16+

Матурлык арттыручылар

Татарстан халыклары дуслыгы йортында ачылган күргәзмәне караганнан соң, аюның биергә өйрәнүе вак мәсьәлә кебек тоела башлыйдыр кайберәүләргә. Чөнки күргәзмәгә эшләрен куйган авторларның күбесе нәкъ менә «Татарстан Республикасы ял көне рәссамнары» дип аталган төбәк иҗтимагый оешмасына йөри башлагач кына кулларына кылкаләм, мастихин алган кешеләр. Араларында кемнәр генә юк.

Матурлык арттыручылар

Татарстан халыклары дуслыгы йортында ачылган күргәзмәне караганнан соң, аюның биергә өйрәнүе вак мәсьәлә кебек тоела башлыйдыр кайберәүләргә. Чөнки күргәзмәгә эшләрен куйган авторларның күбесе нәкъ менә «Татарстан Республикасы ял көне рәссамнары» дип аталган төбәк иҗтимагый оешмасына йөри башлагач кына кулларына кылкаләм, мастихин алган кешеләр. Араларында кемнәр генә юк.

Биредә инженерларны да, программистларны да, студентларны да, пенсионерларны да, юрист, табиб, күп кенә фән кандидатларын да очратырга була. «Ял көне рәссамнары» белән осталык серләрен бүлешүче Наталья Сафиуллина үзе дә 2009 елга кадәр финанс-икътисад структураларында җитәкче урыннарда эшләгән булган.
- Төрле жанрларда башкарылган 200дән артык эш тәкъдим итәбез бу юлы. Мондый еллык күргәзмәне икенче тапкыр уздыруыбыз. Без аны «2012 ел уңышлары» дип атадык. Төп концепция: бернинди «иләк», бернинди сайлап алу булырга тиеш түгел, ягъни бу биредә безнең хәрәкәткә кушылган һәм эшләрен башкаларга да күрсәтергә теләге булган һәркем катнаша ала дигән сүз. Хисләрне мыскыл итәрдәй, әдәпсез, балалар белән карау оят булган эшләргә генә искәрмә ясадык. Кызганыч, һәвәскәр рәссамнарыбызның кайберләре бу юлы, төрле сәбәпләр аркасында, эшләрен күргәзмәгә куя алмады, әмма шул ук вакытта яңа исемнәр дә пәйда булды. Әйтик, Уфа нефть институтын тәмамлаган Миләүшә Якупова, күргәзмә турында ишетеп, башта Уфадан ук эшләрен җибәрде, аннан ачылышка дип махсус үзе килде. Шулай булгач, киләчәктә инде төбәкара күргәзмәләр турында да сүз кузгата алабыз дигән сүз, - ди әлеге иҗтимагый хәрәкәт советы рәисе, химия фәннәре кандидаты Светлана Шәвәлиева.
Һәвәскәр рәссамнарга моңа кадәр Миләүшә Нуруллина, Булат Гильванов, Әнвәр Сәйфетдинов, Рәшит Госманов, Александр Шадрин, Рамин Нәфыйков, Ирина Чипенко кебек рәссамнар осталык дәресләре биргән булса, быел исә Казанда Арт-галерея барган көннәрдә Екатеринбург өлкәсеннән килгән Оксана Кравченконы чакырганнар.
«Галәмдә матурлык күләмен арттырыйк» шигаре астында иҗат итүче һәвәскәр рәссамнар күптән инде: «Тормышың яңадан-яңа төсләргә байый, ямьләнә барсын, дисәң, кулга кылкаләм белән буяулар алу да җитә икән кайчак», - дигән нәтиҗә ясаганнар. Рәсем сәнгатендәге билгеле кагыйдәләргә нигезләнеп, ничек итеп ясасаң, дөрес килеп чыгасын белгән профессиональ рәссамнардан аермалы буларак, бернинди таләпләргә буйсынмыйча, бары тик үзең теләгәнчә, тойганча, күргәнчә эшлә дә, ул матур да булмасын ди...
Күргәзмә 15 гыйнварга кадәр эшләячәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading