16+

Искәндәр Әхмәдов: «Татарстанда үз урынымны таптым»

Искәндәр Әхмәдов - милләт өчен чын күңелдән борчылып, татарның киләчәге өчен сүз белән генә түгел, ә эш белән гамәл кылучылардан. Заманында Татарстаннан бик еракта - Томск каласында яшәсә дә, татар телен камил белгән бу егеткә бик аптыраган идем мин. Сәясәтне дә, милли мәсьәләләрне дә яхшы белә, чиста сөйләшә, һәр нәрсәгә...

Искәндәр Әхмәдов: «Татарстанда үз урынымны таптым»

Искәндәр Әхмәдов - милләт өчен чын күңелдән борчылып, татарның киләчәге өчен сүз белән генә түгел, ә эш белән гамәл кылучылардан. Заманында Татарстаннан бик еракта - Томск каласында яшәсә дә, татар телен камил белгән бу егеткә бик аптыраган идем мин. Сәясәтне дә, милли мәсьәләләрне дә яхшы белә, чиста сөйләшә, һәр нәрсәгә...

Искәндәр Әхмәдов - милләт өчен чын күңелдән борчылып, татарның киләчәге өчен сүз белән генә түгел, ә эш белән гамәл кылучылардан. Заманында Татарстаннан бик еракта - Томск каласында яшәсә дә, татар телен камил белгән бу егеткә бик аптыраган идем мин. Сәясәтне дә, милли мәсьәләләрне дә яхшы белә, чиста сөйләшә, һәр нәрсәгә үз карашы бар. Бүген ул Казанда яши.
- Искәндәр, син Үзбәкстанда туган, Томскида җитлеккән кеше. Телне, тарихны яхшы белүең, милли мәсьәләләр белән кызыксынуыңның та­мыр­лары кайда?
- Җылы сүзләрегез өчен чын күңелдән рәхмәт, Илфак абый. Сез әйт­кән тамырлар, һичшиксез, гаиләмдә. Әти-әнием, абыем, апам һәм туганнан туганнар, башка туганнар татар булуларына бик горур. Шул ук вакытта бу «тупас» милләтчелек дип әйтә алмыйм, чөнки туганнарым миңа әйткәнчә, милләтебез үзе күренекле һәм көчле, шул ук вакытта без, халык буларак, зуррак булган берлегенең бер өлеше булып торабыз. Элек ул Совет Союзы, хәзер исә Евразия, Россия, Төрки дөнья дип әйтергә була.
- Заманында синең Минтимер Шәймиев белән очрашуың бераз гаҗәпләндергән иде. Ниләр сөйләштегез аның белән?
- Белүегезчә, ул чакта борынгы Болгарны торгыза башладылар. Мин Минтимер Шәриповичка хат яздым һәм мин язган хатта борынгы Болгарны Алтын Урда, Җуҗи олысы мирасы буларак танытырга чакырдым. Чөнки, ничек кенә булмасын, Болгардагы бар борынгы ядкәрләр XIII-XVI гасырларда корылган. Очрашуыбыз, нигездә, ошбу мәсьәләгә багышланган иде. Аңа проектымны тәкъдим иттем, «Болгар - Алтын Урда мирасы һәм Бату хан ныгытмасы» исемле.
Хәзер исә Болгарда һәр кеше үзенә якын булганнарын таба ала, мәсәлән, Идел Болгариясе, Алтын Урда, Казан ханлыгы, Рус империясе чорларын чагылдыручы мирасны. Һәм мин шәхсән шуның өчен Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә бик рәхмәтлемен.
- Ә ул очрашудан соң сиңа читтәгеләрнең карашы бераз үзгәрдеме?
- Әлбәттә... Кремльдә аның белән очрашу - гади вакыйга түгелдер. Мин кешеләр белән кешеләрчә аралашырга тырышам, чөнки статус иң мөһиме түгел. Иң мөһиме - лаеклы кеше булу. Ходай алдында бар адәмнәр тигез хокуклы.
- Белүемчә, син күп­тән түгел Кырымда эш­ләп кайттың. Андагы хәл­ләр турында бераз сөйләсәң иде.
- Әйе, мин Кырым Рес­публикасындагы Татарстан Рес­публикасы Даими вәкиллегендә эшләдем, тарихи вакыйгаларда катнаштым. Татарстан Кырым ярымутравында искиткеч зур роль уйнады, кырымтатарларга кулын сузып, тугандаш халкына ярдәм итеп, бөек юлга басты, яңа баскычка күтәрелде. Татарстан Президенты бу эштә искиткеч зур роль уйнады...
Кырымтатар халкы татарлар өчен иң якын, тугандаш, бертуган халык булып тора.
Әлбәттә, Татарстан кырымтатарларга бер үрнәктер, чөнки Татарстаныбыз милли республика, уңышлы, мегапроектлар гамәлгә ашыручы, шул ук вакытта кырымтатарлар безнең өчен да үрнәк, чөнки бик көчле, зыялы халык ул.
Аннары... Без хәзер яңадан бер илдә яшибез һәм тагы да якынрак булу өчен, бар шартларга иябез.
- Син - Алтын Урда дигән бөек дәүләт - татарлар дәүләте дигән фикер тарафдары. Бу сәбәпле каршылыкларга очраганың юкмы?
- Сизгәнем юк... Әлбәттә, башка карашта булган кешеләр да бар, аларның кайберәүләре комачау­ларга тырыштылар, әмма кырымтатар галиме Гуливер Алтын әйткәнчә, татарлар ошамыйлар икән, аларны XIII гасырда басарга кирәк иде...
- Адекват яшьләр туган милләтләрен яратсын, татарлыклары бе­лән горурлансын өчен ниләр эшләргә кирәк дип исәп­лисең?
- Күбрәк бала табарга һәм аларны балачактан милли рухта тәрбияләргә, лаеклы үрнәкләрне күрсәтергә, республикабызны тагы да көчлерәк итәргә, тарихыбызны мескенлек язмасы дип түгел, ә бөек дәүләтләр төзегән һәм матур мәдәниятен булдырган халык тарихы итеп күрсәтергә кирәк.
- Себердән Татарстанга килеп үз урыныңны таптың дип уйлыйсыңмы?
- Таптым дип уйлыйм. Чөнки Татарстан - туган җирем. Һәм... татарлар Евразия, Россия киңлекләрендә җирле халык, бу безнең йортыбыз, шуңа күрә мин илебезнең теләсә кайсы урынында яши алам. Бу минем конституцион хокукым һәм мин бу хокукымнан файдалана алам.
- Себердәге татарларда татарлык ничек саклана?
- Көнбатыш Себердә татарлар җирле халык, тупланып яшиләр, алар көчле позициягә ия. Томск өлкәсе турында әйткәндә, анда татарларга хөрмәт белән карыйлар, бар өлкәләрдә күренекле милләттәшләребез хезмәт итә. Сүз уңаеннан, Татар мәдәнияте актив эшли, ул тулысынча дәүләт өлкә бюджетыннан финанслана. Булдырабыз...
- Иртәгә бик бай кешегә әйләнсәң, ниләр эшләр идең?
- Милләтемә, Ватаныма, гаи­­ләмә яңа дәрәҗәдә хезмәт итәр идем. Алла боерса, шуны эшләячәкмен.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading