16+

Киноны түләп караячакбыз, яки Казан халыкара кинофестивалендә нинди яңалыклар көтелә?

Казан халыкара кинофестивале быел яңалыкларга бай булырга охшаган.

Киноны түләп караячакбыз, яки Казан халыкара кинофестивалендә нинди яңалыклар көтелә?

Казан халыкара кинофестивале быел яңалыкларга бай булырга охшаган.

6-11 сентябрь көннәрендә узачак «Алтын мөнбәр» XX Казан халыкара кинофестивалендә күрсәтелә торган конкурс программасы фильмнары тамашачылар өчен түләүле булачак. Әмма билетлар кыйммәт түгел – 200 сум. «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кино фестивале башкарма директоры, «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова моны тамашачылар агымын көйләү максатыннан эшләнүе белән аңлатты. Фильмнар төшерүдә актив катнаша торган күп балалы гаиләләр бушка керәчәк, дип тә билгеләп үтте ул матбугат очрашуында.

Моннан тыш чара кысаларында үткәреләчәк актерлар, хедлайнерлар белән иҗади очрашулар да түләүле булыр дип көтелә. Фильмнар Казанның “Мир” һәм “Родина” кинотеатрларында күрсәтеләчәк. 

Тагын бер яңалык – әлеге фильмнар ял көннәрендә – 7 һәм 8 сентябрьдә күрсәтеләчәк. Бу аларны мөмкин кадәр күбрәк тамашачы күрә алсын өчен эшләнә. 
Өченче яңалык – кинофестивальнең атамасында мөселман сүзе төшеп калдырылып, ул хәзер «Алтын мөнбәр» Казан халыкара фестивале дип атала. Миләүшә Айтуганова сүзләренчә, фестивальнең концепциясе үзгәрмәгән.

– Быел без фестивальнең башлангыч атамасы – «Алтын мөнбәр» исеменә әйләнеп кайттык. Алтын мөнбәр сүзе үк контентның шул ук булуын күрсәтә. Кинофестивальнең атамасын үзгәртү процедурасына сигез ай вакыт китте, – дип ассызыклады ул.

Казан халыкара кинофестиваленең жюриен «Основание: Осман» сериалы буенча таныш булган билгеле төрек режиссеры Метин Гюнай җитәкләячәк. 

– Ул үзе белән Казанга «Великолепный век» сериалының өч актерын да алып киләчәк. Алар белән дә иҗади очрашулар үткәреләчәк. Калган тугыз жюри әгъзасы Сирия, Мисыр, Согуд Гарәбстаны, Гарәп Әмирлекләре, Һиндстан һәм башка чит илләрдән. Чарага Россия актерлары да чакырылган, әмма аларның исемнәре сер булып калсын, – диде спикер.   

Кинофестивальгә 47 илдән 814 гариза килгән. Алты көн дәвамында 141 фильм күрсәтеләчәк. Конкурс программасыннан тыш 51 фильмны карап булачак. 

Милли конкурста Татарстаннан унбер фильм тәкъдим ителә. Аларның икесе: “Телсез күке” һәм “Я приду” тулы метражлы, калган тугызы документаль фильм дияргә була.  

Сүз уңаеннан: кинофестиваль уза торган көннәрдә Татарстан кинематографиясенең 100 еллыгы уңаеннан да  чаралар узачак.

Фото: mincult.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading