16+

«Әкият»леләрне һәркайда яраталар

«Әкият» Татар дәүләт курчак театрының татар төркеме ноябрь аенда Бакуда халыкара курчак театрлары фестивалендә катнашкан иде. Алар Г.Рәхим сценарие буенча куелган «Кәҗә белән Сарык» әкиятен күрсәттеләр.

«Әкият»леләрне һәркайда яраталар

«Әкият» Татар дәүләт курчак театрының татар төркеме ноябрь аенда Бакуда халыкара курчак театрлары фестивалендә катнашкан иде. Алар Г.Рәхим сценарие буенча куелган «Кәҗә белән Сарык» әкиятен күрсәттеләр.

Анда Россиядән бердәнбер татар театры катнашуы да коллектив өчен горурлык булды. Аларның чыгышын Әзәрбайҗанда яшәүче милләттәшләр дә карады. Коллективның рус төркеме Төркиянең Бурса шәһәрендә узган XV Халыкара курчак театрлары фестивалендә катнашты. Коллектив анда А.Хәеровның «Три дочери» дигән әкиятен күрсәтте. Аларның чыгышы фестивальне оештыручыларга гына түгел, тамашачылар күңеленә дә хуш килгән. Артистлар фестивальдән дипломнар белән кайтты. «Әлеге фестивальләрдә катнашу безгә үзебезне күрсәтү өчен бик кирәк»,- ди театр директоры Роза Җаббарова.
15 декабрьдә театрда, инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, хәйрия спектакльләре күрсәтелә. Балалар ул көнне «Красная шапочка» әкиятен карый алачак. Спектакльне 200ләп нәни тамашачы күрәчәк.
Театр мондый хәйрия спектакльләрен башка елларда да оештыра. Моннан тыш, артистлар балалар йортларында, интернатларда да чыгыш ясый. Шуның өчен дә быел «әкият»леләр «Хәйрия-2012» дигән республика ел конкурсында бүләкләнгән иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading