16+

Каберенә таш куелды

Узган җомгада Яңа бистә зиратында милләтебезнең асыл улы, киңкырлы талант иясе - мәшһүр галим, академик, тарихчы һәм язучы Миркасыйм Усманов каберенә таш куелды.

Каберенә таш куелды

Узган җомгада Яңа бистә зиратында милләтебезнең асыл улы, киңкырлы талант иясе - мәшһүр галим, академик, тарихчы һәм язучы Миркасыйм Усманов каберенә таш куелды.

Бу изге һәм игелекле эшне, Казан шәһәр хакимиятенең турыдан-туры ярдәме белән, «Җыен» фонды башкарып чыкты. Миркасыйм Габделәхәт улы рухын яд итәргә килүчеләр (алар арасында Казан шәһәренең элекке мэры Камил Исхаков, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин, артист Ринат Таҗетдинов кебек күренекле шәхесләр бихисап иде) алдында Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев, Казан шәһәр Думасы секретаре Л.Н.Андреева, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров һәм Мөнир хәзрәт чыгыш ясады. Мәрәсимдә катнашучы халык, «Әл-Мәрҗани» мәчете имам хатибы Илфар хәзрәткә кушылып, Миркасыйм ага рухына дога кылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading