16+

ИРКӘ туйга әзерләнә

Иркә белән нәкъ бер ел элек очрашып сөйләшкән идек. Ул вакытта җырчы кыз төрле гайбәтләрдән аруы, гаиләле булырга теләве турында яшереп тормады. Һәм менә аның хыялы чынга да ашкан! Күптән түгел генә Иркә сөйгәне белән шыпырт кына никах та укытып куйган. Ә бүген ул мәш килеп туйга әзерләнә.

ИРКӘ туйга әзерләнә

Иркә белән нәкъ бер ел элек очрашып сөйләшкән идек. Ул вакытта җырчы кыз төрле гайбәтләрдән аруы, гаиләле булырга теләве турында яшереп тормады. Һәм менә аның хыялы чынга да ашкан! Күптән түгел генә Иркә сөйгәне белән шыпырт кына никах та укытып куйган. Ә бүген ул мәш килеп туйга әзерләнә.

- Иркә, никахыгыз котлы булсын. Узган ел әңгәмә алган вакытта син: «Минем сәхнәдәге образымны гына яраталар, ә күңелдәге хисләр турында уйлаучы юк», - дигән идең. Димәк, сөйгән ярың синең ышанычны яулый алган?
- Артур минем җырчы икәнемне белмәде. Сәхнәдә бар халык күреп өйрәнгән Иркә буларак түгел, ә гап-гади хатын-кыз буларак яратты. Ул мине әнә шуның белән гашыйк иттерде дә инде. Дөресен белгәч, аңа авыррак булды, әлбәттә. Башта сәхнәдәге Иркәгә өйрәнергә туры килде. Хәзер аңлады, ияләште кебек. Минем белән бергә концертларга да баргалый. Барысын да үз күзләре белән күрә.
- Соңгы әңгәмә вакытында, кияүгә чыгасы, хатын-кыз бәхете татыйсым килә, дигән идең. Бер ел эчендә шәхси тормышың 180 градуска борылган да куйган икән!
- (Көлә.) Чыннан да ул вакытта шундый нык теләгәнмен, ахрысы. Аллаһы Тәгаләнең «Амин!» дигән чагына туры килгән. Ике-өч атна үттеме икән, Артур белән уртак танышларыбызның туенда очраштык.
- Аңлавымча, ул шоу-бизнестан ерак кеше?
- Әйе, Артурның эше архитектура белән бәйле. Үзләренең ширкәтләре бар. Ул миннән өч яшькә кечерәк.
- Яшь аермасы куркытмадымы соң?
- Булды инде... Мин бит һәрвакыт яшь ир-атларда 40-50 яшьлекләрдәге акыл була алмый дип әйтә идем. Әмма хәзер бу фикеремнән кире кайттым. Артурның акыллы, һәр нәрсәне үлчәп эш итүе ошый. Аннан, 3 яшь әллә ни зур аерма да түгел. Бер-беребезне якынрак белгән саен әлеге аерма үзеннән-үзе эреп юкка чыга.
- Туй көне билгелеме инде?
- Туйны җәйгә планлаштырдык. Ае да, көне дә билгеле, әмма бу хакта алдан әйтәсе килми. Никах укыту турында да бөтен кешегә кычкырып йөрмәдек. Шунысын гына хәбәр итә алам, мәҗлесне Булат Бәйрәмов алып барачак. Якыннарыбыз гына булган бик кызыклы, матур туй булыр дип өметләнәбез.
PS. Җырчы тормышындагы тагын бер яңалык бар икән. Никахына бер көн кала ул, әти-әнисе белән мәчеткә барып, исемен үзгәрткән. Хәзер Иркә аның өчен тәхәллүс кенә түгел, ә чын-чынлап мулла кушкан исем. (Исегезгә төшерәбез, әти-әнисе кушкан исеме Айгөл иде.)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading