16+

Хөсәен ҖӘГЪФӘР (Шигърият)

Рәнҗетмик изге җаннарны Йоклый бала, йоклый тыныч кына, Ана гына йоммый күзләрен. Тоя микән сабый әнкәсенең Уйлар диңгезендә йөзгәнен? Татлы йокыларын калдырып ул Керфек какмый озын төннәрдә. Эштән соң да ара тими аңа Баш куярга ястык-мендәргә. Ә без менә белеп бетермибез Ниләр кичергәнен ананың, Мең-мең төрле уйлар кочагында Уздырганын кичен-таңнарын....

Хөсәен  ҖӘГЪФӘР (Шигърият)

Рәнҗетмик изге җаннарны Йоклый бала, йоклый тыныч кына, Ана гына йоммый күзләрен. Тоя микән сабый әнкәсенең Уйлар диңгезендә йөзгәнен? Татлы йокыларын калдырып ул Керфек какмый озын төннәрдә. Эштән соң да ара тими аңа Баш куярга ястык-мендәргә. Ә без менә белеп бетермибез Ниләр кичергәнен ананың, Мең-мең төрле уйлар кочагында Уздырганын кичен-таңнарын....

Рәнҗетмик изге җаннарны
Йоклый бала, йоклый тыныч кына,
Ана гына йоммый күзләрен.
Тоя микән сабый әнкәсенең
Уйлар диңгезендә йөзгәнен?

Татлы йокыларын калдырып ул
Керфек какмый озын төннәрдә.
Эштән соң да ара тими аңа
Баш куярга ястык-мендәргә.

Ә без менә белеп бетермибез
Ниләр кичергәнен ананың,
Мең-мең төрле уйлар кочагында
Уздырганын кичен-таңнарын.

Кайчагында әйтеп куйгалыйбыз:
«Ник тудырдың безне бу җиргә?..»
Ут йоткандай ник соң ашыкмыйбыз
Үзләренең хәлен белергә?

Истә тотыйк тормыш йөген сөйрәү
Берсенә дә җиңел түгелен.
Авыр сүзләр белән рәнҗетмик без
Аналарның изге күңелен.

Керәч-тау
Керәч-тау ягына карасаң,
Нурыннан күзләрең чагыла.
Үзең дә сизмисең, шул яктан
Җаныңа якты моң агыла.

Бер чыксаң, күңелең гомергә
Тартылыр рәхәтлек-сәйранга.
Дөньяны йодрыктай йөрәккә
Сыйдырсам, калмагыз хәйранга.

Бабамнар ерактан килгәннәр
Атаклы Керәч-тау куенына
Һәм шунда төпләнеп калганнар
Яшәргә гасырлар буена.

Шуңамы, мондагы кешеләр
Беркатлы, риясыз, көчлеләр,
Кирәксә, әҗәлнең үзеннән
Аралап алачак төслеләр.

Шул җирдән беркая китмимен,
Китәргә ниятләп килмәдем.
Яраттым мин аның кояшын,
Үзәккә үткәзгән җилләрен.

Тормышым, язмышым шушында,
Шушында - Керәч-тау иңендә.
Бу якның җырына-моңына
Моңнарым кушылсын минем дә.

Ут өстәү кирәкми, йөрәгем
Болай да бигрәк тиз кабына.
Тик аның җылысы, яктысы
Өстәлсен кешеләр җанына.

Өстәлсен җиһанны яктыртып,
Юлдашы булсын ул аларның.
Керәч-тау, Керәч-тау, Керәч-тау,
Таңнарың, әй, синең таңнарың!

Туган туфрак
Туган җирләремә аяк баскач,
Иелеп, бер уч туфрак аламын.
Кулъяулыкка төреп, ипләп кенә
Түш кесәмә аны саламын.

Язмышына буйсынып, күпме затлар
Чит җирләрдә гомер кичерә.
Үзәкләре өзелеп сагынганда,
Туган ягын исенә төшерә.

Кемне генә дәшеп кайтармый ул,
Кемнәр генә аңа табынмый,
Кемнең генә күңелендә аңа
Сөю уты дөрләп кабынмый.

Шушы туфрактан бит яралдык без,
Беребез дә күктән төшмәдек.
Маңгай тиребез белән ашлап аны,
Гомер буе янып эшләдек.

Туган-үскән җирдә яланаяк
Йөргән чакларымны сагынам.
Гомерем чигенәчә язмыш мине
Аермасын туган ягымнан.

Бар нәрсәдән кадерлерәк безгә
Туфраккае, хәтта тузаны.
Һәрчак шулай күкрәк түрендәге
Кесәбездә йөртик без аны.

Исән чагыбызда һәрберебез
Шул туфракка басып йөрибез.
Фанилыктан киткән чагында да
Шул туфракта булсын гүребез.

Горурланып яшим синең белән
Сиңа кайткан саен, Иштирәгем,
Матурлыгың күреп туялмыйм.
Күпме теләкләрем рас килә дә,
Чынга аша күпме хыялым!

Күз алдымда минем яңарасың,
Бөтен җирең киткән яктырып.
Яңа калкып чыккан таш йортларың
Тора гүя үзенә чакырып.

Могҗизалар шулай туа мәллә,
Юкка чыга иске өйләрең.
Элеккедән җылырак тоела төсле
Каршы яктан искән җилләрең.

Кайда гына булмыйм, синең белән
Горурланам, туган авылым.
Сыкранмыйча, җиңеп яшик шулай
Бу тормышның җилен, давылын.

Өмет белән яшик
Гомер итүләре кыен, диеп
Боекма син, күңел, боекма.
Җитәр вакыт, бер таралыр әле
Күкне каплап алган болыт та.

Уйга китермәгән идек тә бит
Мондый авыр көннәр килер дип:
Кемдер майда йөзә, ә кемнәрдер
Ятлар күзенә карый тилмереп.

Тормыш йөге баскан халкым әнә
Бүген нинди хәлләр кичерә...
Заман кыса безне чытырдатып,
Түзеп кара аның көченә.

Бирешмик, әй, өмет белән яшик,
Ташламасын безне сабырлык.
Күңел гөлебезне яшәртергә
Бардыр әле җирдә саф орлык.

Ихласлыгың өчен яраттым
Гомеремнең тагын да бер көне
Синең белән үтте, сөйгәнем.
Күпме еллар шулай бергә кичтек;
Шул түгелме бәхет дигәнең?!

Бәхет теләп син бит туган йорттан,
Гомерлеккә диеп киткәнсең.
Гади түгел, катлаулы да булган
Бу дөньямны әкият иткәнсең.

Сөюләрдә саф булганың өчен,
Үзеңә бит мине караттың.
Мәхәббәткә тугрылыгың өчен,
Ихласлыгың өчен яраттым!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading