк үземнекеннән генә торган җырлар тупларга әзер. Бик кирәк миңа андый җырлар.
- 25 яшьтә үк Муса Җәлил премиясен алу кемнәрнеңдер төшенә дә керми. «Эре бәрәңге» ашатмыймы әлеге җиңүләр?
- Без әлеге конкурска продюсер белән гариза бирдек. Җиңеп чыктым. Мин зур сәхнәгә чыкканчы күп укыдым. Хәзер бит җырлаучыларның күбесе, дөресен генә әйткәндә, урамнан кергәннәр. Кайсы кассир, кайсы хисапчы, кемдер машина йөртүче булып эшләгән. Әнә шундый, урамнан кереп, телевизордан күренеп, икенче көнне урамда кеше таный башлаганнарның башы әйләнә дә. Мин исә яшь булсам да, бөтен этапларны узып килдем, шуңа да «эрелек», «йолдызлык» миндә булмады. Профессиональ җырчы булыр өчен төптән күтәрелергә, һәр этапны узарга кирәк. Шулай иткәндә генә сәнгать дөньясында яши башлыйсың.
- Иҗатыңны югарыда да таныйлар.
- Татарстанның сәнгатен күрсәтергә кирәктә, үзегез дә беләсез, профессиональ җырчыларны гына чакыралар. Мин дә шул исемлеккә керәм, чит илләргә еш йөрим. Моның өчен горурланырга була, мин үземне профессиональ җырчыга кертәм. Себер яклары, Мәскәү, Питер, Ульяновск, Самара кебек Россия шәһәрләрендә, Германия, Польша, Финляндия, Швеция, Латвия, Эстония, Төркия кебек чит илләрдә чыгыш ясаганым бар. Әле менә күптән түгел генә Италия җырчыларында укып кайттым.
- Ә читтәге татар нәкъ менә ядкяр җырларга сусаган...
- Әйе, аларга татар халык җырлары, Яхин, Мозаффаров, Сәйдәш, Җиһанов әсәрләре, классика тансык. Сыйфатсыз эстрадага мохтаҗлыклары юк. Шуның өчен мине дә яратып кабул итәләр.
- Шәхси тормышыңа килсәк...
- Өйләнмәгән, йөрәк тә әлегә буш. Иҗатка күп көч китә. Уйларга вакыт инде, күзне ачарга кирәк. Хәзер, нинди булырга тиеш ул кыз, дип сораячаксың инде (көлешәбез). Сәнгатькә битараф булмаган, тыныч холыклы, минем иҗат хакына үзен корбан итәрдәй... Бәлки, дөрес тә сүз түгелдер, әмма шулай булмаса, булмый ул. Иҗат кешесе белән янәшәдә аның үсешенә ярдәм итәрдәй хатын-кыз кирәк. Икең бергә гастрольләргә чыгып китәрдәй булса, нинди гаилә була инде ул?
- Димәк, Филүс Каһиров киләчәктә...
- Өч бала атасы - ике малай, бер кызым булачак, Алла боерса. Әйбәт әти, әйбәт ир, әйбәт җырчы. Башка илләр белән дә килешү нигезендә эшләргә була, әмма яшәвем дә, җырларым да Казан өчен булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading