16+

Фәридә йолдызлыгы

15 декабрьдә Татарстанның һәм Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күренекле җырчы Фәридә Кудашевага 91 яшь тулган булыр иде.

Фәридә йолдызлыгы

15 декабрьдә Татарстанның һәм Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күренекле җырчы Фәридә Кудашевага 91 яшь тулган булыр иде.

Бик күп еллар татар һәм башкорт күгендә бер йолдызлык балкый, төрле-төрле җемелдәвек матур төсләргә кереп, һәр тарафка нур сибә. Бу - Фәридә Кудашева йолдызлыгы. Ике милләтнең дә яраткан җырчысы, Татарстанның да, Башкортстанның да халык артисткасы Фәридә Кудашева җырлаганда, сандугачлар, тургайлар, кәккүкләр - барча сайрар кошларның моңнары бер аһәңгә берләшеп, бергә-бергә яңгырый шикелле. Бу моңнар җирдән күккә ашкандыр да, мәңге сүнмәс әлеге йолдызлыкка әверелгәндер...
Татар һәм башкорт халык көйләрен, композиторларыбыз җырларын үзенә генә хас бер җанны иркәли торган җылылык белән, йөрәкләрне эретерлек сары май кебек йомшак, табигый ефәктәй нәфис тавышы белән башкарып, Фәридә Кудашева халыкның чиксез зур мәхәббәтен казанды. Тыңлаучылар аның җырларыннан тирән кичерешләргә бирелеп, күңелләре белән күкләргә ашкандай дәртләнде, иңнәренә канатлар үскәндәй, татлы сагышларга, якты хыялларга бирелде, узган яшьлекләрен исенә төшереп, тирән уйга калса, үзенең хисләрен, тойгыларын сафландырды.
Башкортстанда чыга торган «Кызыл Таң» газетасы кайсыдыр бер Яңа ел алдыннан, уенын-чынын бер итеп, Фәридә Кудашевага багышлап болай дип язып чыккан иде:
«Сандугачлар ояда,
Оялары пыяла.
Синең белән ярышырга
Сандугач та ояла...»

Халыкчан башкару остасы Фәридә Кудашева борынгы озын көйләребезне шундый итеп җырлый, ерак гасырлардан, чал Болгар заманнарыннан, тарих төпкеленнән килгән, бик борынгы әби-бабаларыбыз чыгарган, безгә килеп җиткәнче энҗе-җәүһәрләргә әверелеп камилләшкән моңнар белән безнең күңелләребезне иркәли, җыр телендә үткән белән бүгенгене бәйли, чорлар белән чорларны тоташтыра.
Безнең халкыбыз үзенең талантлы улларын-кызларын саф, эчкерсез ярату белән ярата. Җырчыларга мәхәббәте аеруча зур аның. Ә инде Фәридә Кудашевага булган халык мәхәббәтен аңлату өчен сүзләр җитмәс. Халкыбызның Фәридә Кудашевага булган кайнар мәхәббәтенең сере нәрсәдә? Ник безнең халкыбыз аны шулкадәр яратты икән? Әлбәттә, тавышы матур булганы өчен. Хәер, аның өчен генә дә түгел, үзенә тугры хезмәт иткәне, үз халкы турында кайгыртканы өчен. Фәридә Кудашева гомере буена халык арасында кайнап яшәп, халыкның бөтен уй-фикерләрен, теләкләрен, өметләрен, кайгы-сагышларын - барысын үз йөрәге аша тирән кичереп җырлады. Аның җырларында - халык язмышы, халкыбызның фаҗигале үткәне.
Фәридә Кудашева кай төбәкләрдә туып, кай чишмәләрнең саф суларын эчеп үскән соң?!
Урал тавы итәкләрендә, табигатьнең гүзәл бер почмагы - Башкортстанның Чишмә районындагы Акманай күле буенда, Келәш дигән татар авылында туып үсә ул. Келәш - татар һәм башкорт әдәбиятларына мәшһүр шагыйрьләр Сәйфи Кудаш белән Мостай Кәримне биргән авыл. Фәридәнең моңлы тавышы - борынгы морзалар Кудашевлар нәселеннән килгән тавыш. Бу нәселдән чыккан һәркем җырга-моңга һәвәс була. Фәридәнең әнисе Рәхимә апа бик матур итеп җырлый, әтисе Ардуан ягыннан туганнары кайсы җырлый, кайсы гармунда, кайсы кубызда, курайда, мандолинада уйный. Хәтта бу җырга-моңга һәвәс бертуганнар, җыйналышып, Гайшә апалары йортында «Галиябану» драмасын да куялар, бер туганнары Хәлил, икенче туганнары Исмәгыйль, өченче туганнары Бәдри булып уйный. Фәридә - шул нәселнең дәвамы.
Фәридә Кудашеваның тормыш юлы турында сөйли башласаң, уйга каласың: Ул илебез, халкыбыз күргәннәрнең барысын да үз җилкәсендә татып яши. Социализм, коммунизм төзибез, дип кан койган, тир түккән, бәхетле матур тормыш киләчәк дип алданып яшәгән елларыбызның барлык михнәтләрен, мохтаҗлыкларын күрә Фәридә. Язмыш аны аяусыз сыный: унөч яшендә аның әнисе Рәхимә апа үлеп китә, кулаклар дип, аларны авылдан сөрәләр. Әле сабый гына Фәридә:
«Китәрмен илегездән,
Тынармын сүзегездән.
Сахраларда аккош булсам,
Су да эчмәм күлегездән»
, -
дип җырлый-җырлый, елый-елый туган авылыннан китә. Сугыш елларында бертуган сеңлесе Хөршидә утлы фронт сызыгында - Сталинград янында барган каты бәрелешләрдә һәлак була. Бертуган абыйлары, якыннары сугыш кырларында ятып кала. Сугыш елларында ачлы-туклы яшәүләр, сугыштан соң да озак еллар аякка баса алмаган илнең михнәтле, ярлы тормышы...
Ил белән килгән кайгылар өстенә, тагын бергә гомер иткән юлдашын, сөекле кешесен, халкыбызның талантлы улы, күренекле композитор Бәхти Гайсинны югалту, аны җирләп 2 ел вакыт та үтми, бердәнбер кызының вакытсыз үлеме... Бу авыр кайгылар аның йөрәген парә-парә телгәли... Әмма сынмый, сыгылып төшми Фәридә ханым... Рухы нык, иманы какшамас... Сабырлык белән барысын да күтәрә... Бәхти Гайсин Фәридәнең җырга багышланган зур иҗатының бер канаты - уң канаты иде. Бик күп матур-матур җырлар язган популяр композитор, кулына нинди музыка коралы алса, шул коралда искиткеч оста итеп уйный торган виртуоз музыкант, аккомпаниатор Бәхти белән Фәридә пар былбыллар шикелле сәхнә түрләрендә бергә-бергә иҗат иттеләр, бик күп җырлар аларның уртак тырышлыгы белән дөньяга килде. Ике көчле елга бергә кушылып, киң сулы дәрья хасил иткән кебек, бу ике зур талант бер-берсенә иш, бер-берсенә киңәшче булып, бер максат белән янып-ялкынланып яшәде, иҗат итте.
Фәридә Кудашеваның сәхнә юлы, иҗат биографиясе кызыклы, үзенчәлекле. Сәхнәдә 7-8 яшеннән җырлый башласа да, Фәридә, мәктәпне тәмамлагач, театр техникумында укып чыгып, башта драма театрларында артист булып эшли, җырлап башкарыла торган рольләрдә уйный. Баязит Бикбайның «Карлыгач» исемле драмасында Карлыгач образы - аның беренче иҗат җимеше. Бу рольне Фәридә Кудашева шундый ышандырырлык итеп оста башкара ки, аның үзен озак еллар Карлыгач дип йөртәләр. Филармониягә эшкә килгәч, Агыйдел камышы кебек зифа буйлы, нечкә билле яшь Фәридә концертларда биюче буларак чыгышлар ясый башлый. Ләкин аның иңнәрендә тумыштан ук җыр канатлары - шул җыр канатлары аны очыртып биетеп тә йөрткәндер. Ниһаять, ул бөтен гомерен җырга багышлый: татарлар, башкортлар яшәгән һәрбер төбәккә гастрольләргә йөреп, элеккеге СССРны аркылыга-буйга гизеп чыга.
Фәридә Кудашева Уфада яши, әмма Казанга бик еш килә. Халкыбызның күренекле шагыйре Хәсән Туфан үзенең бер шигырендә болай дип язган иде:
«Без бәхетле, без яшибез
Уфада һәм Казанда.
Кабатланмас нәфис җырлы,
Фәридәле заманда...

Әйе, Фәридәле заманда яшәп, аның кабатланмас моңнарын тыңлап, безнең күңелләребез гүзәллек дөньясында гизә, кайгы-сагышларыбыз тарала, аның җыр-моңнары безне бу тормышның мәшәкатьләреннән югары күтәреп, рухыбызны сафландыра, тойгыларыбызны назлый, җаныбызны дәвалый.
Фәридәнең әле сабый бала чакларында моңлы җырлавын күз яшьләрен түгеп тыңлаган өлкән апалар һәм әбекәйләр: «Бу бала бәхетсез булыр, моңлы бала бәхетсез була», - дия торган булалар. Юк, бәхетсез түгел, бәхетле, бик бәхетле Фәридә Кудашева. Ходай аңа мул итеп акыл, сәләт, тылсымлы матур тавыш, күркәм буй-сын, ягымлы йөз биргән. Бу бәхет түгелмени?! Гомер буе халык өчен җырлап, халкының чиксез зур мәхәббәтен тоеп яшәү бу бәхет түгелмени?! Аның чын бәхете - җырларында.
Фәридә Кудашеваның репертуары һәрвакыт бай, тирән эчтәлекле булды. Халкыбызның күңелле көйләрен, композиторларыбызның шаян җырларын җырлап, тыңлаучыларга шатлык бүләк итәргә яратса да, эчтәлексез җилбәзәк җырлар җырламады ул.
Кайберәүләр татар һәм башкорт халкының мәңгелек дуслыгына тап төшерерлек ялгыш адымнар ясаганда, Фәридә Кудашева бу ике халыкка да бердәй зур мәхәббәт хисләре белән, тырышып хезмәт итә, гомер буе татарча да, башкортча да җырлый. Шул ук вакытта ул үзенең татар авылында туып, татарча сөйләшеп, мәктәптә татарча укып үсүен, милләте белән татар булуын да яшермәде. Фәридә Кудашева татар белән башкорт арасында дуслык илчесе була алды.
Күпме сулар аккан, күпме гомерләр узган, күпме җырлар җырланган... Татарстан радиосында Фәридә Кудашева башкаруында магнитофон тасмасына язылган берничә дистә җыр саклана. Бу - зур иҗат байлыгы. Татар һәм башкорт матбугатында актив эшләп килүче журналист Замир Низаметдиновның бер мәкаләсендә әйтелгәнчә, Фәридә Кудашева бүгенге татар җыр сәнгатенең ак дәү әнисе. Бүгенге җырчылар аның традициясен дәвам итәргә, аның иҗатыннан өйрәнергә омтылалар. Яшьләр, халык көйләренең бөтен кыйммәтләрен югалтмыйча җырлар өчен, Фәридә Кудашева иҗатын бүген үрнәк итеп куярга тиешләрдер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading