16+

Газинур Фарухшинны халык «исемсез» дә яратты

Тамашачының шундый көчле алкышларын бик сирәк күрергә туры килә. Филармониянең концертлар залында узган Газинур Фарухшинның 60 яше тулуга багышланган кичәдә халыкның аны алкышлавына бер дә гаҗәпләнерлек түгел. Ул күптәннән халыкның үз җырчысы. Залда алма төшәрлек тә урын булмавы җырчыга әнә шул хөрмәтне күрсәтә.

Газинур Фарухшинны халык «исемсез» дә яратты

Тамашачының шундый көчле алкышларын бик сирәк күрергә туры килә. Филармониянең концертлар залында узган Газинур Фарухшинның 60 яше тулуга багышланган кичәдә халыкның аны алкышлавына бер дә гаҗәпләнерлек түгел. Ул күптәннән халыкның үз җырчысы. Залда алма төшәрлек тә урын булмавы җырчыга әнә шул хөрмәтне күрсәтә.

Мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова аңа Президент карары нигезендә "Татарстанның атказанган артисты" дигән мактаулы исем бирелүен игълан итте һәм таныклыгын тапшырды. Җырчыны Президент каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды директоры Нурия Һашимова тәбрикләде. Филармония директоры Кадим Нуруллин Газинур Фарукшинны котлаганда аңа яшьтән үк үзенең соклануын җиткерде. - Сез бу исемгә күптән лаек идегез инде. Сезнең кебек шәхес татар эстрадасында юк. Кесәсендә консерватория дипломы булган килеш эшегезне башка һөнәргә алыштыргансыз. Газинур абый бик горур кеше. Ул беркайчан да "исем бирегез" , "билетларымны алыгыз" дип йөрмәде. Мактаулы исемсез дә халык йөрәгеннән төшмәгән җырчы Сез", - диде Кадим әфәнде.

Әйе, заманында татар эстрадасына көчле дулкын булып килеп кергән Газинур Фарухшинның моңнары радиодан яңгырамаган көн булмагандыр. Югыйсә ул чакта Актанышта үзешчән сәнгать түгәрәгенә генә йөри иде әле ул. Студент чакларда укытучыбыз Мөхәммәт Мәһдиев белән Актаныш якларына фольклор экспедициясенә баргач, Байсар авылында шул үзешчәннәр белән безгә дә очрашырга, дуслашырга туры килде. Шунда Газинурның җырлаганын күреп Мөхәммәт абый хәйран калган иде. Ул аңа: "Энекәш, сиңа Казанга укырга килергә кирәк" - дип киңәшен дә биргән иде. Нәкъ шул елны Газинур Казан музыка училищесына укырга керде. Әмма бер елдан соң үзен консерваториягә Зөләйха Хисмәтуллина классына да алдылар. Студент елларында ук концертлар оештырып, тамашачы мәхәббәтен казанды ул. 1980 -90 нчы елларда җырчының иң популяр чагы иде. Тик җырчының көтмәгәндә сәхнәдән китүенә ышанып булмады. Бүгенге көнгә кадәр халык җырчыны кабатланмас моңнары өчен ярата. Татар дәүләт филармониясе каршында эшли башлаган "Илһамият" клубы оештырган ретро - концертларда катнашып Газинур Фарухшин тамашачыны сөендерде.

Газинур Фарухшин юбилей концертында элекке репертуарындагы җырлар белән бергә яңаларын да башкарды. Үзе белән бергә чыгыш ясарга ул үзенең чордашларын, Сиринә Зәйнетдинова, Рөстәм Насыйбуллин кебек яшьләрне дә чакырган. Татар дәүләт филармониясе оештырган әлеге кичә күпләрне үзләренең яшьлекләренә алып кайтты.

Фото: tartip.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading