16+

«Иделем акчарлагы» талантларны ача

«Барыбыз да туган җирләренә кайтып китәр, гадәти көннәр белән яши башлар. Ләкин ярты җаныбыз биредә калыр, күңелләребез белән һаман саен рухи мәркәзебезгә тартылып торырбыз. Сезнең белән уздырылган өч көн - гомердә истә калырлык көннәр. Монда алган тәэсирләр, иң якты хатирә булып, безне ел әйләнәсенә озата килер. Шушындый бәйгеләрне оештыручыларга, безне...

«Иделем акчарлагы» талантларны ача

«Барыбыз да туган җирләренә кайтып китәр, гадәти көннәр белән яши башлар. Ләкин ярты җаныбыз биредә калыр, күңелләребез белән һаман саен рухи мәркәзебезгә тартылып торырбыз. Сезнең белән уздырылган өч көн - гомердә истә калырлык көннәр. Монда алган тәэсирләр, иң якты хатирә булып, безне ел әйләнәсенә озата килер. Шушындый бәйгеләрне оештыручыларга, безне...

Башкортстан Республикасыннан килеп, «Поэзия» буенча өченче урынны яулаган егет әлеге чыгышы белән «Иделем акчарлагы»на нинди дә булса мөнәсәбәте булган һәр кешенең күңел түрендәге хисләрен әйтеп салды кебек. 2005 елда Башкортстанның Фатих Кәрим исемендәге премия иясе булган Нурлан безгә үзенең улы тугач язылган ихлас шигъри тәлгәшләрен дә тәкъдим итте.
Әйе, һәрбер халыкның әдәбиятында саллы урын алып торган шигырь «галиҗәнаплары» соңгы өч көндә Идел буе төбәкләреннән җыйналган «Акчарлак»лыларны әледән-әле хисләр өермәсенә төрә килде. Ә бүген инде, ни кызганыч, соңгы көн. «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенең 12нче сезонына да нәтиҗәләр ясала. Менә, шагыйрә Илсөяр апа Иксанова «Балалар әдәбияты» номинациясенең җиңүчеләрен котлый: Ләйсән Исмәгыйлева (Арча районы) һәм Сөмбел Вәлиевага (Саба районы) кызыксындыру бүләкләре тапшырылса, Арча районыннан килгән кызыбыз Ләйсән Галимҗанованы мөхтәрәм жюри I урынны алуы белән тәбрик итә.
Илсөяр апа артыннан «Драма» номинациясе буенча тантаналы котлау сүзләрен ишеттерергә шагыйрь Ләбиб Лерон сүз ала. Ул озак көттермичә, быел бердәнбер лауреат - Арча районыннан Чулпан Гобәйдуллинаны икенче урынга лаек булуы белән тәбрик итә. Үзләрен сәхнә өчен әзерләнә торган жанрда сынап карарга тәвәккәлли алырдай яшьләребез бик сирәк шул. Ә Чулпанның бу четерекле өлкәгә инде беренче генә ел алынуы түгел.
Гадәттә «Поэзия» номинациясе иң соңыннан игълан ителеп, Гран-при алучыны тәбрикләү белән төгәлләнә торган иде. Тик быел бераз башкачарак булды шул. Шагыйрь Газинур Морат: «Борчылмагыз, быел язучыларга да Тукай премиясе бирелмәде бит», - дип, сүзне бераз шаяртуга борырга тырышты. Шулай итеп, «поэзия» номинациясе мөмкинлекләре чикләнгән Лилия Сәлахетдинова (Буа районы) өчен «махсус бүләк» тапшырудан башланды. Аннан Сиринә Мөхәммәтҗанова (Балык бистәсе районы), Алинә Акмалова (Мөслим районы) һәм Илнар Нотфуллинга (Кама Тамагы районы) «кызыксындыру бүләкләре тапшырылды. Икенче һәм өченче урыннарны Башкортстан Республикасыннан килгән Руслан Сөләйманов белән Нурлан Ганиев алып китсә, беренче урын быел Чаллы кызы Лениза Вәлиевага бирелде.
Галим Әлфәт Закирҗанов «Проза» номинациясе буенча җиңүчеләрне игълан итәргә менгәч: «Әдәби иҗат ул - Аллаһ тарафыннан бирелгән бер сәләт», - дип сүз башлады. Казаннан Энҗе Ибраһимова, Кукмара районыннан Зөһрә Вилданова, Актаныш районыннан Гүзәл Фарсыеваларга кызыксындыру бүләкләре тапшырылганнан соң, чәчмә әсәрләр язуда төп җиңүчеләрне дә белдек. Өченче урынга Апас районы кызы Илүсә Гайнетдинова лаек табылса, икенче урынны Аксубай районы кызы Алсу Нургатина алды. Ә беренче урынга Казан шәһәре егете Алмаз Мансуров лаек дип табылды.
2006 елгы Гран-при иясе Рифат Сәлах һәм былтыр «Проза» буенча Гран-прига лаек булган Айгөл Габдрахманова белән берлектә, «Иделем акчарлагы»ның 2010 елгы Гран-при иясе буларак, үзем дә «Акчарлак»лыларның штаб-фатирасына әйләнгән «Волга» лагеренда кунак булып кайттым. Хәер, биредә үземне кунак буларак хис итүе дә кыен. Күңелне туган нигезгә, иң якын кешеләр янына кайткандагы кебек хисләр били. Милләтебез киләчәген кайгыртып эшләүче фидакарь җаннар - «Идел яшьләр үзәге» хезмәт коллективы хезмәткәрләре арасында бүген үзебезнең «Акчарлак»лылар Булат Ибраһим белән Айгөл Закированың да хезмәт куюы тагын да сөендерә. Иң мөһиме - «Иделем акчарлагы» мәктәбен үткән һәр яшь кешенең күңеленә, һичшиксез, милли хис орлыклары салына. «Идел яшьләр үзәге»нең күпсанлы эшләре нәкъ менә әлеге изге максатны күз уңында тота.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading