16+

«Казан йөрәге» ярсып типсен иде

Россиянең күренекле актеры Дмитрий Дюжев Казан каласы турында нәфис фильм төшерергә җыена. Картинаның эш атамасы - «Казан йөрәге».

«Казан йөрәге» ярсып типсен иде

Россиянең күренекле актеры Дмитрий Дюжев Казан каласы турында нәфис фильм төшерергә җыена. Картинаның эш атамасы - «Казан йөрәге».

Сценарийны исә «Овсянки» һәм «Небесные жены луговых мари» фильмнары буенча таныш Дмитрий Осокин яза. Әлегә фильмны эшләнелешкә кертеп җибәрү турында әйтергә иртәрәк. Киләсе атнаның сишәмбесендә, ягъни 10 сентябрь көнне Дюжев проектны Казанның мәдәният һәм сәнгать университетында тәкъдим итәчәк. Хуплау тапкан очракта, режиссер фильмны төшерергә әзерлек эшләрен башлаячак. Сүз уңаеннан, бу инде Дмитрий Дюжев катнашында Казан турында төшерелгән беренче генә фильм түгел. Җәй көне башкалабызда Казанның Изге Ана иконасына багышланган «Заступница» фильмы төшерелгән иде. Әлеге фильм бу көннәрдә Казанда уза торган мөселман киносы фестивале программасына да кертелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading