16+

Җирнең нуры – кояш, кешенең нуры – гыйлем

Зур сәхнәгә чыкканчы, педагогка артистның сөйләмен сәнгатьле итү өчен шактый көч түгәргә туры килә. Казан театр училищесында Гаптерәүф Нуриев 30 ел буе укучыларны сәхнә теленә өйрәтә. Аңарда белем алган артистлар арасында Хәния Фәрхи, Татарстанның атказанган артистлары Ләйсән һәм Лилия Мәхмүтовалар, Ренат Шәмсетдинов кебек актерлар бар.

Җирнең нуры – кояш, кешенең нуры – гыйлем

Зур сәхнәгә чыкканчы, педагогка артистның сөйләмен сәнгатьле итү өчен шактый көч түгәргә туры килә. Казан театр училищесында Гаптерәүф Нуриев 30 ел буе укучыларны сәхнә теленә өйрәтә. Аңарда белем алган артистлар арасында Хәния Фәрхи, Татарстанның атказанган артистлары Ләйсән һәм Лилия Мәхмүтовалар, Ренат Шәмсетдинов кебек актерлар бар.

Гаптерәүф Салих улы мәгърифәт учагы булган Арча төбәгеннән. Туган ягындагы педагогика училищесында Рәмзия Вәлитова белән Сәләй Вәгыйзев кебек күренекле укытучыларда («Әлифба» авторлары) белем ала ул. Аңа искиткеч тыйнаклык, тырышлык кебек сыйфатлар әнә шул елларда салынган, күрәсең. Аннары ул чактагы мәдәният һәм сәнгать институтында үзенең остазлары Асия Хәйруллина һәм Халит Кумысниковларны да хөрмәт белән искә ала педагог. Җирнең нуры - кояш, кешенең нуры - гыйлем дип тикмәгә генә әйтмиләрдер. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре докторы, профессор Гаптерәүф Нуриев, фәннән тыш, иҗат эше белән дә шөгыльләнә. Ул - «Бәләкәй чичәннәр», «Сәнгатьле сөйләм технологияләре» китаплары, укыту дәреслекләре, күп кенә монографияләр авторы. Шушы көннәрдә аның остазы Асия Хәйруллинага багышланган китабы дөнья күрде. Галим үз тәҗрибәсе белән уртаклашып, Россия күләмендә узган фәнни конференцияләрдә дә чыгышлар ясый. Г.Нуриев - нәфис сүз конкурсларын оештыручы да. Соңгы елларда сәләтле яшьләрнең башка һөнәр сайлавына да, актерларга яшьрәк чакта мактаулы исемнәр бирелмәвенә дә борчыла ул. Училищены берничә ел элек кенә тәмамлап, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли башлаган Илфак Хафизов укытучысы хакында болай дип сөйли: «Без Гаптерәүф Салиховичны курсның «әтисе» дип йөртә идек. Ул дәрестә җиренә җиткереп, төпле итеп аңлата иде. Курс җитәкчесе буларак, буш вакытларыбызны дөрес оештырырга ярдәм итте. Тәрбияви яктан да аның йогынтысы зур булды. Түбән курсларда безне мәҗбүри эшләтсә, соңга таба иҗат иреге бирә иде. Укытучыбыз хәзер дә безнең спектакльләрне карап, үз киңәшләрен бирә, хәлләребезне белешеп тора».
Гаптерәүф Нуриев хезмәтенә күрә хөрмәтен алган. Ул «Казанның меңьеллыгы» медаленә ия булган. Узган ел үзенә «Таяныч һәм абруй» төрендә Хөкүмәт гранты да тапшырдылар.
Нуриевлар кебек галимнәр гаиләсе бик сирәк. Хатыны Фәнүзә Шәкүр кызы - КФУның татар филологиясе бүлегендә татар теле тарихы кафедрасы җитәкчесе. Уллары Әнәс юрфакта укыта, юридик фәннәр кандидаты. Әннүр - әлеге уку йортының геология факультеты аспиранты. Гаилә башлыгы хаҗ кылып кайту бәхетенә дә ирешкән.
Гаптерәүф Нуриев туган авылына юлны беркайчан да өзми. Үзе дөньяга аваз салган, болыннарында тәгәрәп үскән Урта Бирәзә авылына йорт та салып куйганнар. Җәен гаиләләре белән шунда ял итәләр. Киләчәктә оныкларының да авыл һавасын сулап үсүен тели алар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading