16+

Казанда бушлай мультфильмнар күрсәтелә

31 гыйнвар һәм 1 февраль көннәрендә Казанда бушлай мультфильмнар күрсәтеләчәк.

Казанда бушлай мультфильмнар күрсәтелә

31 гыйнвар һәм 1 февраль көннәрендә Казанда бушлай мультфильмнар күрсәтеләчәк.

Хәйрия куелышларында ике программа тәкъдим ителә. Беренчеcе Россия анимацион кино ассоциациясе тарафыннан төзелгән һәм безнең илнең иң яхшы мультфильмнарын үз эченә ала, алар арасында «Девочка и кот» циклыннан «Как новый год на свет появился», «У костра», «Новогодний огонек» һәм «Жил-был Пес» мультфильмнары бар.

«OskarShorts» дип аталган икенче программа Оскар премиясенә тәкъдим ителгән мультфильмнардан төзелгән. Мультиклар Бертуган Васильевлар остаханәсендә күрсәтелә.

Тамашачылар өчен керү бушлай, әмма урыннар чикле булу сәбәпле, (843) 225-44-66 телефон номеры аша алдан язылу сорала.

Фото: 7ba.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading