Кавказ халыклары дәртле биюләре белән дан тота. Бер генә бәйрәм дә, танылган лезгинкасыз үтми. Ә лезгинканы болай гына биергә ярамаганлыгын белә идегезме? Без дә белеп кайттык.
Халыклар дуслыгы йортына Төньяк Осетиядән кунаклар килгән. Сүзебез, Горский аграр университетының "Горец" халык бию ансамбле турында. Аларның төп максаты – борыңгы кавказ биюләрен торгызу. Ансамбльнең 61 елдан артык тарихы бар. “Горец”лар Швейцария, Италия, Франция, Куба, Бельгия һәм башка чит илләрдә бәйрәм-фестивальләрдә чыгыш ясап, җиңүләр яулаган. Кунаклар башкалабыз яшәүчеләренә дә бию хәрәкәтләрен өйрәтте. Әлеге чара Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф–гадәтләр елы кысаларында Татарстанның Мәдәният министрлыгын чакыруы буенча уза.
– Биюдә һәр халыкның күңеле чагыла. Хәрәкәтләрдә милләтнең холкы, тарихы ачыла. Без элекеге биюләрне торгызабыз. Сәхнәдә булган матур күренешләр безнең яшәешебезнең дә бер өлеше, – диде Россиянең дәүләт премиясе лауреаты, “Горец” ансамбле җитәкчесе Юрий Алборов.
Кавказ халыкларында бию тәрбия белән тыгыз бәйләнештә тора. Һәр хәрәкәтне төгәл, мәгънәсенә төшенеп башкарырга кирәк. Мәсәлән, кызларга ир-атларның күзенә карап биергә рөхсәт ителми, алар егетләрнең иңенә генә карый ала. Кызлар үзләренең тыйнаклыгы белән аерылып торалар.
Иң беренче итеп, чакыру биюе башкарыла. Аннан соң гына, егетләр кызларны башка биюләргә чакыра ала. Шул исәптән, лезгинка да чакыру биюеннән соң гына. Хатын-кызлар беркайчан да ир-атларны биюгә чакырмый.
– Безнең халыкта мәхәббәтне ачык күрсәтү кабул ителмәгән. Бөтен халык егет белән кыз арасында мәхәббәт барлыгын белсә дә, чит илләрдә кебек үзеңне артык иркен тотарга ярамый. Ир-егетләр сөйгән ярларын биюгә бары тик уң яктан гына чакырырга тиеш. Сул яктан хәрәкәтләр ясалса, бу егет ягыннан кызга һәм аның гаиләсенә хөрмәт булмавын күрсәтә. Осетин биюе күпләргә ошый. Төрле тарафлардан балетмейстерлар хәрәкәтләрнең мәгънәсен дә белмичә куллана, бу дөрес түгел, – ди Юрий Алборов.
Хәтта гаилә корырга әзерләнгән яшьләр дә әдәп нормалары буенча үзләренең мәхәббәтен аерып күрсәтә алмый. Чакыру биюенә килгәндә дә, егетләр нинди генә батыр булсалар да, дулкынланалар икән. Кыз биюгә чакыруны алмаса, халык алдында оятка кала аласың бит, шуңа күрә кичәләрдә “дежурный” булган. Ул яшьләрдән кем белән биергә теләгәнен алдан сорап куйган.
– Сугышлардан арган халык үзен кайда күрсәтә алсын? Әлбәттә, биюдә. Хәмер эчсәң – начар биисең. Сиңа: “Бии белмәгәч, чыгып торма”, – дип әйтә алалар, – ди ансамбль җитәкчесе.
Осетиядә яшәүче күп кенә халыкларның биюләре аяк очларында башкарыла. Хәрәкәтләр ясаудан тыш, биюченең гәүдәсе төз булырга тиеш. Халык арасында иң оста биючеләр бармак очларына басып бииләр. Егетләр бөркетләр кебек кызларны үз канатлары астында саклап, кадерләп йөртәләр.
Бөтен халык бии торган синдның да 12 төре бар. Әлеге бию тәмамланмыйча беркемнең дә хәрәкәтләр ясаудан туктарга хакы юк. “Горец” ансамбленең һәр чыгышының шундый үзенчәлекле тарихлары бар. Биюләр аша халыкның да, горур, тыйнак, әдәпле булына инанасың.
“Горец” ансамбленең чыгышын 24 июль Сабан туенда Киров районы Аккош күле янында мәйданчыкта күреп булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар