16+

Казахстан киносын карыйсыгыз киләме?

Россиядә 4-8 сентябрьдә Казахстан мәдәнияте көннәре уза. Казанда ул 7-8 сентябрь көннәрендә билгеләп үтеләчәк. Билгеле булганча, республикада Казахстан белән мәдәни алмашу, сәүдә әйләнеше даими алып барыла. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова әйтүенчә, Казахстан белән безнең хезмәттәшлек 2 көнлек формат белән генә чикләнми. 

Казахстан киносын карыйсыгыз киләме?

Россиядә 4-8 сентябрьдә Казахстан мәдәнияте көннәре уза. Казанда ул 7-8 сентябрь көннәрендә билгеләп үтеләчәк. Билгеле булганча, республикада Казахстан белән мәдәни алмашу, сәүдә әйләнеше даими алып барыла. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова әйтүенчә, Казахстан белән безнең хезмәттәшлек 2 көнлек формат белән генә чикләнми. 

– Без һәрвакыт элемтәдә. Ике халык арасында мәдәни һәм иҗади алмашу дәвам итә. 7 сентябрь көнне “Казан халыкара мөселман кино”сы кысаларында Казахстан фильмнарын күрсәтү башланачак. Анда “Татаркино” һәм Almapictures уртак проекты булган “Тарлан” фильмы күрсәтеләчәк. Ул Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар” әсәренә нигезләнеп төшерелгән, – дип сөйли Ирада Әюпова. 

Казахстан фильмнарын күрсәтү моның белән генә чикләнми. Режиссер Адай Әбелдинов тулы метражлы анимацион “Культегин” фильмын тәкъдим итә. Казан тамашачысы өчен тагын бер бүләк булып Фәрхәт Шәриповның “Схема” фильмын күрсәтәчәкләр. Ул Берлиндагы кинофестивальдә Гран-при алган. Бу узган ел мөселман кинофестивалендә җиңү яулаган “18 килогерц” фильмының дәвамы булып тора. 

Иң зур чараларның берсе булып Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Казахстан сәнгать осталары катнашында Гала-концерт үтәчәк. Анда Казахстан халкының милли уен кораллары оркестры, Казахстанның халык артистлары Секен Турысбеков, Айгөл Улкенбаева чыгыш ясаячак. Шулай ук танылган сәнгать эшлеклеләре Салтанат Әхмәтова, Батырҗан Мыктыбаев һәм төрле сәнгать коллективларының чыгышы көтелә. Театр фоесында исә Казахстан рәссамнарының күргәзмәсе дә урын алачак.

Билгеле булганча, Казахстанда зур татар диаспорасы яши. Казанда исә  Кахахстан консуллыгы эшли. Генераль консул Ерлан Искаков әйтүенчә, татарларның казахларга йогынтысы зур булган. Электән үк муллалар, укытучылар, мәгърифәтчеләр казах авылларында эшләгән.

– Казанда консуллык булу да күп нәрсә турында сөйли. Биредә 1100 казах студенты укый. Урта Азия студентлары арасында без дүртенче урынны билибез. Нигездә төрле техник, химия, нефтегаз юнәлешендә укучылар күп. Филология буенча укучылар аз икән, – диде консул Ерлан Искаков. Аның әйтүенчә, киләчәктә Татарстан белән Казахстан арасындагы туристик мөмкинлекләр каралачак. Казах әсәрләрен татар теленә күчерү турында да уйланалар. “Безне күп нәрсә берләштерә. Киләчәктә Казахстан да Татарстан көннәре дә үткәрергә язсын”, – диде ул.

Берләшү дигәннән, озакламый Казахстанның Семей шәһәрендә 10нчы Сабан туе узачак. Анда татарның танылган җырчыларыннан тыш, шулай ук “Агыйдел” һәм “Бәрмәнчек” ансамбльләр чыгыш ясаячак. Моңарчы пандемия вакытында мондый мәдәни чаралар еш үткәрелмәгән була. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Юк, татар булганда башкаларның киносын карыйсы килми. Бигерәк тә тарих буенча татардан көннәшеп яшәгән кавемнең киноларын. Күңел тартмый.

    Мөһим

    loading