16+

«Иске Казан»да хәйрия фестивале узды

Биектау районының Камай авылында урнашкан «Иске Казан» музей-тыюлыгында хәйрия фестивале узды.

«Иске Казан»да хәйрия фестивале узды

Биектау районының Камай авылында урнашкан «Иске Казан» музей-тыюлыгында хәйрия фестивале узды.

Быел икенче тапкыр оештырылган «Иске Казанда милли моңнар» фестивалендә кырыклап татар эстрадасы артисты катнашты.

Концерттан кергән акча «Ярдәм» һәм Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фондларына тапшырылачак. Узган ел чарада 100 мең сум акча җыелган булган.

Хәйрия чарасында катнашкан кайбер җырчылар, фестивальгә бер ай кала, Анжела Вавилова исемендәге хосписта һәм «Ярдәм» тернәкләндерү үзәгендә кунакта булган, аларга үзләренең күчтәнәчләрен тапшырып, концертлар да куйдылар. Узган ел хәйрия концертында 25 артист катнашса, быел алар саны кырык­ка җиткән.

Ә «Иске Казан»да комплекс белән танышу, кызыклы уеннарда катнашу мөмкинлеге дә тудырылган, шунда ук милли бизәкле бизәнү, киенү әйберләре сату да оештырылган иде.

Фото: Шамил Абдюшев

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading