16+

Гармунчы Гаптери

Яңа фатир алгач, таныш-белешләремнән гел бер хәбәр ишетәм. - Гармунчы Гаптери күршесенә эләккәнсең икән, - диләр. - Теге гармунчы Гаптери торган йорттан алгансың алайса фатирны, - дип сүз кыстыручылар да бар. Тегендә барсам да - «Гармунчы Гаптери», болай борылсам да - «Гармунчы Гаптери». Үзем эчтән генә куанып йөрим. Әһә, мәйтәм,...

Гармунчы Гаптери

Яңа фатир алгач, таныш-белешләремнән гел бер хәбәр ишетәм. - Гармунчы Гаптери күршесенә эләккәнсең икән, - диләр. - Теге гармунчы Гаптери торган йорттан алгансың алайса фатирны, - дип сүз кыстыручылар да бар. Тегендә барсам да - «Гармунчы Гаптери», болай борылсам да - «Гармунчы Гаптери». Үзем эчтән генә куанып йөрим. Әһә, мәйтәм,...

Яңа фатир алгач, таныш-белешләремнән гел бер хәбәр ишетәм.
- Гармунчы Гаптери күршесенә эләккәнсең икән, - диләр.
- Теге гармунчы Гаптери торган йорттан алгансың алайса фатирны, - дип сүз кыстыручылар да бар.
Тегендә барсам да - «Гармунчы Гаптери», болай борылсам да - «Гармунчы Гаптери». Үзем эчтән генә куанып йөрим. Әһә, мәйтәм, шәп күршегә тап булганмын икән, дим. Гармун чыңнары стена аркылы колагыңа кергәләсә дә ни тора!
Әйберләрне күчереп, урнаштырып бетердем дә фатирны «юдырып» алу хәстәрен күрергә керештем. Төрледән-төрле хәмер сатып алдым, хатыннан мул гына өстәл әзерләттем.
Чакырылган кунаклар исемлегендә күршем Гаптери дә бар иде, дисәм, беркем дә гаҗәпләнмәс. Беренчедән, күрше - бергә сайрашып яшисе кеше, икенчедән, әлеге дә баягы, гармунчы. Мәҗлестә берничә көй тартып җибәрсә дә, өстәлләрең түгәрәкләнеп китәчәк бит! Дөрес, аны чакырганда гармун турында бер сүз дә кузгатмадым. Ник дисәң, гармун уйнау өчен генә кирәк булганмын икән, диюе бар. Шулай да ул утырачак урынның сул ягында гармун тартырлык урын калдырдым. Улым өйрәнмәсме, дип, узган ел ук алып куйган «Шуйский» хромканы Гаптеринең буе җитәрлек урынга куйдым. Музыкаль йөрәкле кеше түзмәс, үзе алып уйнар, әлбәттә. Кәпәч астына бер-ике йөз граммны да кыстырып куйса, уйнамый кая барсын!
Хуш, мәҗлесне башлап җибәрдек шулай, берәр рюмканы кәгеп тә куйдык. Үзем кунакларны кыстыйм, шул ук вакытта астан гына Гаптерине күзәтәм. Ниһаять, карап-карап торды да минем хромканы кулына алды, каешларын капшап-капшап үтте, күрек аралыкларын игътибар белән карарга тотынды... Әһә, дим эчтән генә, сыздыра бу хәзер! Ләкин күршем гармунны урынына кире шудырды. Ошамады моңа гармун, мәйтәм, уйнарга да теләмәде. Шулай да күңелдән җылылык китмәде. Бераз утырыр да үзенекен алып керер дип өметләндем. Күршем исә кабактай йөзендәге кылычтай борынын сарган тир бөртекләрен җиңе белән сөртә-сөртә эчүен, ашавын белде. Мәҗлес мәҗлес инде ул, сикрит-микрит түгел, үземнең дә башка китеп өлгергән иде. Түзмәдем:
- Бер-ике көй тартып җибәр әле, күрше, - дидем. Гаптери ишетмәмешкә салышты. Тагын бераз эчеп-ашап утырды да капылт кына урыныннан купты.
- Гаеп итмәгез, җәмәгать, ашыгам, хатынны эштән каршылыйсы бар, - дип чыгып та шылды.
Ул арада икенче күршем киң итеп елмаеп җибәрде:
- Гаптеридән гармун уйнатмак булдың алайса. Көйне көйдән дә аера белми бит ул.
- Ничек инде?
- Гармун белән алыш-биреш итеп яшәгән кеше ул. Берәүләрдән ала тора, икенчеләренә кыйбат хак белән сата тора. «Гармунчы» кушаматы да шуннан килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading