16+

Казан кызы Америкада татарча сюиталар башкара

Америка хәтле Америкада урамда татар көйләре уйныйлар дисәләр, ышанасызмы? Ә менә дистә ел океан артында яшәп иҗат иткән Казан кызы Елена Кораблева уйный. Елена, «New Vortex» ансамбле белән берлектә, Американың Массачусетс, Нью-Йорк, Нью-Гэмпшир, Мичиган кебек зур шәһәрләрендә чыгыш ясый. Шул рәвешле үзе иҗат иткән татарча сюиталарны да (музыкада берничә зур...

Казан кызы Америкада татарча сюиталар башкара

Америка хәтле Америкада урамда татар көйләре уйныйлар дисәләр, ышанасызмы? Ә менә дистә ел океан артында яшәп иҗат иткән Казан кызы Елена Кораблева уйный. Елена, «New Vortex» ансамбле белән берлектә, Американың Массачусетс, Нью-Йорк, Нью-Гэмпшир, Мичиган кебек зур шәһәрләрендә чыгыш ясый. Шул рәвешле үзе иҗат иткән татарча сюиталарны да (музыкада берничә зур...

Америка хәтле Америкада урамда татар көйләре уйныйлар дисәләр, ышанасызмы? Ә менә дистә ел океан артында яшәп иҗат иткән Казан кызы Елена Кораблева уйный.
Елена, «New Vortex» ансамбле белән берлектә, Американың Массачусетс, Нью-Йорк, Нью-Гэмпшир, Мичиган кебек зур шәһәрләрендә чыгыш ясый. Шул рәвешле үзе иҗат иткән татарча сюиталарны да (музыкада берничә зур өлештән торган циклик форма. - А.С.) дөньякүләм таныту белән шөгыльләнә.
- Татар халык көйләре миңа өйне, тамырларымны искә төшерә, алар күңелемә бик якын. Шундый зур илдә үз йөземне булдырасым килде. Ә татар көйләре миңа бу теләгемне тормышка ашырырга ярдәм итте, - ди кыз.
Татар көйләренә беренче омтылышы балачактан тыңлаган «Туган тел» җырыннан килә аның. Музыка белән шөгыльләнеп китүе дә кызыклы.
- Минем бабам гармунда уйный иде, ә мин ул уйнаганга кушылып биедем. Ун яшьләремдә үзем шул гармунның төймәләренә баскалап көй чыгара башлаганмын. Әби белән әни минем сәләтемне чамалап, музыка мәктәбенә бирергә булганнар, - ди Елена.
Ләкин музыка укытучылары кызның яралып килгән сәләтен күрсә дә, яшең зур дип, үзе теләгән фортепиано дәресләренә алмаган. Ул вакытта Еленага 11 яшь була. Кыз исә югалып калмый, виолончель музыка коралында уйнарга өйрәнә башлый. Бер елдан Казан дәүләт консерваториясе каршындагы махсус музыка мәктәбенә укырга керә.
Аның дөрес юнәлеш сайлаганын дистәләгән конкурста алган диплом, грамоталары дәлилләп тора. Елена Шопен исемендәге Мәскәү дәүләт көллиятендә дә белем тупларга өлгерә.
- Музыка минем тормышымда зур урын алып тора. Яраткан эшең булудан да бәхетлерәк әйбер бармы икән ул?! Әлбәттә, музыкадан кала да башка кызыксынуларым күп, ләкин алар вак-төяк, ә музыка ул - мәңгелек, - дип аңлата Елена музыканың тормышындагы ролен.
2007 елда кыз беренче тапкыр Америкага аяк баса. Аңа Бостон шәһәрендәге консерваториядә укырга стипендия бирәләр. Сәләтле кызга чит илдә дә тиз игътибар итәләр. Соңыннан Мичиган университеты стипендиаты була. Шунда ук танылган музыкант Сурен Багратуни ассистенты булып эшли башлый. Укып бетергәч, янәдән Бостон шәһәренә күченә.
Тиздән Еленаның үзе язган татар сюи­талары тупланган диск дөнья күрәчәк. Альбомда төп композиция - виолончель өчен язылган биш кисәкле татар сюитасы. Елена башкаруында башка татар композиторларының иҗат әсәрләре дә булачак анда. Бу арада ул язган сюиталарына клип төшерү мәшәкате белән кайный.
- Клибым мультфильм форматында булачак. Анда татар халык фольклоры элементлары өстенлек итә. Әлегә клип төшерү өчен яхшы рәссам эзлим. Эшем матур да, гади дә, шул ук вакытта зәвыклы да булуын телим, - ди үзе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading