16+

Киләчәк якты күренә

Узган ел, бөтен эшне ташлап, «Голос» проектында катнашкан Динә Гарипова белән Эльмира Кәлимуллина өчен җан атып утырган идек.

Киләчәк якты күренә

Узган ел, бөтен эшне ташлап, «Голос» проектында катнашкан Динә Гарипова белән Эльмира Кәлимуллина өчен җан атып утырган идек.

Шөкер, икесе дә җиңүчеләр рәтендә булдылар. Проекттан соң, Динә өчен чын йолдызлар тормышы башланса, Эльмира да күләгәдә калмады. Хәзер ул, Татарстан буенча гына түгел, Россия буйлап та төрле концертларда катнашып йөри. Күптән түгел генә рус һәм инглиз телләрендә яңа җыр да яздырган әле Эльмира. «Озакка сузылган четерекле хезмәт булса да, нәтиҗәсеннән мин бик канәгать», - ди ул. «You're the light» - Эльмираның проекттан соңгы беренче җыры. Хәзер кыз берничә трек өстендә ныклап эшли, клип төшерергә җыена.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading