16+

Күңел күзең күрсә генә...

Тумыштан сукыр, ягъни бу якты дөньяны гомерендә бер генә тапкыр да күргән кеше түгел ул. Иллә мәгәр 60 яшьлек Эсреф Армаган үзен белгәннән бирле рәсем ясый.

Күңел күзең күрсә генә...

Тумыштан сукыр, ягъни бу якты дөньяны гомерендә бер генә тапкыр да күргән кеше түгел ул. Иллә мәгәр 60 яшьлек Эсреф Армаган үзен белгәннән бирле рәсем ясый.

Төгәлрәк булсак, 6 яшендә кулына карандаш алган малай 18дә инде майлы буяуларга күчә, 40ның өске ягына чыккач, тиз кибә торган гуашьның мөмкинлекләрен сыный. Майлы буяуларны киндергә кылкаләм белән түгел, ә бармаклары ярдәмендә сала ул. Бер салган буявы кипкәч кенә икенчесенә керешә. Эшләре үзе туып үскән Истанбулда гына түгел, Италиядә, Кытайда, Голландиядә һәм Чехиядә дә күргәзмәләрдә күрсәтелгән. Аның перспектива һәм күләгә төшү таләпләрен саклавына, төсләрне шуның кадәр дә тоя алуына шаккаталар. Ә моны ул үзе бик гади генә аңлата: диңгез - зәңгәр, агачлар яшел булырга тиеш... Гадәти булмаган рәссамның баш миен тикшерү шуны күрсәткән: рәсем ясаган вакытта аның баш миенең күрү өчен җавап бирә торган өлеше күрә торган кешенеке кебек үк эшли башлый. Фәнни тестлар да аңарда «эчке күрү» барлыгын ачыклаган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading