16+

Ленар ШӘЕХ (шигърият)

* * * Уйларның уйнар мәле, Җанымны кыйнар мәле. Фикерне җыйнар вакыт, Бирелеп уйлар вакыт. Үткәннәр - үтелгәннәр, Беткәннәр - сүтелгәннәр, Утларга өтелгәннәр... Уң булсын көтелгәннәр! Уйларның кайнар мәле, Киләчәк сайлар мәле. Кояш һәм айлар мәле, Ялкынлы тайлар мәле. Елга-елга кан аккан Каерылган канаттан. Еллар саен аң арткан, Халык хәтер...

Ленар ШӘЕХ (шигърият)

* * * Уйларның уйнар мәле, Җанымны кыйнар мәле. Фикерне җыйнар вакыт, Бирелеп уйлар вакыт. Үткәннәр - үтелгәннәр, Беткәннәр - сүтелгәннәр, Утларга өтелгәннәр... Уң булсын көтелгәннәр! Уйларның кайнар мәле, Киләчәк сайлар мәле. Кояш һәм айлар мәле, Ялкынлы тайлар мәле. Елга-елга кан аккан Каерылган канаттан. Еллар саен аң арткан, Халык хәтер...

* * *
Уйларның уйнар мәле,
Җанымны кыйнар мәле.
Фикерне җыйнар вакыт,
Бирелеп уйлар вакыт.

Үткәннәр - үтелгәннәр,
Беткәннәр - сүтелгәннәр,
Утларга өтелгәннәр...
Уң булсын көтелгәннәр!

Уйларның кайнар мәле,
Киләчәк сайлар мәле.
Кояш һәм айлар мәле,
Ялкынлы тайлар мәле.

Елга-елга кан аккан
Каерылган канаттан.
Еллар саен аң арткан,
Халык хәтер яңарткан.

Уйларны җыйнар вакыт,
Югыйсә сынар вакыт.
Калыр тик сыңар мизгел,
Бер, ике... тынар мизгел.

Искә алыйк кемлекне,
Кемнәр кискән кендекне!
Ботакка өелдекме,
Кискәнгә сөендекме?

Уйларның очар мәле,
Милләтне кочар мәле.
Йөгәнне учлар вакыт,
Уйларны очлар вакыт.

Без алга йөгердекме?
Әллә соң... бирелдекме?
Искә алыйк кемлекне,
Кемнәр кискән кендекне!

Уйларның уйнар мәле,
Һәр җанны кыйнар мәле!
* * *
Дөньяның сынауларыннан
Мин чиргә сабышмадым.
Маңгайга сыр булып ятты
Борчулар-сагышларым.

Сыналдым, тик сынатмадым,
Ак булды ниятләрем.
Чәчемә чал булып кунды
Кайгылар-хәсрәтләрем.

Күңелемне саклап калдым,
Мин аны ят кылмадым.
Күңелгә моң булып ятты
Бәхетләр-шатлыкларым.

Ил гизүченең төнге җыры
(Гете буенча)
Тау өсләре йоклый сыман
Төнге караңгылыкта;
Үзәннәр дә күмелгәннәр
Тылсымлы бер тынлыкка.

Агачларның очларында
Сизелми җил сулышы;
Кошлар да тынып калганнар -
Ерак кояш чыгышы.

Юлда да тузан күренми,
Селкенми һичбер яфрак.
Чак кына көт, озакламый
Ял алырсың син азрак.

Гасырда фасыллар буталган...
Гасырда фасыллар буталган,
Болганган ассорти диярсең.
Ак кышта гөрләвек акканда,
Эх, эшләр бик хөрти, диярсең.

Җәйләрдә яфраклар коелса,
Кар яуса, үз-үзен белешми...
Бу дөнья ни кылмас, ни булмас -
Күп сорау... Аптырау килешми.

Көзләргә күзлегеп, гөл туса,
Чәчәккә төренсә ахырда.
Уйлыйсың: алтынга әйләнә
Сандалда кургаш та, бакыр да...

Гасырда фасыллар буталган,
Беләмсең, без кая барганны?!
Хыяллар тормышка яралды -
Хак итеп ясадык ялганны.
* * *
Ава-түнә еллар аккан чакта,
Көтәм сине карлы-бозлы чатта.
Ни хәлең бар синең, Шигърият?
Үз артыңнан мине дә иярт!

Күңелләргә туң моң кунган чакта,
Сине көтәм хыял дигән катта.
Уйларым ак минем, ак ният,
Мин сынатмам сине, Шигърият!

Яз-наз илен эзләп тапкан чакта,
Туган якка казлар кайткан чакта,
Шатлыгымны бүләм, Шигърият.
Син бәхетле, беләм, Шигърият!..

Моңсу көзгә кереп барган чакта,
Йөрәгемне сагыш ярган чакта...
Мин һаман да сабый, ак ният,
Юат мине, юат, Шигърият!..

Бәхет карлары
(Җыр)
Тын гына, талгын гына
Бәхет карлары ява.
Бәхет түшәлгән юлдан
Кыз белән егет бара.
Кушымта:
Ап-ак бәхет карлары
Тәүге сөйгән ярларны
Искә төшерә.
Булса булсын аз гына,
Бер йомарлам наз гына
Җитә кешегә.

Кар ява бөтерелеп,
Саф сөю тели кебек.
Язмыш буйлап атлыйлар
Кайгы белмәс кыз, егет.
Кушымта.
Эзне карлар каплады,
Ник аерылдык шулай?
Теге кыз белән егет
Элек без идек бугай.
Кушымта.

Коңгырт күзләр...
Коңгырт күзләр... тирән уйчан күлнең
Беркем белмәс серен яшергән.
Сүзсез генә, күз карашы белән
Күп әйтелгән... күпме дәшелгән.

Эх, ул ымнар, эх, ул ишарәләр...
Күңелемә якын барсы да.
Мин аларны бик аз беләм, ахры... -
Ул карашлар моңлы, ярсу да...

Бер карасаң, шундый шаян алар,
Йолдызлармы анда биешә?..
Елмаюлар сине бизи генә,
Сөенүләр сиңа килешә...

Карашларың шундый моңсу кайчак...
Җиде биккә серләр ябылган.
И сөенәм гади сабый сыман -
Бер йозакка ачкыч табылган...

Күк йөзе бар синең күзләреңдә,
Уйчан күлнең тирән серләре.
Күзең яктысында һаваларда
Аккош булып очып йөрмәле...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading