16+

Кызыл келәмнән – Болгарга

VIII мөселман кинофестиваленә килгән кунаклар да Универсиада «җиле»ннән читтә калмаслар, ахры. Оештыручылар Универсиада объектлары буенча экскурсия үткәрү турында уйлана. Фестиваль кысаларында Болгарга сәяхәт тә каралган.

Кызыл келәмнән – Болгарга

VIII мөселман кинофестиваленә килгән кунаклар да Универсиада «җиле»ннән читтә калмаслар, ахры. Оештыручылар Универсиада объектлары буенча экскурсия үткәрү турында уйлана. Фестиваль кысаларында Болгарга сәяхәт тә каралган.

5-11 сентябрь көннәрендә узачак мөселман киносы фестиваленең төп сюрпризлары сер булып кала бирә. Шулай да күпчелек яңалыкларны матбугат очрашуларында журналистларга җиткереп баралар. Быелгы кинофестивальнең мәртәбәле кунаклары исемлеге һаман тулыланып тора. Кызыл келәмнән узачак шәхесләр арасында аталы-уллы Кончаловскийлар, Сергей Шәкүров, Дмитрий Певцов, Муса Җәлилнең оныгы Лилиан Җәлилова, Алла Будницкая, Марина Зудина һәм «Оскар» премиясе иясе, Америка режиссеры Дэн Линдсей кебек танылган кешеләр бар инде. Лаеклы чит ил йолдызы әлегә сайланмаган. Әйтергә кирәк, узган елгы шау-шулардан соң, быел оештыручылар кунакларны Россия Ислам университеты фатиха биргәннән соң гына чакырачак. Жюри составы да билгеле булды. Фестивальгә тәкъдим ителгән эшләргә Таҗикстан, Кыргызстан, Иран, Норвегия һәм Төркиянең кино белгечләре бәя бирәчәк.
Мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина, фестивальнең төп бюджеты Президент грантыннан гыйбарәт, дип белдерде. Ул 1 млн 960 мең сумга тигез. Гомуми бюджет әлегә исәпләнмәгән. Быелгы фестивальгә түгелгән акча узган елгысыннан артыграк түгел, дип тынычландырды оештыручылар.
Мөселман кинофестивале кысаларында IV Халыкара яшьләр киносы фестивале дә узачак. Анда җитмештән артык эш кабул ителгән инде. Яшь кинематографларга аеруча игътибар итәргә кирәклеген ассызыкларга да онытмадылар матбугат очрашуында. Тәкъдим ителгән эшләр арасында зур фестиваль киноларына көндәшлек тудырырлыклары да юк түгел икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading